Логотип
Мөнәсәбәтләр

Үзегезне яратмагач, сезне кем яратыр соң?

Эвелина Хромченко — мода эксперты, журналист, телевидение алып баручысы һәм язучы. 13 ел дәвамында ул L’Officiel журналының рус версиясендә баш мөхәррир була, хәзерге вакытта Les Editions Jalou басмаларының эчтәлеге һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләре өчен җавап бирә.

2007 елдан – Беренче каналның “Модный приговор” ток-шоу тапшыруында алып баручыларның берсе. Эксперт Эвелина Хромченко – мода дөньясында популяр шәхес.

Эвелина Хромченконың әйткән һәрбер сүзе бүгенге көндә аксиома булып яңгырый:

Начар киенгән хатын-кыз карьера турында хыяллана да алмый.

Мода буенча экспертның киңәшләренә колак салыйк.

Чын хатын-кызның 10 кагыйдәсе:

1.​ Ничә яшьтә булуыгызны маңгаегызга язып куясы түгел. Кычкырып та әйтмәгез

Сездән яшегезне сорасалар, шаяртып кына җавап бирегез. Хромченко үзе шулай итә. Мәсәлән, аңа ничә яшь икәнен бүген берәү дә белми: 1972 нче елгымы ул, 1975 нчеме – сер булып кала.

2. Аякларыгызны яшермәгез

Күрсәтер аякларыгыз бар икән, күрсәтегез. Дөрес кием сайлагыз һәм оялмагыз.

3. Зур сумкалар белән мавыкмагыз

«Сумкасына кирәге чыкмастай әйберләр тутырып, зур сумкалар кочаклап йөргән хатын-кызларны аңламыйм», – ди мода эксперты. Өйдән чыгып киткәндә, сумкагызга кирәк нәрсәләрне генә салыгыз. Каешлы клатч тотыгыз. Матур да, уңайлы да. Тонык күннән эшләнгән булса әйбәт. Анда бармак эзләре калмый.

4. Буегызга төзәтмәләр кертегез.

Эвелинаның буе 160 см. Ул беркайчан да үкчәсез туфли яки «балетка»лар кими.

«Хатын-кыз бер үк вакытта тиз дә, таң калдырырлык итеп тә бары тик 10 сантиметрлы үкчәләрдә генә йөгерә ала», – ди ул үзе.

Биек үкчәләрдә йөрегез, алар аякны озын итеп күрсәтә. Озынлыгы тубыктан аз гына өстәрәк булган чалбарлар исә буйны озын итеп күрсәтә.

5. Тырнак дизайны белән артык мавыкмагыз

Озын итеп үстерелгән, очлы һәм гжель яки хохломаны хәтерләтә торган тырнакларны зәвыксызлык билгесе дип саный. Маникюр, педикюр ясатыгыз. Төссез яки бер генә төсле лаклар белән буягыз.

6. Дөрес джинсы сайлагыз

Джинсы – җитди кием.

Дөрес джинсы нинди була?

карага якын каракучкы-зәңгәр төстә

классик модель

бернинди тишеге, кыршылган урыны, ялтыравыклары булмаска тиеш.

Тарлыгы, киңлеге – фигурага бәйле.

7. Һәрбер хатын-кызның төп киемнәрне үз эченә алган гардеробы булырга тиеш

Болар:

Җитди, дөрес сайланган джинсылар

Ак күлмәк (рубашка)

Классик кара чалбар

Бәләкәй кара күлмәк

Кара яки ак водолазка

Ак төстәге «алкоголичка» майка

Аксыл-көрән төсендәге кашемир пальто

«Лодочка» туфлилар

Соңгы мода киемнәреннән дә баш тартырга кирәкми, ләкин киләсе сезонда алар инде актуаль булмаска мөмкин.

8. Макияж

Макияж һәрбер хатын-кызда булырга тиеш. Арттырып кына җибәрмәгез. Үзегезгә килешле җылы, йомшак төсләрне сайлагыз.

9. Стиль

Һәрбер хатын-кызның стиле булырга тиеш. Мода үзгәрә, ә стиль кала. Эвелина Хромченко фикеренчә, кашемир джемперлардагы мехлар, очлы башлы туфлилар, люрекс, ялтыравык каешлар, кычкырып торган төстәге кофталар вульгар итеп күрсәтә.

10. Үзегезне яратыгыз

Хатын-кыз матур, бәхетле һәм тирә-юнендәге кешеләргә матурлык өләшергә тиеш.

«Үзегезне яратмагач, сезне кем яратыр соң?»

Парфюмерия, кыйммәтле косметика, матур киемгә акча жәлләү турында сүз дә була алмый. Уңайлы матур дигәнне генә аңлатмый, аяк киемен матур булсын дип тә сайлагыз. Үзегезне алдамагыз. «Аяк киеменә килгәндә, алар хатын-кыз турында күпне сөйли, хәтта аларның күп нәрсәне яшереп калырга теләгән әйберләр турында да», – дип киңәш итә мода эксперты Эвелина Хромченко.

Эвелина Хромченконың киңәшләренә колак салырга кирәк. Урынсыз бер киңәш тә юк кебек. Шулай түгелмени?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Акчан куп булса,берсузсез килешэм

    • аватар Без имени

      0

      0

      Монда нэкь акчаны куп туздырмаска ойрэтэ бит инде. Мы не настолько богаты, чтобы покупать дешёвые вещи, дилэр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хромченко белән ярышып булмас инде бер яктан да. Бөтен сәбәп шул акчада инде.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хромченконы Беренче каналдан гел карыйм. Бик акыллы итеп сойли.

          Хәзер укыйлар