Эчке киемне ничек киюегез кем булуыгыз хакында сөйли

Тән теле турындагы китаплар авторы психолог Патти Вуд кешеләрне шартлы рәвештә дүрт шәхескә бүлеп була дип саный: лидер, киңәшче, ияреп баручы һәм сак корректор (калган өч шәхесне җайлап кына төзәтеп торучы). Аның фикеренчә, хатын-кызның нинди шәхес булуы турында иртән аның бюстгальтерын ничек эләктерүе дә сөйләп бирә ала. Сынап карыйсызмы?
Бюстгалтерны арттан эләктерәсез
Сез традицияләр яклы. Кагыйдә буларак, кечкенә чакта нәрсәгә өйрәтсәләр, шуны истә тотып, калыплардан чыкмый гына яшисез. Кешеләр белән җиңел аралашасыз, дусларыгыз күп. Тик игътибар үзәгендә булырга тырышмыйсыз.
Бюстгальтерны алдан эләктерәсез дә әйләндереп киясез
Үзегезне, комфорт, башкаларның сезгә соклануларын яратасыз. Бюстгальтерны эләктерү кебек кечкенә уңайсызлыкларга игътибар да итмисез. Эчке киемегез сезнең матурлыкны ассызыклау өчен булдырылган, яшәүгә комачаулау өчен түгел. Башкалар белән идарә итәргә әзер түгелсез. Гомумән, андый уегыз да, максатыгыз да юк. Алар бит болай да сезгә соклана, тагын ни кирәк?!
Алдан эләктерелә торган бюстгальтерларга өстенлек бирәсез
Сез – традицияләрне үзгәртүче, үз фикере булган, башкаларга яңа юллар күрсәтергә әзер булган шәхес. Хәтта менә бюстгальтер сайлаганда да. Һичшиксез, сез – киңәшче!
Эләктерелгән бюстгальтерны майка кигән кебек киясез
Сез – сак корректор. Бар нәрсәне төзәтеп, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлап кына йөрисез. Сезнең өчен бар җирдә дә гармония булу шарт.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.