Декабрьгә 21 киңәш

Ниһаять декабрьгә кердек! Ап-ак карлар кышның беренче ае җиткәнне генә көткән диярсең, җирне аклыкка күмделәр. Базарларда, кибетләрдә бизәлгән чыршылар да күренә башлады. Декабрь җитүгә, Яңа елны көтә башлыйбыз, акрын гына бәйрәмгә әзерләнәбез шулай. Яңа ел бәйрәменә кадәр без ниләр эшләп өлгерергә тиеш икән?!
Бездән сезгә 21 киңәш:
1. Барлык планнарны барлап, эштә тәртип урнаштырырга.
2. Яңа ел бүләкләре, открыткалар барлап куярга.
3. Үләнле чәйләрне ешрак әзерләргә.
4. Киләсе елда планнар, максатлар язып барыр өчен илһамландыра торган блокнот сатып алырга.
5. Яңа елга багышланган кинолар карый башларга.
6. Төрле фигуралы прәннекләр пешерергә өйрәнергә.
7. Узып баручы елда төшерелгән фотоларны карап чыгарга, үтеп баручы елга нәтиҗә ясарга.
8. Өйдәге кирәкмәгән әйберләрдән арынырга.
9. Яңа ел табынына куяр өчен яңа төрле ризык әзерләргә өйрәнергә.
10. Туасы елга планнар язып куярга.
11. Ел буена күңелгә җыелган авыр хисләрдән, үпкәләрдән арынырга.
12. Һәр көнне зарядка ясый башларга!
13. Ел буе, күрешербез әле, дип йөргән танышыгызга (дустыгызга) шалтыратырга.
14. Эш урынын бәйрәмчә бизәргә.
15. Чыршы сатып алырга һәм аны гаилә белән бизәргә.
16. Бурычлардан арынырга.
17. Яңа ел каникулларына план төзеп куярга.
18. Үзегезне тәртипкә китерергә. (Салоннарга аз гына иртәрәк язылу хәерле, бәйрәм көне якынлашканда урыннар калмаска мөмкин!)
19. Матур күлмәк сайларга.
20. Яңа елда нинди яңа гадәт булдырасын уйлап куярга.
21. Могҗизага, тормыштагы үзгәрешләргә һәрчак ачык булырга!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.