Логотип
Мөнәсәбәтләр

Пешекче көндәлегеннән

⦁     Сөт суыткычта озаграк саклансын дисәгез, кайнатыр алдыннан аңа бераз гына (1 литр­га ярты аш кашыгы) шикәр комы салып болгатыгыз. Аннары сөт­не капкачламыйча суытыгыз.
⦁     Әгәр дә сөт эресә (әчесә), аны эремчекләнгәнче салмак утта тотып алыгыз. Аннан соң, тиз генә суытып, эремчеген сөзегез. Бу үзе бер тәмле ризык.
⦁     Бөрешкән алмалар кабаттан сусыллансын өчен, берничә сә­гать салкын суга салып то­тыгыз.
⦁     Пирожкилар тәмле һәм йом­шак килеш саклансын өчен, алар- ны майлап салфетка капланган кызыл балчык савытларда сак­лау кулай.
⦁     Катып искергән ипи сынык­ларына бераз гына сыр ягып, маргаринда кыздырып алсагыз, искитмәле тәмле булачак.
⦁     Ярылган йомырка акмасын өчен, кайнап торган тозлы суга салып пешерергә кирәк.
⦁     Кулланудан калган ярты баш суганга сыек май сөртеп куйса­гыз, ул яхшырак сакланыр.
⦁     Бәрәңге боламыгын һәрвакыт кайнар сөт салып ясагыз, салкын сөттән бәрәңге ямьсезләнеп, соры төскә керә.
⦁     Торт камыры уалып торыр­лык йомшак булсын дисәгез, камыр ясаганда бераз гына аш серкәсе өстәп җибәрегез.
⦁     Камыр басканда оныгыз җит­мәсә, крахмал кушарга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар