Логотип
Белмәсәң бел

Августа туучылар хакында ун кызыклы факт

Җәйнең соңгы аенда нинди кешеләр туа икән? Алар хакында кызыклы мәгълүматлар таптык. Туры киләме?

Аларның ташлары  перидот һәм  оникс
Август аенда туганнарның ташлар арасында ике яклаучы бар – перидот һәм оникс. Беренчесе яшел төстә булганлыктан бик еш кына аны зөбәрҗәт  белән бутыйлар, әмма әлеге ташлар аерыла.  Алтын белән кырланган перидот начар энергетикадан саклый дип санала. 


 Чәчәкләре – гладиолус
Август чәчәге гладиолусны «мәхәббәт магниты» дип атыйлар. Фен-шуй буенча вертикаль үскән чәчәк өйдә ци энергиясен активлаштыра һәм ир-ат энергиясе янны җәлеп итә.  Үз ярын эзләгән хатын-кызлар өчен бу чәчәк менә дигән табыш!


Алар үзләренә ышанган кешеләр
Августа Арысланнар һәм Сөмбеләләр дөньяга килә. Йолдызнамәнең әлеге ике билгесе өчен дә үзләренә ышану һәм көч хас. Алар физик яктан да, рухи яктан да көчле. Әлеге сыйфатлары тирә-яктагыларны җәлеп итә.  Август кешеләре ялгызлыктан интегеп яшәми. Алар рәхәтләнеп аралашып яшиләр. 


Алар – лидер 
Холыкларының бик күп сыйфатлары алардан потенциаль лидер ясый. Арысланнар да, Сөмбеләләр дә бизнес,  бик күп кешеләр белән идарә итә ала. Бу эш алардан хезмәт сөючәнлек һәм максатларына ирешә алуны сорый. Җәйнең соңгы аенда туучыларда бу сыйфатлар аеруча көчле.

 
Аларга игътибар ошый 
Август кешеләре игътибар үзәгендә булырга  бик ярата. Кайберләре аннан башка яши дә алмый. Нәрсә генә эшләсәләр дә күз уңыннан төшеп калырга тиеш түгелләр. Аларның кечкенә тырышлыклары да олы итеп макталырга тиеш. Алар шундый инде! Макталып торсалар, алар тау да күчерә алачак. 


Алар белән җиңел түгел
Август аенда туганнар табигатьләре буенча бик сайланырга ярата. Әгәр дә алар гашыйк булалар йә дуслар табалар икән, бу  – гомерлеккә. Әмма аларга якын булу өчен бик нык тырышырга кирәк. 


Аларда мотивация көчле
Җәйнең соңгы аенда туганнар авырлыклар белән очраша икән, аны бик тиз җиңә, чөнки мотивацияләре көчле. Максат куялар икән, нәрсә генә булса да, энтузиазм югалтмыйча,  аңа туп-туры баралар. Бөтен кешеләр дә шулай булса иде!..


Иҗатка мөкиббәннәр
Августа туучылар арасында иҗади кешеләр бик күп: актерлар, рәссамнар, җырчылар, язучылар. Алар кысалар яратмый, шуңа күрә дә инициатива күрсәтергә кирәк булган һөнәрләрне үз итә. Җәйнең соңгы аенда туучылар компаниясе:  Роберт Де Ниро, Мадонна, Антонио Бандерас, Шарлиз Терон...


Алар бик яхшы укытучы була ала
Алардагы сыйфатлар укытучы һөнәрендә бик зур уңышка ирешергә мөмкинлек бирә. Алар башкаларны җәлеп итә, оештыру сәләте көчле, тыңлата беләләр. 


Алар бәләкәй, әмма озыннар
Статистика буенча августа туган балаларның, гадәттә, авырлыгы бик кечкенә. Ә менә мәктәп елларында Арыслан белән Сөмбеләләр яшьтәшләренә караганда озынрак була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар