Логотип
Мөнәсәбәтләр

​Майның кайсысы файдалы?

Зәйтүн мае — иң файдалысымы?

Кыйммәтлеккә кыйммәт, әмма иң файдалысы түгел. Көнбагыш, соя һәм кукуруз майла­ры сәламәтлек өчен күпкә файдалырак санала. Нәкъ шушы майларда иммунитетны яхшыртучы, кан басымын төшерүче, холестеринны киметүче, баш мие эшчәнлеген яхшыртучы, җәрәхәтле авы­руларны дәвалаучы, тән күзәнәкләрен яшәртүче кислоталар күп була. Әмма гел бертөрле май гына кулланырга ярамый. Майларны әледән-әле төрле­ләндерү зарур.

Рафинадланган май иң сыйфатлысымы?

Дөрестән дә, чистарту (рафинадлау) процессында майның тәмсез исләре һәм агулы матдәләре бетә. Әмма алар белән беррәттән, файдалы витаминнар, биологик актив матдәләр дә кими.

Чистартылмаган май

Сәламәтлек өчен иң яхшысы — чистартылмаган (рафинадланмаган) май. Тик ул салат кебек салкын ашам­лыклар өчен генә ярый. Чөнки кыздырган вакытта кеше организмы өчен файдалы фосфорит янып, юкка чыга. Шуның өчен, кыздырганда, чистартылган май куллану отышлырак.

Холестеринсыз май

Холестеринсыз сыек май фәкать реклама уй­дырмасы гына. Ник дисәң, холестерин бары тик терлек майларында гына була. Ә үсемлек маенда ул, гомумән, юк.

Май кислотасы кайсы майда күпме?

Көнбагыш    - 65%
Соя  -  60%
Кукуруз   - 48%
Рапс  -  33%
Горчица  -  31,5%
Арахис  -  29%
Зәйтүн  -  13,2%

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар