Логотип
Мөнәсәбәтләр

Ташлар сихәте

Авантюрин – эчендә көмешсу ком бөртекләре җемелдәшкән сары, яшел, көрән төстәге таш. Кәеф күтәрү, күңелне алгысыту, зиһенне ачу куәтенә ия. Хуҗасын бозымнан саклый. Яшел авантюрин кешенең аурасын чистарта, хисләрне тынычландыра.

Авантюрин – эчендә көмешсу ком бөртекләре җемелдәшкән сары, яшел, көрән төстәге таш. Кәеф күтәрү, күңелне алгысыту, зиһенне ачу куәтенә ия. Хуҗасын бозымнан саклый. Яшел авантюрин кешенең аурасын чистарта, хисләрне тынычландыра.

Аквамарин – яшкелт-зәңгәр төстәге үтәкүренмәле таш. Гаилә бәхете сагында торучы булып санала. Суда чакта бәла-казалардан саклый. Хәвеф-хәтәр буласын алдан кисәтә – төсе үзгәрә.




Аметист – шәмәхә төстәге кварц. Императорлар ташы диләр аны. Хуҗасына уңыш, байлык китерә. Күз күремен, ашказаны эшчәнлеген яхшырту үзлеге бар. Яңа мәгълүматны истә калдырырга ярдәм итә.

Ай ташы – гашыйклар ташы. Гаиләдәге тугрылыкны, өлфәт мәхәббәтне саклый. Хуҗасына «тел ачкычы» бирә – әйтәсе килгән фикерне башкаларга җиңел аңлатырга булыша. 

Гагат – кара төстәге яшма. Озакка саубуллашасы кешегә бүләк итәләр. Күңел төшенкелеген бетерә, күз тиюдән саклый. Баш сызлавын басу үзлеге билгеле. Күңелдәге үпкә, рәнҗүләрне куа.



Гәрәбә – күңел сизгерлеген арттыра, бик күп авырулардан шифасы бар. Гәрәбә тагып йөргән хатын-кыз тиз картаймый, күңеле тыныч, шат була. Өйдә дә гәрәбәдән ясалган берәр әйбер тотарга кирәк – ул ут хәвефеннән, караклардан саклый.

Гематит – бик көчле талисман дип санала. Аны элек солдатларга такканнар. Куркуны җиңә, тәвәккәллек өсти. Канны чистарту, гемоглобинны күтәрү, сөяк җелеген яхшырту, кан басымын көйләү кебек сихәте бар.




Гранат – гашыйклар талисманы, дуслык ташы. Хуҗасына күңел көрлеге, шатлык хисе бирә. Организмдагы ялкынсынуларны җиңәргә ярдәм итә, салкын тигәннән шифасы бар.

Коралл – явыз көчләрдән, зәхмәттән саклый. Бәхет чакыра. Акылны арттыра, тынычландыра. Гел туңып йөри торган кешеләргә шифасы бар. Энҗе белән бергә такканда хатын-кыз авыруларын җиңәргә ярдәм итә.

Малахит – караңгы яшел төстәге бизәкле таш. Малахит таккан кешенең теләге тиз кабул була. Балаларга күз тимәсенгә тагалар. Яман чирдән, бозымнан саклый. Белем алучыларга да аны тагарга кирәк
– өйрәнгәнең тиз истә кала. Ревматизмны җиңәргә булыша. 



Нефрит – көчле энергетикалы таш. Нефрит таккан кешенең белемгә омтылышы арта. Күңел төпкелегендәге яшерен хисләрне аңларга булыша. Үпкә һәм йөрәк эшчәнлеген көйли, күз күремен, колак ишетүен яхшырта. 

Топаз – муллык чакыручы таш. Ерак сәяхәтләргә чыкканда үзең белән топаз алырга кирәк, ул яхшы ниятле кешеләрне җәлеп иттерә. Иммун системасын ныгыта. Астмадан, подаградан, эпилепсиядән шифасы бар.


Фирүзә – байлык, муллык чакыручы таш. Хуҗасын яманлыктан саклый. Кияүгә чыгасы килгән кызларга фирүзә кашлы алка-беләзек кияргә киңәш итәләр. Күңел сизгерлеген арттыра, тәвәккәллек бирә, йокысызлыктан дәвалый.

Хризолит – күрәзәлек сәләтен ача. Йолдызбагарлар һәм күрәзәчеләр ташы булып санала. Нервлары какшау кешеләргә сихәте бар. Йокыны тыныч итә, төнлә «бастырылу»дан булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар