Логотип
Белмәсәң бел

Без белмәгән Казан

Бер Мәскәү кунагы Казанга килеп, шәһәребезгә таң калып киткән. 

 

Бер Мәскәү кунагы Казанга килеп, шәһәребезгә таң калып киткән. 


«Бер атна дәвамында Казанда яшәп, мин аңа баштанаяк гашыйк булдым! Миңа ул җитмәде хәтта. Күргән, булган урыннарым матур тәэсирләр калдырды. Казан – яшел, кояшлы шәһәр. Аның һавасы көньяк шәһәрләренеке кебек татлы. Шәһәрдә башкала рухы сизелә: бик ачык, кәттә кешеләр, алга киткән инфраструктура, арт-кластерлар... 

Казанда булырга туры килсә, менә бу урыннарны күрми калмагыз!» – ди ул һәм бөтенләй башка Казанны ача. 

 

Арбузовлар музей-йорты 

Академик Александр Арбузов фосфор реакциясе ачышлары белән бөтен дөньяга билгеле. Аннары ул аспиринның совет аналогын уйлап тапкан кеше. Сугыштан соң Казан химия институтының директоры була. Ул яшәгән йорт та ниндидер әкияти матур урынга урнашкан. Верандасында чәйләр эчеп, шунда берәр атна яшәп ятасы килә. 

Музейга керү ирекле, ләкин алдан язылырга кирәк. Экскурсияләргә заявканы баш фәнни хезмәткәр кабул итә. Тагын шунысы ачыкланды: Казанның зумерлары да, бумерлары да бу музейны ярата ди. 

 

«Смена» заманча мәдәният үзәге 

Борһан Шаһиди урамындагы кирпеч бинада лофт стилендәге интерьер дизайны үзе үк җәлеп итә. Ике катында заманча сәнгать галереясы урнашкан. Анда лекцияләр укыйлар, заманча музыка концертлары, китап фестивальләре, рәссамнар күргәзмәләре уза. Нинди генә китаплар юк! «Смена»ның үз нәшрияты да бар. 

 

 Милли китапханә – Ушкова йорты 

Чәй магнатының оныгы 21 яшьлек Алексей Ушков ХХ йөз башында үзенең кәләше Зинаидага туй бүләге итеп Казанның иң шәп йортын әзерли. Модерн стилендәге искиткеч йорт була ул! Эчендә – Грот, кышкы бакчалар, сталактитлар... Революциядән соң Крупская гына ул бинаны җимереп ташлаудан саклап кала. Һәм Ушковлар йортын китапханә итәргә тәкъдим итә.
Сталактитлы гротта уку залы урнаша.

 

 «Артель» бистро 

Арбузовлар музее һәм шагыйрь Баратынский музее белән янәшә урамда урнашкан. Татар милли ризыкларын телеңне йотарлык итеп әзерлиләр! Кыстыбый, өчпочмак, вак бәлешләр... Интерьеры Питердагы  Birch капкалап чыгу урынын хәтерләтә. 

 

«Угол» театр берләшмәсе 

Казандагы бик модалы театр авангарды. Иң прогрессив постановкалары, лабораторияләре, Казан тарихы турындагы документаль спектакльләре, «Анна Каренина» кебек иммерсион спектакльләре белән бөтен илгә танылган театр.   

 

 Милли китапханәнең яңа бинасы 

Модерн стилендәге китапханә күптән түгел яңа бинага – 80 нче еллар модернизмы бинасына күчте. Казанкага карап торган панорамалы зу-у-р тәрәзәләр, уку зонасы, музыка залы, кафетерий... Ленин музее итеп төзелгән бина дөньякүләм дәрәҗәдәге мәдәният объектына әйләнгән. Шәп! 

        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар