Логотип
Мөнәсәбәтләр

Ялганмы, чынмы?

Геммология – асылташларның химик составын, физик үзлекләрен, шулай ук зәркән эшләнмәләрнең сыйфатын өйрәнә торган фән. Геммолог кыйммәтле ташларны ачыклау һәм сертификацияләү белән шөгыльләнә.

Заманында АКШта халыкара җәнҗал килеп чыга язды. Ул вакыттагы беренче леди, Обаманың хатыны Прагада (Чехия) гранат ташлы зәркән бизәнү әйбере сатып ала. Чөнки коңгырт-кызыл таш чех зәркән эшләнмәләренең символы санала. Әмма бераздан ташның чын түгеллеге ачыклана.

Бу җәнҗалдан соң Чехиянең барлык зәркән кибетләрендә зур тикшерүләр үткәрелә. 15 кибетнең 13 ендә ялган ташлар белән сәүдә итеп яталар икән. 
Шуларны ишеткәч, өйдәге асылташларымны тикшереп карарга булдым. Ни кызганыч, иремнең, әнинең, туганнарның һәм якыннарның бүләге чын таштан булмавы да ихтимал бит. Ә алар зиннәтле әйбер өчен әллә никадәр акча түккәннәрдер. Хәзер никах һәм туй мәҗлесләрендә бриллиант йә башка кыйммәтле ташлар белән бизәлгән зәркән әйберләр бүләк итәләр. Күз алдына китерегез: кияү егете кәләшенә ярыйсы гына суммага бүләк ала, ә андагы асылташ ялган булып чыга! Бер дә күңелле түгел инде, зәркән бизәнү әйберсен алмаштырып йә кире тапшырып та булмый бит әле. 

Күптән түгел кыйммәтле ташлар буенча эксперт белән таныштым. Регинаның геммолог тәҗрибәсе аз әле, шулай булуга да карамастан, ул Казандагы иң яхшы белгечләрдән санала. Ә бит ул профессиянең бүтәнен сайлаган була. Инженер дипломы алган кыз үз белгечлеге буенча эш табалмый йөри. Дуслары, өстәмә белем алып, геммология белән шөгыльләнергә киңәш итә. Казанда геммологлар бармак белән генә санарлык икән. Ахирәтләренең җиңел кулыннан ул  геммолог булып китә.

Геммологлар һәм зәркәннәр – башлыча ир-атлар. Ул урынга хатын-кызлар керә башлавын ирләр авыр кичерә. Шулай булуга да карамастан, Регина Казанда геммологлар арасында лаеклы урынын алган инде.
Геммологлар бик күп кызыклы, көлкеле һәм гыйбрәтле хәлләр турында сөйләргә мөмкин. Күптән түгел бер ханым, үзе сатып алган таш белән мактанасы килеп, шул ук вакытта аның сыйфатын тикшертеп кайту нияте белән геммологка килә. Кыйммәтле җәүһәрнең тиешле күрсәткечләргә туры килмәвен ачыклагач, ничек аптырап калганын күрсәгез икән! Регина ташның чын бәясен һәм ничә карат икәнен ачыклый, аның ярдәме белән дөреслек ачыла. Зәркән бизәнү әйберен үз хакына туры килмәслек зур суммаларга саткан салон гаебен танырга мәҗбүр була, акча иясенә кире кайтарыла. 

Чит илләрдә сатып алынган зәркән бизәнү әйберләрен тикшерү буенча һәр көзне раут уздырыла. Ни өчендер, безнең хатын-кызлар чит илләрдән, аеруча Һиндстан, Кытай, Таиланд, Вьетнам, Малайзия, Корея кебек илләрдән арзан гына бәягә асылташлар алып кайтып була дип ышана. Кагыйдә буларак, экспертиза нәтиҗәләре гел киресен күрсәтә. Бу илләрдә югары сыйфатлы ясалма әйберләрне чын ташлар дип сатып җибәрәләр. 

Шулай да була: күпләр якут сыман кызыл кашлы алка-йөзекләрне әбием мирасы дип йөртә. Ә бит узган гасырның 30 нчы елларында Советлар Союзында ачык кызыл ясалма сапфирны чын якут дип сатып җибәрә торган булганнар. Кызганычка каршы, совет чорында илдә халык ихтыяҗын канәгатьләндерерлек асылташлар булмаган. Мөселманнар күпләп яши торган Урта Азия Республикаларында зәркән бизәнү әйберләренә аерым бер игътибар күрсәткәннәр. Барыннан да бигрәк якут, фирүзә, мәрҗән, ахак кебек асылташлар затлы саналган, аларны күпләп сатканнар, тик күбесе ясалма булган. Регина ул ташларның сыйфатына үзе дә гаҗәпләнә: «Алар югары сыйфатлы, тик барыбер чын таш түгел», – ди.

Киңәш: Кыйммәтле ташлы зәркән бизәнү әйберен үзегезгә аласыгыз йә кемгәдер бүләк итәсегез килсә, иренмәгез, сатучыдан сертификатын сорап, сыйфаты белән кызыксыныгыз. Затлы товарны белгеч белән киңәшеп алсаң яхшырак. Ул асылташның чынмы-ясалмамы икәнен әйтеп бирә, кайсы бизәнү әйберсенә тукталырга кирәген киңәш итә. 
Геммологик экспертиза асылташларның үзенә тәңгәлләрен, аларның синтетик аналогын һәм имитациясен билгели. Болар эксперт булышлыгы белән махсус геммологик җиһаз ярдәмендә ачыклана, ташның метрик, микъдар һәм сыйфат бәяләмәсе тикшерелә.
Зәркән эшләнмәнең геммологик экспертизасы вакытында аның нәрсәдән эшләнгән булуы ачыклана, ягъни материалларга диагностика ясала,  кыйммәтле ташларның авырлыгы, аларның төсе, сыйфаты, эшкәртелү эзләре күрсәтелә. Тамгасы булса, бу хакта мәгълүмат бирелә. Зәркән эшләнмәләрдәге кимчелекләр дә өстәп языла.

фото: https://pixabay.com

                                  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар