Таныганга — тамга

Хәзерге татар гарәби язу сәнгатендә тугра жанры Тугра сүзе, тугра термины татар сынлы сәнгате тарихында, сәнгать белгечләренең тикшерүләрендә үткән йөзнең 90 нчы еллары башында гына күренә башлады. Бу сүз совет чорында чыккан сүзлекләрдә — ни рус, ни татар телендә күренмәде. Бары тик революциягә кадәр басылган Евфрон-Брокгауз сүзлегендә генә әлеге терминга аңлатма бирелгән иде. Ә гарәп һәм фарсы сүзлекләрендә бу термин, гәрчә ул төркиләрдән кергән алынма сүз булса да, урын алган иде.
Туграның тамыры «ту», «тугъ» сүзеннән тора, бу билге, тамга, әләм, байрак дигән мәгънәләрне белдерә, «ра» кушылмасы исә монгол сүзе, сыйфат ясагыч кушымча. «Тугрик» сүзе хәзер дә Монголиядә акча берәмлеге булып йөри. Акчаның бер ягында әүвәлгерәк чорда дәүләт идарәчесенең исеме, билгесе язылган булса, соңгырак чорда дәүләтнең билгесе булган герб сугылган.

Борынгы күчмә төркиләрдә әле рун язуына кадәр үк һәр кабиләнең, ыруның яки гаилә төркеменең үз билгесе булган. Бу билге бик гади, лаконик сызыклардан — бер-берсе белән параллель булган берничә кыска сызыктан яки бер вертикаль яисә горизонталь сызыкка почмак ясап тоташкан бер йә берничә штрихтан торган. Кабилә үзенең милкен, яши торган территориясенең чикләрен шул сызык-сурәт белән билгеләгән. Бу билге нинди дә булса металлдан — тимер, бакыр, җиз яки бронзадан кечерәк кенә итеп ясалып, яз көне җәйләүгә көтүгә чыгарылып җибәрелә торган күпсанлы атларның янбашларына утта кыздырып басылган. Йон көйгән урында ап-ачык, бетми торган тамга калган. Иркен далада йөргәндә ике кабиләнең атлары кушылып, аларны гадел итеп аерып алырга кирәк булганда, шул тамгаларына карап аерганнар, шуның аркасында ике кабилә арасында низаг чыкмый калган.

Соңрак, төркиләр беркадәр утрак тормышка күчә башлагач, беренче шәһәрләр барлыкка килгән, язу ихтыяҗы килеп туган. Төрки авазларны аерым билгеләр белән күрсәтергә кирәк булган, руник алфавитның нигезен, күрәсең, шул күптәнге кабилә билгеләре — тугралар тәшкил иткән булса кирәк.

Төркиләр гарәпләр һәм фарсылар йогынтысында ислам динен кабул иткәч, изге Коръән хәрефенә — гарәп графикасына күчкәннәр һәм үз телләрендәге авазларны да шул графика белән белдерә башлаганнар. Дөрес, төркиләрнең бөтен авазларына да 28 билге җитмәгән, әмма җөмләдә, кон­текстта сүзләр җиңел аңлашылган.

Беренче төрки хөкемдарларның — хан, хакан, солтан, әмир, падишаһларның фәрман-боерыкларында, указларында, грамота-ярлыкларында хөкемдарның исеме, титулы инде гарәп хәрефләре белән билгеле бер монументаль стильдә сәнгатьле итеп языла башлаган. Туграларның хәрефләре алтын белән язылса, туграны тулыландырып тора торган бизәк орнаментлар җете зәңгәр, фирүзә, яшел, кызыл, шәмәхә төсләр белән рәсемләнгән.



Тугралар иң элек госманлы төрекләренең хөкемдарлары ярлыкларында, хатларында XIV гасыр башларында гамәлгә кергән. Төрекләрнең XVI гасыр ахырларына кадәр күрше-тирәдәге күп дәү­ләтләрне, территорияләрне яулап алуы нәтиҗәсендә ул башка халык­ларга да килеп җиткән. Мәсәлән, Иранда, Мисырда, Кырымда төрек солтаннары туграларының тәэсире шактый зур булган. Гарәпләр үзләре дә шул стильдә язылган әсәрне «туграи» дип атый башлаганнар.

Гарәби каллиграфия сәнгатенең аерым бер кызыклы жанры булган туграларга Европа сәнгать белгечләре дә, төрек галимнәре дә игътибар иткәннәр, өйрәнгәннәр һәм шул хакта XX йөз башыннан гасыр ахырынача шактый хезмәтләр язылган. Кырым ханнарының тугралары хакында Мәскәүдә яшәү­че милләттәшебез Сәгыйть Фәиз соңгы елларда төрле журналларда мәкаләләр язып чыккан иде инде һәм, ниһаять, 2002 елда аның шушы сәнгатьне тирәнтен тикшергән зур мәкаләсе белән күп иллюстрацияле, яхшы сыйфатлы төсле альбомы дөнья күрде.

Татарда бу жанрның барлыкка килүе, үсеше, югалып торуы һәм яңадан мәйданга чыгуы турында әлегә зур тикшеренүләр юк. Шулай да соңгы елларда бу жанрга игътибар беркадәр артты, сәнгать фәннәре кандидаты Рөстәм Шәмсутов үзенең 2003 елда Казанда басылып чыккан «Слово и образ в татарском шамаиле: от прошлого до настоящего» исемле бик яхшы, әтрафлы монографиясендә тугра хакында берничә урында язып үтә. Туграга ул шундый билгеләмә бирә: «Тугра — гарәп каллиграфиясе нигезендә эшләнгән монограмма ул. Туграның каллиграфик төре Госман импе-риясе каллиграфлары тарафыннан солтан нәселенең мөһер-имзасы буларак эшләнгән. Хәзерге заман туграларының тышкы рәвеше тулысынча рәссамның фантазиясенә бәйле.

Каллиграфик язуның тышкы сурәте белән эчтәлеге арасындагы символик бәйләнеш бүгенге көндә туграларның гаҗәеп популярлашуына китерде».
Безнең гарәби матур язу сәнгатебез тарихында төрек һәм кырым татарларында булган традицион классик тугра Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорында да очрамый диярлек. Бары тик XIX гасыр урталарындагы татар укымышлылары, шәһәр байлары, сәүдәгәрләре катламында гына, аларның шәхси мөһерләрендә тугра элементлары күренә башлый, ләкин сакланып калган мөһерләр арасында классик типтагы тугралар бик сирәк күзәтелә, ә менә ирекле рәвештәге тугралар байтак. Татарстанның Милли музеенда саклана торган иллегә якын шәхси мөһерләр коллекциясендә күбесенчә ирекле стильдәге тугралар өстенлек итә.

Атаклы мәгърифәтче Каюм Насыйриның шәхси китап мөһере бик үзенчәлекле, югары сәнгати стильдә, орнаментлар катыштырып ясалган. Насыйриның сакланып калган кулъязмалары буенча аның шактый оста хаттат булганлыгын күрәбез, шәхси мөһере эскизын да ювелир-граверга ул үзе тәкъдим иткән булса кирәк.



Тугра жанры бездә шактый зур вакыт аралыгыннан — 70-80 ел гарәп хәрефләреннән аерылып торганнан соң, 85 нче еллар ахырында Советлар Союзы дигән империядә килеп чыккан зур сәяси- иҗтимагый һәм икътисади үзгәрешләрдән соң гына терелеп, җанланып китә алды. Моңа демократиянең беренче саф җилләре исеп, үткән мирасыбызны өйрәнергә мөмкинлек туу, ислам динебезгә кире кайта бару процессында гына юл ачылды.

Ислам диненә кире кайтканда, аның бөек китабы Коръәнне, шәригать кануннарын өйрәнгәндә гарәп язуын үзләштерү ихтыяҗы туды. Яңа ачылган татар гимна-зияләрендә, мәчет-мәдрәсәләрдә, китапханәләрдә һәм төрле урыннарда 7-8 яшьлек балалардан башлап 70-80 яшьлек карт-карчыкларга кадәр ашыгыч рәвештә, зур ихлас белән гарәп графикасын, элекке гарәп хәрефле татар язуын, гарәп телен өйрәнә башладылар. Газета-журнал битләренә бу процессны тизләтүгә булыша торган гарәби язулы текстлар килеп керде. Гарәп матур язуына ихласы булган, аны яраткан һәм әлегә үз күңеле өчен генә бу язу белән шөгыльләнгән һәвәскәр хаттатларга, рәссамнарга эш өчен, иҗат өчен киң мәйдан ачылды, газета-журнал битләрендә әүвәлге типографик шәмаилләр белән беррәттән, яңа иҗатчыларның да әсәрләре күренә башлады. Бу эшне иң элек, 1990 елда ук, үзе мөхәррирлек иткән «Идел» журналы битләрендә Фәиз Зөлкарнәй башлап җибәргән иде...

Ниһаять, күбесенчә дини эчтәлекле шәмаилләр белән беррәттән, дөньяви эчтәлектә, гарәп язуының киң мөмкинлекләрен чиксез рәвештә чагылдырырга мөмкин булган тугралар — шәхси герб­лар, китап экслибрислары да 
90 нчы еллар башында дөньяга чыкты. 1993 елда Тукай музеенда оештырган шәхси күргәзмәмдә мин унга якын тугра да куйган идем. Сәнгать сөючеләр, рәссамнар һәм киң җәмәгатьчелек моны бик кызыксынып, яңа, кызыклы һәм практик яктан файдалануда мөмкинлекләре зур булган үзенчәлекле жанр буларак яхшы кабул итте.

Моның белән бигрәк тә шагыйрьләр, язучылар һәм төрле сәнгать әһелләре, бай шәхси китапханәләре булган аерым шәхесләр кызыксындылар, чөнки туграны шагыйрьнең, язучының китабында портрет урынына да, милли үзенчәлеге булган аерым бер шәхси билге итеп тә кулланып була. Ә инде шәхси китапханәләре булган кешеләргә туграны экслибрис рәвешендә, китап мөһере итеп ясап кулланырга мөмкин.

Хәзерге көндә мин меңгә якын тугра иҗат иттем. Шуларның дүрт йөздән артыграгы пыялага ясалган тугралар. Араларында гаилә тугралары да шактый. Гаилә туграсында, нигездә, бу гаиләнең уртак фамилиясе, атасының исеме белән бергә гаилә башлыгы булган ир кешенең исеме, аның хатынының исеме (атасының исеме белән бергә) һәм туу тәртибе буенча балаларның исеме языла. Күпчелек очракта гаилә туграсы төрек солтаннары, кырым ханнарыннан ук килә торган традицион классик стильдә языла. Гаилә туграсы шушы гаилә әһелләрен берләштерә торган герб сыман булып, аерым бер зиннәтле картина рәвешендә интерьерны бизәп тора. Туграда нинди дә булса теләк яки девиз да язылырга мөмкин.

Туграларның күпчелеге классик стильдә. Шулай ук аерым, үзенчәлекле стильдә ясалганнары да бар: җырчы, халык артисты Миңгол Галиевнең туграсы «скрипка ачкычы»; тарихчы, шагыйрь Дамир Хәйруллинның — аккош; инженер Фәрид Ишимовның — җилкәнле кораб. ә менә шагыйрь, язучы, журналист Наис Гамбәр һәм галим, шагыйрь җәүдәт Сөләйман-ның тугралары «мөсәннә» стилендә, ягъни икеләтелгән, симметрик, югарыга омтылучы вертикаль композицияләр.

Күбесенчә тугра композицияләрен гарәп язуының берничә классик төре: «нәсех» һәм «сүлс» белән төзим, сирәк кенә геомет­рик «күфи», «тәгълыйк» һәм «дивани» төрләрен кулланам. 
Татарстанның халык рәссамы, инде 84 нче яше белән бара торган Владимир Александрович Попов та бу жанр белән мавыгып китеп, хәзерге көндә бик җитди һәм актив иҗат итә. Гарәби каллиграфия белән ун елга якын шөгыльләнеп, ул зур уңышларга иреште, чит илләрдә дә танылды. В. Попов классик гарәби язу төрләре мәктәбен үтмәгән, әмма хәрефләрне таный, аера, бер юлга язылган нәсех язулы үрнәктән ул бик үзенчәлекле, кызыклы абстракт композицияләр ясый. Сызык-ларның калынлыгы-нечкәлеге арасында шактый контрастлы бу туг­раларда сурәтләнгән шәхеснең психологик портретын, холкын, темпераментын яки профессиясен, ни белән мавыгуын тоярга мөмкин. 

Чаллы шәһәрендә күп еллар балалар сәнгать мәктәбендә эшләп, соңгы елларда гарәби каллиграфия сәнгате белән мавыгып китеп, шактый уңышларга ирешкән, хәзерге көндә Казанга күчеп килеп эшли башлаган профессио­нал рәссам Ришад Сәлахетдин дә соңгы берничә елда тугра жанрында да иҗат итә башлады. Ул гарәп язуын, Коръәнне һәм хәдисләрне яхшы белә, гарәп язуының классик почеркларын камил үзләштергән. Туграларында да профессиональлек, нык кул сизелеп тора. Р. Сәлахетдин төрле материаллар һәм төсләр белән тәҗрибәләр ясый. Үзенең күләмле зур туграларында республикабыз җитәкчеләрен, атаклы кешеләрнең ни белән мавыгуын бик оста күрсәтә белә. Мәсәлән, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең туграсы ат шәкелендә, бу аның атлар яратуын ап-ачык күрсәтеп бирә, ә премьер-министр­ның туграсы шулай ук аның мавыгуын күрсәтә — ул автомобиль шәкелендә. В. Поповның тугралары укырга шактый кыен табыш-маклар сыман булса, Р. Сәлахет-диннең тугралары исә бер җебен тапсаң, җиңел укыла. 

Бер ел элек кенә Татарстан каллиграфлары арасына сәләтле яңа бер һөнәрмәнд — Казан егете Рамил Насыйбуллов килеп кушылды. Ул Төркиядә, Истанбул шәһәрендә дүрт ел буе зур осталардан дәрес алып, профессионал хаттат булып кайткан. Миңа аның кайсы оешманыңдыр заказы буенча эшләнгән туграларын күрергә туры килде. Бу тугралар Татарстандагы атаклы кешеләргә багышланып, Насыйбулловның эскизлары буенча кара, куе зәңгәр, куе яшел төс-тәге бәрхеткә алтын төсендәге металл җепләр белән чигеп эшләнгән иде. Бу тугралардан югары профессиональ мәктәп үткән каллиграфның оста, нык кулы сизелеп тора. Р. Насыйбуллов Россия Ислам университетында гарәб каллиграфиясен укыта, әгәр аның кадерен белсәләр, осталыгына бәрабәр рәвештә түли алсалар — ул яхшы гына булдыклы шәкертләр тәрбияли алачак.

Хатын-кызлардан ике каллиграфны — Казаннан Әлфия Хәлиуллина-Исхакова һәм Чаллыдан Зөлфия Мөхәммәдиеваны телгә алырга була. Дөрес, алар тугра жанрында әлегә сирәк эшлиләр, әмма киләчәктә матур гына әсәрләр өмет итеп була. әлфия профессиональлеккә якынрак тора, Зөлфия исә әле беренче адымнарын гына ясый торган һәвәскәрләр дәрәҗәсендә, беркадәр самими, беркатлы стильдә иҗат итә.

Шушы күзәтүләребез нәтиҗәсендә без борынгы мәдәни мирасыбыз — гарәби каллиграфия сәнгатенең бер жанры булган туграның терелеп, тергезелеп, бу көннәрдә Татарстан сынлы сәнгатендә игътибарга лаек югары урын ала баруын күрәбез. Милли сәнгатебезнең үзенчәлекле, назикъ-нәфис бу жанрының алга таба тагын да уңышлырак үсүен, чәчәк атуын өмет итәбез.

«Сөембикә», № 7, 2008.

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Балачак – уйнар чак...