Логотип
Гөлләр

Орхидеяны ничек тәрбияләргә?

Бүлмәдә үстерү өчен барлык төр орхидеялардан бары тик берсе — фаленопсис төре генә яраклы санала.

Бүлмәдә үстерү өчен барлык төр орхидеялардан бары тик берсе — фаленопсис төре генә яраклы санала. Орхидеяны халыкта, чәчәкләре очып йөргән күбәләкләргә охшаш булган өчен, “күбәләкләр” дип йөртәләр. Яхшы үсеш алган зур орхидеяга ун көн дәвамында бөтенләй су сибәргә ярамый, бары тик бераз су бөркеп торырга гына кирәк.

Үзенең тышкы аристократик кыяфәтенә карамастан, ул өй шартларында бер дә нәзберекләнмичә яхшы үсә. Гадәттә, бу үсемлек көйсезлегеннән түгел, кешенең чамадан тыш кайгыртучанлык күрсәтүеннән үлә.

Табигатьтә күп кенә орхидеялар туклану җирлеге булмаган, туфраксыз урында, агач ботакларында үсәләр. Бу шартларда орхидея үзенең үсеше өчен суны тамырлары белән һавадан ала. ә агачтагы корыган кайры, мүк, черегән яфраклар орхидеяның туклану чыганагы булып тора. Шунлыктан орхидеяга туфракны гади бакча җиреннән түгел, иске нарат кайрысыннан, утын күмереннән, черегән агач төбе калдыкларыннан һәм кипкән абага тамырларыннан ясарга кирәк. Орхидеяга суны аз-азлап һәм сирәк кенә (атнага бер тапкыр) сибү сорала. ә менә тирә-юнен гел дымлы итеп тоту өчен, аңа көнгә берничә тапкыр су бөркү яхшы.

Су сибү өчен бүлмә температурасындагы йомшак су кулланыгыз. Суны иртән сибү,  бөркү  кичкегә  караганда гөл өчен күпкә файдалырак. Ор­хидеяның җирлеге су сипкәннән соң тизрәк корысын өчен, аның чүлмәге төптән генә түгел, ян-яктан да тишкәләнгән булырга тиеш. Су сибүнең иң яхшы ысулы чүлмәктәге “җирлек”кә су бөркү.

Орхидея яхшы үссен өчен аңа кышын 22 градуслы, ә җәен 20 градуслы җылылык булган идеаль температуралы, үзе якты, әмма кояш нурлары туры төшмәгән урын булдыру зарур.

фото: https://pixabay.com

Теги: орхидея Өй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар