Логотип
Мәхәббәт

Нинди ирләрдән ераграк торырга?

Берәү дә йөз процент түгел. Әмма бар шундый ир-егетләр, аларны бер чакрымнан әйләнеп узуың хәерле.

Без, хатын-кызлар, яшь чакта ак атка атланган шахзадә килүен көтәбез. Ләкин  шахзадәне көтеп, бәхетеңнән коры калуың да бар. Берәү дә йөз процент түгел. Әмма бар шундый ир-егетләр, аларны бер чакрымнан әйләнеп узуың хәерле.

 

Тиран


Очраша гына башлаган мәлләрдә ул шулкадәр дә игътибарлы, кайгыртучан һәм үтә дә романтик. Тираннар хатын-кыз артыннан матур итеп йөри белә, комплиментларны кызганмый. Беренче карашка ул идеал ир-ат булып күренә. Әмма алай да аның үз-үзен тотышында  хәвефле билгеләр барыбер сизелә. Булачак тиран тиз арада тормышыгызны тулысынча үз контроленә алырга тырышачак. Кичне ничек уздырасыгызны, ялларда нишләсегезне ул үзе хәл итә, күп вакыт сезнең фикерегез белән кызыксынып та тормый. Көненә йөз кат шалтырата, төпченә. Аз гына соңга калсагыз яки, бүген очрашып булмый, дисәгез, кызып китә. Үзенә карата бернинди дә тәнкыйтьне кабул итми, аның каравы, сезнең кимчелекләрне, җитешсезлекләрне гел белдереп тора. Кырт кистереп сөйләшергә һәм гомумиләштерергә ярата: «Бөтен хатын-кызларга да акча гына кирәк», «бөтенесенә дә шул американнар гаепле», «анда бер юньле кеше дә юк»  ише фикер сөреше аңа хас инде. 
 

Алкоголик


Башлангыч стадиядә алкоголикны яхшы компания җыелганда бераз тотып куючы кешедән аеруы кыен. Үз туган көнендә бер-ике бокал шәраб (яки катырагын) тотып кую гына кешенең алкоголик булуын сөйләми бит. Әмма кавалерыгызны игътибар беләнрәк күзәтегез әле. Әйтик, ул сәбәпсез рюмкага үрелмим дип инандыра, әмма шул сәбәпне табу аңа бернинди проблема түгел. Җомга – атна ахыры җитү, бишенче буын сеңелкәшнең туган көне, Зимбабве футболчыларының җиңүе – эчкән кешегә сәсбәбе дә табылып кына тора бит ул. Һәм ул бер чәркә тотып кую белән тукталмый, исергәнче эчә. «Җитәрдер инде сиңа», – дигән сүзгә дөртләп кабына, «мине өйрәтмә, кайчан туктарга кирәген мин үзем беләм», янәсе. Үзенең эчкече булуын ул инкар итә. «Теләсәм, мин эчмичә дә тора алам!» – дип кычкырырга ярата. Әмма эчмичә озаграк торса, ул ярсуга әйләнә, кәефе начарлана, теләсә нинди вак-төяккә бәйләнә башлый. 
 

Әни малае


Мөнәсәбәтләрдә сез гел өчәү булачаксыз: сез, ул, аның әнисе. Әни малаен тануы кыен түгел: аның телендә гел әнисе, «минем әни болай ди», «минем әни башкача уйлый», «әнинең фикере дөрес»... Көндәлек тормышта ул бер мескен – кер юу машинасының «вкл» төймәсен дә таба алмый, үзенә йомырка тәбәсе кыздыру – аның өчен гайре катлаулы бер эш. Ул шулкадәр кыюсыз, ниндидер карар кабул итү аның өчен шундый читен мәсьәлә. Ресторанга керсәгез, пица алыргамы, пастамы дип, ярты сәгать сайланырга мөмкин. Чөнки ул үзе өчен һәвакыт әнисе хәл итүгә өйрәнгән. Утызын күптән тутырса да, аның гел әнисе белән яшәве үзе үк күп нәрсә сөйли инде. 


Альфонс

Альфонслар кармагына күп акча эшләүче бизнесвуменнар гына эләгә дип уйласагыз, ялгышасыз. Уртача гына хезмәт хакы алучы гап-гади хатыннар да каба бу бернәрсә дә эшләмичә, компьютерда уйнап яки телевизор гына карап, хатын җилкәсендә яшәргә яратучы ирләр тозагына. Алар үзләрен көйләтүнең мастерлары – эштән кайткач, син аңа аш та әзерлә, икенчегә дә берәр нәрсә бир, әле компот та сорый. Киемнең дә энәдән-җептән булуын кайгырталар
Бу сорыкортлар әле танышкан гына мәлләрдә искиткеч джентельмент, хатыннарның күңелен яулый белә алар. Сезнең бер сүзегезгә дә каршы килмәячәк, матурлыгыгызга, уңганлыгыгызга диферамбалар җырлаячак. Бигрәк тә юмартлыгыгыз күңеленә хуш килә икән, имеш. Каядыр икәү барсагыз, альфонс һичшиксез акча янчыгын яки акча картасын өендә онытып калдырган булып чыга һәм сездән икегез өчен дә түләп торырга сорый. Бу аларның иң яраткан алымы. Әгәр дә танышкан егетегез хезмәт хакларыгыз, керемнәрегез, кредитларыгыз белән турыдан-туры кызыксына башлый икән, сак булыгыз, алдыгызда альфонс тормасын тагын. Вәгъдә бирергә аларга гына куш инде. Яңа елны диңгез буенда каршыларбыз дип күңелегезгә зур өметләр сала да, көне килеп җиткәч кенә эшләрендә форс-мажор килеп чыга, хезмәт хакын тоткарлыйлар... Кыскасы, кабат бар чыгым сезнең өскә өелә. «Кадерлем, бу юлы син түләп тор, ә икенче юлы оҗмах бакчасына мине сине үзем алып керермен», – типичный альфонс сүзләре инде бу. 


Танылмаган гений

Аның роман язасы бар, шуңа күрә эшкә урнашмый йөри. Яки аның опера язып ятышы... Яки өендә ракка каршы дару ясап ята. Яисә ул бик аз гына хезмәт хакына эшләп йөри һәм бертуктаусыз зарлана. Имеш, аннан көнләшүчеләр аңа үсәргә ирек бирмиләр, дошманнары гел аяк чала... Аның башы тулы гениаль фикер, ләкин башкалар аңа бу гениаль фикерне тормышка ашырырга комачаулый. Кавалерыгыз үзенең нинди акыллы, талантлы, булдыклы булуын, әмма башкаларның аңа дөрес бәя бирмәвен, аның талантын күрмәмешкә салышуларын  сөйли башласа, тизрәк качыгыз. Югыйсә гомерегез буе аңа «муза» булып хезмәт итәргә, ә «гений» ирегез «дөнья проблемаларын» хәл итү белән мәшгуль булганда,  ялгызыгызга гаиләне ашатырга, киендерергә тиеш буласыз. Ватык унитаз «дөнья проблемасын чишү»гә керми, шуңа күрә ул «гений»ны кызыксындырмый, димәк, аны хәл итү үзегезгә кала. Кызыксыз перспектива, шулай бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Э нинди хатын-кызлардан ераграк торырга икэн? Как их вычислить, вряд ли удастся? Мужчины намного искреннее, доверчивее... бу минем фикерем!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Алкоголизм ул чир,башкалары тэрбия (гаилэ,жэмгыять)хэм генетика. Тиран,эни малае,альфонска алкоголь кушылмаса алай ук куркыныч та тугелдер эле.

      Хәзер укыйлар