Логотип
Белмәсәң бел

2020 елның зәңгәр шәле 

Һәр декабрь саен Американың Pantone институты алдагы елда кайсы төснең ел символы буласын билгели, һәм брендингта, маркетингта, дизайнда тренд буласы  төскә аерым игътибар бирә башлый.

 

Һәр декабрь саен Американың Pantone институты алдагы елда кайсы төснең ел символы буласын билгели, һәм брендингта, маркетингта, дизайнда тренд буласы  төскә аерым игътибар бирә башлый. «Классик зәңгәр» 2020 ел төсе дип игълан ителде. Pantone вәкилләре әйтүенчә, әлеге «күк йөзе һәм эңгер-меңгер» төсе тынычлык, үзеңә ышаныч һәм өмет уята. Яңа эрага керер өчен иң кирәкле сыйфатлар! 2019 елда «тере мәрҗән» төп төс иде. 

Быелгы зәңгәр төс минем өчен бүләк сыман.Зәңгәрнең бөтен төсмерләрен дә яратам. Ул аяз күкне хәтерләтә. Нинди дә булса берәр теләгебез булса, күккә карап, аның тизрәк тормышка ашуын сорыйбыз... 

Зәңгәр – соңгы йөз ел бөтен халыкның яраткан чоры. 

1890–1900 елларда даими рәвештә иҗтимагый фикер тикшерелеп, шундый нәтиҗәләр чыгарылды: популярлыгы ягыннан зәңгәр төс башка төсләрдән шактый алда тора. Һәм ул бүген дә лидер.   

Көнбатыш Европада һәм Америкада уздырылган социологик тикшеренүләр мәгълүматларына караганда, 100 кешедән 50 сенең яраткан төсе – зәңгәр. 

Сәбәпләре интеллектуаль һәм символик үзлекләреннән чыгып билгеләнә һәм тамырлары белән ерак үткәнгә барып тоташа. Бик күп халыкларда зәңгәр киләчәккә өмет символы ул. 

Ә бездә ничек? Шундук Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакле күңелгә килә: анда да мәхәббәткә өмет чагыла бит!..  Зәңгәр шәл – мәхәббәт символы. 

Әсәр үзе дә гашыйкларның җиңүе белән тәмамлана. Салих Сәйдәшевнең үлемсез музыкасы астында, Булат Мәйсәрә иңсәсенә зәңгәр шәл ябып, аны кочагына ала. 

2020 ел символы булган зәңгәр төс безгә дә МӘХӘББӘТ һәм ӨМЕТ алып киләсенә ышанам мин. 

Йәле, йә, үземә зәңгәр берәр бүләк алыйм әле. Уңыш китерми калмас ул... 

                                                                                        

   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар