Логотип
Белмәсәң бел

Бергәләп яшәргә өйрәник!

Бер-берсен кичләрен генә күрергә, мессенджерлардан гына аралашырга җайлашкан гаилә әгъзаларына бербөтен булып тупланырга, яңадан гаилә белән аралашырга, отпуск һәм ял көннәрен генә бергә уздырырга ияләшкән өйдәгеләр белән озын-озак көннәрне бергәләп яшәргә өйрәнергә вакыт килеп җитте. Бәлки, бу без куркып сакланырга тырышкан вирусның үзенә күрә бер уңай ягыдыр да?!

 

Бер-берсен кичләрен генә күрергә, мессенджерлардан гына аралашырга җайлашкан гаилә әгъзаларына бербөтен булып тупланырга, яңадан гаилә белән аралашырга, отпуск һәм ял көннәрен генә бергә уздырырга ияләшкән өйдәгеләр белән озын-озак көннәрне бергәләп яшәргә өйрәнергә вакыт килеп җитте. Бәлки, бу без куркып сакланырга тырышкан вирусның үзенә күрә бер уңай ягыдыр да?!

Нишләтәсең, илләр, шәһәрләр бер-бер артлы карантин игълан итеп, эш урыннарын яба, «комендант сәгате» игълан ителә, радио-телевидениедән куркыныч хәбәрләр сөйләнә, телефоннарга шикле хәбәрләр килә... Дөнья тирәли күпме вирус һәм дөреслеккә туры килә торган мәгълүмат йөргәне билгесез. Әмма сакланырга һәм бер-беребезне кайгыртып яшәргә вакыт җиткәндер дип уйлыйм. 

Өйдәгеләр белән карантин көннәрен ничек бергәләп матур итеп уздырырга, компьютерны, вакытны, өй мәшәкатьләрен ничек дөрес бүлешергә?! Бездән берничә киңәш: 

1. Тирә-юньдәге киеренкелеккә (авыру турындагы куркыныч информация, өметсез хәбәрләр һ. б.) бирешмәскә тырышыгыз. 

2. Гаиләдәге һәр кешенең атналык (көнлек) планын төзеп, башкарылырга тиешле эшләрне язып куегыз. 

3. Хатын-кыз өйдә торса, бар кешене җайлап-таслап, юып-җыеп, көнкүреш мәшәкатьләренә вакытын сарыф итә башлый. Алай ярамый. Карантинда әни кеше дә көчен сакларга, үзен ныгытырга тиеш! 

4. Үзегезнең эчке һәм тышкы чикләрне билгеләгез. Онлайн сөйләшүләр алып барганда, эшләгәндә, иҗат иткәндә чәй сорап аптыратучылар булмасын! 

5. Көннәр буе өйдә булуның куркыныч ягы – режим югалу. Балаларның да, үзегезнең дә гадәти көн графигын сакларга тырышыгыз. 

6. Ярсый башлаганыгызны сизсәгез, аш яки ванна бүлмәсендә үзегез генә калырга тырышыгыз. Сулагыз, юыгыз, ышкыгыз, чистартыгыз... ничек тә бу хистән тизрәк арынырга (эчкә йотмаска, нәкъ менә а-ры-ныр-га!) тыршыгыз. Чөнки гаиләдәге күп нәрсә хатын-кыз кәефеннән тора. 

7. Гади генә зарядка булсынмы, телефондагы кушымта ашамы, ничек кенә булмасын, спорт белән шөгыльләнергә вакыт табыгыз. 

8. Балалар белән вакытны кызыграк уздырыр өчен, барысын да мөмкин кадәр алданрак планлаштырыгыз. Балалар өчен, мәсәлән, детектив китап уку/кино карау, өстәл уеннары, гади рецепттан нидер пешерү, кул эшләре белән шөгыльләнү күңелле булачак. Шулай ук, балагыз онлайн укыганда аның теманы ничек үзләштерүе турында да кызыксынырга вакыт табыгыз. 

9. Эштән кала, башка очракларда үзегез дә, балаларыгыз да гаджетларны сирәгрәк кулланырга тырышыгыз. 

10. Әти-әниләрегезнең, туганнарыгызның, хезмәттәшләрегезнең, күршеләрегезнең телефоннан булса да хәлләрен белешеп торыгыз. 

11. Куркыныч яңалыклар караудан тыелып торыгыз! 

12. Көнегез ничек кенә узса да, кичке ашларны күңеллерәк итәргә тырышыгыз. Кичен гаилә белән күңелле кино карау яки ниндидер өстәл уеннары уйнау, иске фотолар карау, алардан альбом ясау, кычкырып китап уку, тәмле әйбер ашаудан алган ләззәт – киләсе көннең нигезе булачак. 

 13. Гөлҗимеш, имбир, үләннәрдән пешерелгән файдалы чәйләр, витаминнар эчегез! 

Сау-сәламәт булыгыз!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар