Логотип
Белмәсәң бел

Үбешү турында кызыклы фактлар

Үбешү – кеше эмоцияләрен чыгару өчен иң киң таралган алымнарның берсе. Без аның хакында иң кызыклы фактларны җыйдык.

Үбешү – кеше эмоцияләрен чыгару өчен иң киң таралган алымнарның берсе. Без аның хакында  иң кызыклы фактларны җыйдык. 


1. Җирдә яшәүченең өчтән икесе үбешкән вакытта башларын уң якка таба ия. Чынлыкта, бу гадәт ана карынында ук барлыкка килә икән. Нәкъ шунда ятканда бала беренче тапкыр башын йә уңга, йә сулга ия. 


2. Үбешкән вакытта эндорфин һәм окситоцин эшләнеп чыга. Ә алар кешегә үзен тагын да бәхетлерәк итеп тоярга ярдәм итә. 


3. Иреннәр клиторга караганда сизгеррәк: нерв очлары ике меңгә күбрәк. Шуңа күрә дә үбешү рәхәт!


4. Үбешкәндә ир-аттан хатын-кызга тестостерон бирелә. Нәтиҗәдә, хатын-кызның либидосы арта. 


5. «Фрацуз үбешүе» терминын французлар 2013 елга кадәр кабул итмәгән. Ә британлылар Беренче бөтендөнья сугышы вакытыннан шук шул терминны куллана.

 
6. Үбешү турында безнең эрага кадәр бишенче гасырда искә алына. Эротик үбешүләр хакында иң беренче Камасутрада язалар. 

7. Иң озак үбешү 58 сәгать 35 минут һәм 58 секунд дәвам иткән. 

8. Үбешүләр турындагы фән филематология дип атала. 


9. Бөтен халыкларда да үбешү гадәте кабул ителми. Бигрәк тә Якын Көнчыгышта һәм Азиядә.

10. Кияү белән кәләш туйда үбешәләр, чөнки элек шул рәвешле килешүләр имзаланган.


11. Кешеләр генә үбешми. Сыерлар, тиеннәр, хәтта әкәм-төкәмнәр дә хисләрен шул рәвешле белдерә. Кешеләрнекенә иң охшаш үбешү – шимпанзеларныкы. 


12. Дәртле үбешү вакытында биттәге 34 мускул эшли. Шуңа күрә «француз үбешүе»н картаюга каршы дару дип әйтергә була. 


13. Үбешкән вакытта берничә секунд эчендә 5 калорийга кадәр югалтырга була. 


14. Дәртле үбешү кан басымын күтәрә, йөрәкне катырак тибәргә мәҗбүр итә. 


15. Үбешү авыз куышлыгындагы әчелекне нормальләштерә. Ашаганнан соң үбешү кариес килеп чыгуны киметә.


15. Кеше гомере буена үбешүгә уртача ике атна сарыф итә икән. Бары шулай гына?!


16. Үбешкән вакытта бер-береңнән 278 төрле бактерия күчә. Аларның 95 проценты куркыныч түгел. 


17. Якыннары, яраткан кешеләре үпсә, авырулар үбелмәгән авыруларга караганда тизрәк савыга. 


18. Халыкның 50 проценты беренче тапкыр 14 яшенә кадәр үбешә. 


19. Европада яшәгән кеше көненә – 7 тапкыр, яшьләр – 12 тапкыр, стажлы парлар һәм 50 яшьтән өлкәннәр бары ике тапкыр үбешә. Ә халыкның 12 проценты кайчан соңгы тапкыр үбешкәнен, гомумән, хәтерләми.


20. Яратып үбешү борчылу һәм стресс гормоны – глюкокортикоид чыгаруны туктата. Галимнәр санап чыгаруынча, 12 секундка сузылган үбешү көн буена җитәрлек кәеф бирә, стресс гормонын киметә. 


21. Эскимослар үбешмиләр, борыннары белән генә ышкышалар. Эшләп карагыз. Бик рәхәт ул!


22. Сораштырулар күрсәткәнчә, һәр көнне хатынын үбеп чыгып киткән ир-атлар, үбешмичә генә саубулашканнарга караганда күбрәк акча эшли. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар