Логотип
Белмәсәң бел

Ай тулган көн хатын-кызга ничек тәэсир итә?

Бүген – түм-түгәрәк булып ай тулган көн.

 

Бүген – түм-түгәрәк булып ай тулган көн. Гади генә ай түгел икән әле ул, Укчы йолдызлыгына туры килгән, җәйнең беренче һәм шактый көчле энергиягә ия, ди. Бүген күңелдә булган хисләрнең тәэсире киләчәккә күчә торган, хыял-теләкләрне якынайта торган көн, дип тә өстиләр. Шуңа күрә, бүген үзебездә бер генә тискәре хис тә калдырмыйк. Кичерик, онытыйк, уздырып җибәрик...


Ай энергиясенең хатын-кыз организмына ирләрнекенә караганда көчлерәк тәэсир итүен электән үк белгәннәр. Ай тулган көнне без сизгеррәк, көчлерәк булабыз икән, иҗади сәләтебез үсә, тоемлавыбыз арта. Бу көчне дөрес кулланыр өчен нәрсә теләгәнеңне һәм эчке гармонияне саклый белергә кирәк, диләр.
Әдәби әсәрләрдән дә хәтерлисездер, ай тулган төнне кызлар күлдә су керәләр... Тулган ай чагылган сулыкта энергия күбәя, сәламәтлеккә, күңел халәтенә уңай тәэсир бар дип ышаналар икән. 
Ай тулган көнне мөнәсәбәтләр ачыкламаска, мөһим карарлар кабул итмәскә, матурлык салоннарына бармаска, күп дару эчмәскә, үзеңне игътибарсыз калдырмаска, бурычка акча бирмәскә, ай нурын өйгә кертмәскә киңәш итәләр.
Күңелемнең планнары бөтенләй башка төрле иде бүген. Атна ахыры бит – бераз ялкауланырга да була, үпкәләгән кешем дә бар, акча ягын уйламый торсаң да була... Җегәрне җибәрергә иде исәп. Ә, юк! Ярамый икән ич! Үземне үзгәртергә киттем, уңай якка...:)

 

фото: www/pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар