Логотип
Сәламәтлек

Ябыктыра, яшәртә һәм хәтерне яхшырта торган чикләвек

Чикләвекнең бик күп файдалы үзлекләргә ия икәнлеген белгечләр күптән исбатлады инде. Ә хатын-кыз организмы өчен нинди чикләвек файдалы икәнен беләсезме?

Чикләвекнең бик күп файдалы үзлекләргә ия икәнлеген белгечләр күптән исбатлады инде. Ә хатын-кыз организмы өчен нинди чикләвек файдалы икәнен беләсезме? Барысын да бер урында тупладык.

Бадәм (миндаль). Клетчаткага һәм Е витаминына бик бай, димәк, тән тиресенең матур һәм сәламәт булуын тәэмин итә. Ябыкканда да файдалы. Аны көнгә 15-20 грамм ашарга киңәш итәләр. Төшке һәм кичке аш арасында яки тамак бик каты ачканда капкалап алырга менә дигән чикләвек.

Бразилия чикләвеге. Энергия чыганагы. Аның составындагы селен матдәсе сөяк һәм сөт бизләре яман шешеннән саклый. Бразилия чикләвегеннән ясалган майлар, кремнар косметологиядә дә бик популяр. Алар тән тиресен тукландыра һәм дымландыра, тырнакларны ныгыта.

Кешью. Мае иң әз булган чикләвек санала, шуңа күрә ябыгучыларга файдалы. Диетик салатларга кешью өстәп җибәрсәгез, файдалы да, тәмле дә булыр. Бу чикләвек йөкле хатын-кызларга бик кирәк, чөнки анда күп күләмдә фолий кислотасы бар.

Урман чикләвеге (фундук). Кан тамырларының варикозлы киңәюе булганда ашарга киңәш ителә. Шулай ук иммунитетны һәм хәтерне яхшырта, тырнак һәм чәчне ныгыта.

Әстерхан чикләвеге. Кардиология һәм онкология чирләренә каршы менә дигән чара. Аның составында биотин бар, ә ул чәчләрне ныгыта, коелудан саклый. Йөкле хатын-кызлар бу чикләвекне ашаса, баласында ризыкка аллергия булу ихтималлыгы бермә-бер кими.

Эрбет чикләвеге. Бөер, бавыр, үт куыгын чистарта. Имезүче хатын-кызларга көнгә 2 аш кашыгы эрбет чикләвеге ашап куярга киңәш ителә, чөнки ул күкрәк сөтен файдалы матдәләргә баета.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар