Логотип
Мәхәббәт

Нинди хатын-кызларны ир-атлар беркайчан ташламый?

Менә нинди хатын-кызларга ир-атлар: «Мин синнән китәм», – дигән сүзне бервакытта да әйтмиләр:

Менә нинди хатын-кызларга ир-атлар: «Мин синнән китәм», – дигән сүзне
бервакытта да әйтмиләр:


1. Һәр нәрсәгә үз фикере булган хатын-кызларга

Бөтен нәрсәгә үз фикере, үз карашы булган һәм аны курыкмыйча әйтә алган,
дәлилли белгән хатын-кызлардан ир-атлар үзләре теләп беркайчан баш
тартмый. Беренчедән, мондый хатын-кызлар башкаларның да фикерләре
булуын һәм кайчак ул фикерләрнең аныкы белән бөтенләй туры килмәскә дә
мөмкин икәнен яхшы аңлыйлар. Аерылышуны алар дөнья бетү дип кабул
итмиләр: бер-береңне бәйли торган уртак әйберләр булмагач, сукмакларның
икесе ике юлдан китүе табигый бит инде... Мондый хатын-кызлар тормышта
таянычсыз калудан курыкмый, чөнки нинди генә очракта да алар, беренче
чиратта, үз-үзләренә, үз көчләренә ышаналар.

2. Үз бәясен, үз дәрәҗәсен белүчеләргә

«Мин синнән китәргә булдым», – дигән сүзне беркайчан ишетмәгән хатын-
кызлар үзләренең нәрсәгә лаек булганын яхшы белә. Үзара мөнәсәбәтләрнең
көйсезләнеп китүен, аларның салкыная төшүен сизсәләр, алар беркайчан үз-
үзләрен җиңеп, мәхәббәтне «коткарырга» керешмәячәк. Алар ир-атка чытырдап
ябышмаячак, ялынмаячак, үгетләмәячәк. Мондый хатын-кызларда эчке
горурлык хисе бик көчле: «Китә икән – китсен, димәк, ул миңа лаек түгел», –
дип уйлаячак ул.
Үзен югалтудан курыкмаган хатын-кыздан исә ир-ат китәргә ашыкмаячак.

3. Үз-үзен карап йөргән хатын-кызларга

Теләсә нинди шартларда да, теләсә кайсы яшьтә дә кеше күзе төшәрлек итеп
киенү, үз-үзен карау, зәвыклы булып калу, әлбәттә, үз-үзен яраткан хатын-
кызларга гына хас сыйфатлар. Ир-ат аларга яратып, сокланып кына карарга
тиеш – башкача булырга мөмкин дип алар күз алдына да китерми. Моны рөхсәт
тә итми! Ир-атларның аларның күзенә генә карап торуының бөтен сере шунда...

4. Рәхмәтле хатын-кызларга

Яшерен-батырын түгел, хатын-кызга матур сүзләр әйткәндә, комплимент
ясаганда, ир-ат хатын-кызның боларны колак яныннан гына уздырып
җибәрмәвен, берәр ничек бәяләвен көтә: оялып елмаюын, күзләрендә сөенеч
очкыннары кабынуын, үзенең дә аңа җавап итеп берәр җылы сүз әйтүен...
«Синең яныңда миңа инде рәхәт түгел», – дигән сүзләрне беркайчан ишетмәгән
хатын-кызлар – үзләренә күрсәткән игътибарны матур итеп кабул итә белгән
хатын-кызлар алар. Комплимент ишеткәч, мондый хатын-кызлар «акланырга»
ашыкмый. Тәҗрибә күрсәткәнчә, нәтиҗәдә нәкъ шундый хатын-кызларга ир-
атларның игътибары күбрәк эләгә дә.

5. Гафу итә белгән, күп нәрсәне ничек бар – шулай кабул итә алган хатын-
кызларга

Гади генә нәрсәләрне катлауландырмау, вакыйгаларны ничек бар – шулай
кабул итү – болар көчле һәм зирәк кешеләргә генә хас сыйфатлар. Шушылар
янына тагын чын күңелдән гафу итә белүне дә кушсаң – гаҗәеп хатын-кыз
килеп чыга. Ул негатив уйлар белән үз-үзен «ашамый», һәркемгә карата ачык
чырайлы, йөзендә һәрвакыт елмаю... Ир-ат нигә андыйдан качсың: киресенчә,
якынрак белгән саен, ул аңа күбрәк тартыла.
фото: https://pixabay.com

Теги: Мәхәббәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Син гафу итэ торасын, ул уз юлында йори тора, шул да булдымы зирэклек

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин килешмим.1.Хэрвакытта уз фикеренне эйткэнне ирлэр яратмый-самая умная что ли ди ул.2.Шулай кирэк,китэ бирсен дигэнне-э минем кирэгем юк икэн диеп чыгып китэ ул.3.Кайсы ирлэр бик аккуратный, хатыны замухрышка гына,ябешеп ята.4.1белэн 2 сыйфатлы хатыннар, бик рэхмэт эйтеп бармыйлар...5.Уз фикерен хэрвакыт эйтеп барган хатын, ничек бар шулай ирен кабул итми бит.Нинди суз ул? Ташламый имеш!Хатын ул ни "вещь".Шаяру чыны белэн яздым сезгэ! Кубрэк ничек хатын узен хормэт итергэ ойрэнсен, шул турыда языгыз эле.Гомер буе хатыннар яши бит юк бар ирне ир итеп..Имеш замужем, героиня мин анардан китсэм, ул мескенне кем жэллэр диеп, гомерен уздырганнар куп .

      Хәзер укыйлар