Австрия Герцогының мөселманча җирләнүе...

Дөресен генә әйткәндә, бу вакыйга детективка охшаган. Үзбәкстанның Кокандында узган Халыкара гамәли сәнгать фестивале тарих, мәдәният өлкәсендә эшләүче белгечләр, Алтын Урда чорында Азия һәм Кытайдагы һөнәрчелекне өйрәнеп, тарихи һәм фәнни эзләнүләр алып барган галимнәр белән танышырга, аралашырга мөмкинлек бирде.

XVIII гасыр башында Изге Стефан чиркәвендәге мәет җирләү төрбәсендә (Австрия) монгол текстиле табыла. Сүз Иран хакиме Солтан Абу Саид өчен әзерләнгән тукыма турында бара. Шунда ук 1319–1335 еллар датасы да куелган. Европага юл билгесез, мөгаен, Италия белән сәүдә итү белән бәйледер, дипломатик бүләк булу ихтималы да бар. Әлеге затлы текстильнең бер өлеше яңа буын тарафыннан да 1365 елда кулланылган: Венаның Габсбурглар династиясеннән булган Австрия хакиме герцог Рудольф IV өчен мәет киеме сыйфатында файдаланылган. Озын гарәп текстыннан алтын хәрефләр белән хакимне мактап язылган өч сүзне буйлы, бизәкле текстиль һәм патша предметларындагы традицион язу белән чагыштырып була. Бу хакта миңа тарихчы Маркус Риттер сөйләде. Склеп кабат 1933 елда, аны чиркәүнең яңа музеена күчергәндә ачыла. Шуннан соң ул фәнни тикшеренүләр объектына әйләнә. Ләкин Европа җәмәгатьчелеге үзләренең хакимен Аллаһы Тәгаләнең кодрәте турындагы хикмәтле гарәп сүзләре язылган тукымага төреп җирләүне һич кабул итә алмый инде! Күптән түгел аңа заманча сәнгать күзлегеннән карый башладылар.

Маркус Риттер белән танышканнан соң, Европалыларның һөнәри сәнгать, келәм туку, текстиль, архитектура, зәркән сәнгате туу тарихын өйрәнүләре турында белдем һәм сокландым. Алтын җепләрдән тукылган ефәк тукымалар Азиядә XIII һәм XIV гасырларда монгол хакимлеге чорында моңарчы күрелмәгән күләмдә һәм яхшы сыйфат белән җитештерелә. Аның Европа мәдәниятенә йогынтысы һәм текстиль тарихының сынлы сәнгатьтә һәм әдәби образларда чагылышы турында мәдәни күчеш буларак телгә алалар. Монгол элитасы өчен ефәктән һәм алтыннан зиннәтле тукымалар җитештерелә. Европа сәяхәтчеләре Марко Поло, Вильгельм Фон Рубрук һәм башкалар әйтүенчә, король сарае өчен күпләп чыгарылган. Аристократларга һәм хәрби элитага бүләк ителә торган булган. Көнбатышта, Урта диңгез буе шәһәрләрендә, Европада шул зиннәтле товар белән сәүдә иткәннәр. Кагыйдә буларак, тукыма рулон белән сатылган, аннары алардан киемнәр теккәннәр. Тарихи текстларда күпләп җитештерү турында сүз барса да, берничә алтын эшләнмәләр генә сакланып калган. Кием искереп, тузып беткән, шул тукымалар җитештерелгән Үзәк һәм Көнбатыш Азия илләрендә урта гасыр текстиленең эзе дә юк хәзер. Аның каравы, күп фрагментлар Европада сакланып калган, чиркәү киемнәре буларак яки князьләрне җирләүдә кулланылган. Тукымалар шулай ук князь һәм король киемнәре өчен модалы текстиль сыйфатында файдаланылган. Төньяк Италиядә алтынланган тукымаларга сорау аеруча зур булган.

Соңгы чор урта гасыр Европа әдәбиятында «ТАТАР ТУКЫМАСЫ» матур, затлы һәм алтын текстильгә метафора буларак яңгырый. Бу чорда алтыннан тукылган тукыманы пурпур тукыма алыштыра башлый. Яңа образ борынгы традицияләрне этеп чыгара.

«Сакланып калган алтын бизәкле монгол текстиле стильләр һәм мотивлар төрлелеген күрсәтә. Аларның датировкасы һәм киң монгол территориясенең кай урынына караганы бәхәсле һәм чишелмәгән булып кала», – ди Маркус. Әлеге текстиль эшләнмәләрнең йогынтысын Азия белән Европа арасындагы «мәдәни багланыш» дип карарга кирәктер. Соңгы тикшеренүләр вакытында бик кыйммәтле текстильнең контексты монголлар Иранының (Алтын Урда чоры) князьләр мәдәниятендә һәм XIV гасырда Үзәк Европада мәһабәт Ильханидларның Венада христиан корольләре төрбәсендә кулланылганы ачыкланды! Һәм моның белән генә дә чикләнми әле! Формаль һәм техник характеристикалар уникаль аспектлар турында фаразлый.

Габсбурглар династиясе хакименең ни өчен Коръән сүзләре язылган тукымада җирләнүе турындагы соравыма Маркус анык кына җавап бирә алмады. Мөгаен, кыйммәтле бүләк тукыма булгандыр дип кенә әйтә алды... Урта гасырлардагы күп хакимнәренең чын дингә ышанучылар буларак җирләнгәнен танырга курка европалылар... Яки инде аларның Алтын Урдага вассаллыгы күзгә ташлана.

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 30 июнь 2020 - 09:20
    Без имени
    Минем белэн булган хэлгэ охшаш. 90 еллар да хезмэт хакын бирми азапладылар бит, коннэрдэн берконне берничэ айлык премия акчасын бирделэр, алтын эшлэнмэлэр сатучы ханым да килеп керде. Каенанамнын Туган коне житэ бит дип, алсу кашлы алкаларны бик ошатып сатып алдым. Булэк итеп биргэч "Акча урлап жыйган иденмени?" Диде, бер тапкыр да кимэде, рэхмэт тэ эйтмэде Алкалар шкафнын Бер булемендэ яттылар, яттылар да юкка чыктылар.
    Кадерсез алкалар
  • 29 июнь 2020 - 17:22
    Без имени
    Жиренэ житкереп,мэгънэле итеп язылган. Зур рэхмэт сезгэ.!!!
    «Әни җырлап китте...»
  • 30 июнь 2020 - 07:13
    Без имени
    Ихластан бирелмэгэн булэк икэнлеге автор сузлэрендэ кычкырып тора. Кайнэгэ бит... Эни кунеле сизгер ул. Ябай яулыкка да риза, эгэр чын кунелдэн булса. Яратып йэшэрлек ир итеп ул устергэн эни кешегэ рэхмэт очен бирелгэн яуап булэк кенэ бит ул. Кире алган да да сорап, барыбер такмыйсын бит эни, эллэ кызыма бирэсенме дип сорап алырга кирэк. Ирне яраткач шулай итсен ул.
    Кадерсез алкалар
  • 29 июнь 2020 - 09:56
    Без имени
    Эйтергэ кирэкми,элек-электэн шундый эйтем йори безнен, халыкта,Ирен,э ышанма-иделгэ таянма! Минем БИК якын туган тиешле хатыннын, да алдылар аналыгын,алар да яштэн яратышып ойлэнешкэн иделэр. Ул да тормыш иптэше-яраткан иренэ барысын да доресен сойлэшкэн. Аерылуын аерылмадылар,Бер тубэ астында яшилэр,иренен, сояркэсе бар,тузгэн кешегэ туземлек бирсен.
    Аналыгыңны алганнарын иреңә әйтергәме, юкмы?
  • 29 июнь 2020 - 12:09
    Без имени
    Элбиттэ, эйтергэ кирэкми, шул аркада аерылган гаилэне белэм. Ир Хэзер икенче хатын белэн Тора, э танышым - Бер узе!
    Аналыгыңны алганнарын иреңә әйтергәме, юкмы?
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...