Логотип
Белмәсәң бел

Аяк киеме белән бәйле җәйге хәйләләр

Җәй көне аксыл төстәге ачык аяк киемнәре кияргә яратабыз. Алар матур, ләкин бер кимчелеге бар – эчендәге олтырагы тиз пычрана. Менә шуны тиз генә чистарту өчен ике хәйлә өйрәтмәкче булабыз. 

Җәй көне аксыл төстәге ачык аяк киемнәре кияргә яратабыз. Алар матур, ләкин бер кимчелеге бар – эчендәге олтырагы тиз пычрана. Менә шуны тиз генә чистарту өчен ике хәйлә өйрәтмәкче булабыз. 

Әгәр дә олтырак артык нык пычранмаган булса, көн  дә куллана торган мицеляр су да булыша. Мамык кисәген мицеляр су белән чылатып, олтыракны ышкыгыз гына. Ул, магнит кебек, бөтен пычракны үзенә тарта. Болай аяк киеме эчендәге тир исен дә бетерергә мөмкин. 

Тагын да үтемлерәк чара – даруханәдән димексид дип аталган дару алып, шуның белән чистарту. Аксыл олтыракта бармаклардан калган эләрне, каралган үкчә урыннарын ул бик яхшы чистарта. Бераз исе бар инде барын, ләкин түзмәслек түгел. Бер мөһим искәрмә: димексидны паркет, ламинат кебек лаклы өслекләргә тамыза күрмәгез, лагын эретә. 

Без, хатын-кызлар, җәйге аяк киемнәрен ялан аякка киябез. Кайчагында күп йөрсәк, җайлы аяк киеме дә кыра башлый. Аякны кырмасын өчен, тагын бер хәйләсен әйтик әле. 

Күпләрегезнең сумкасында көндәлек куллана торган юка астарлар (прокладкалар) бардыр. Әлеге астарны бөтен килеш үкчәгә каплап, җайлап кына аяк киемен кисәгез, проблемадан котылырсыз. Әйе, лейкопластырь да кулланып була, ләкин бу ысул тагын да отышлырак. 

Гадәттә,  җәйге аяк киеменең билгеле бер урыны кыра. Шул урында тирегезгә гигиеник помада сөртеп карагыз әле. Гигиеник помада күп урын алмый, аны сумкада йөртүе ансат.

Помада урынына коры дезодорант та сөртә аласыз, аның да нәтиҗәсе яхшы. 

Әгәр дә инде кичкә туфлиегез аягыгызны кырып, тиресе суелса, җылы суга берничә бөртек марганцовка салып, аякларыгызны шул суга тыгып утырыгыз. Марганцовка суелган урыннардагы микробларны юк итә, җәрәхәт чиләнми, бик тиз төзәлә. 

фото: <a href='https://ru.freepik.com/photos/flower'>Flower фото создан(а) valuavitaly - ru.freepik.com</a>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар