«Машааллаһ», «Иншәаллаһ», «Әстәгъфируллаһ» – бу сүзләрнең мәгънәсен беләсезме?

  • “Туган телем үзем өчен, башка тел көнем өчен”,- ди халык. Мөселманнар белән аралашкан һәркем аларның сөйләмендә гарәп теленнән алынган гыйбәрәләр еш яңгыравына игътибар итә. Ул сүзләр нәрсәне аңлата, гомумән, аларны кайчан кулланырга ярый?
    Бу сорауларга җавапны белмисез икән, аларны кушып сөйләшмәвегез яхшырак. Чөнки һәр гыйбәрә аерым бер хис-тойгыны белдергәндә кулланыла: «МашаАллаһ», «Аллаһу Әкбәр», «ИншәАллаһ», «Әстәгъфируллаһ», «Сөбһаналлаһ», «Сөбһанаһү үә Тәгалә» һ.б. Белеп кулланган очракта, алар кайбер күңелсез хәлләрдән, мисал өчен, күз тиюдән сакланырга булыша.


     
  • Бисмилләһи Рахмәәни Рахиим – мөселман кешесе һәр эшен шушы сүзләрне әйтеп башлый. “Рәхимле, мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән”- дип тәрҗемә ителә.
  • «МашаАллаһ» - сүзен-сүзгә тәрҗемә иткәндә, “Аллаһ шулай теләгән” яки “Аллаһ шулай яраткан” дигәнне аңлата. Кеше үзенә ошый торган әйберне күргән вакытта соклану, кызыгу, шаккату кебек хисләрен белдерү өчен куллана. Күз тиюдән саклау өчен дә әйтелә. 
  • “Аллаһу әкбәр” – “Аллаһ Бөек” дип тәрҗемә ителә. Аптырау, соклану, шатлану хисләрен белдергәндә, авыр вакытларда кулланыла. Шулай ук Аллаһ Тәгаләне мактау, зикр итеп тә әйтелә.
  • «ИншәАллаһ» - «Аллаһ кушса, Аллаһ теләсә, Ул ничек тели - шулай була” дигәнне аңлата. Нинди дә булса эшне ниятләгәч әйтелә. Бу гыйбәрәне куллану вәгъдә бирү дәрәҗәсен ала. Әгәр мөселман “ИншәАллаһ” дигән икән, ул бу эшне башкару өчен бөтен көчен, тырышлыгын куячак дип өметләнә аласыз. Әлбәттә, Аллаһ Тәгаләнең ярдәме белән.
  • «Әстәгъфируллаһ» - “Аллаһтан гафу сорыйм”, “Аллам сакласын!” - кебек мәгънәне аңлата. Куркыныч хәл күргәндә (мисал өчен авария шаһите булганда) мондый авырлык, бәладән саклавын сорап Аллаһка мөрәҗәгать итү. Бу сүзне Аллаһка зикр-мактау итеп тә укыйлар.
  • «Сөбһаналлаһ» - сүзен-сүзгә тәрҗемә иткәндә, “Бар мактаулар Аллаһка гына”, “Һәр кимчелектән пакъ Аллаһ” дигәнне аңлата. Соклану, аптырау, гаҗәпләнү хисләрен белдерә.
  • “Әлхәмдүлилләһ” – “Аллаһка дан”, “Аллаһка шөкер” дип тәрҗемә ителә. Нинди дә булса сөенечле вакыйга, уңышлы хәбәр турында сөйләгәндә кулланыла. Шулай ук, "хәлләр ничек?, сәламәтлек ничек?" дигән сорауларга җавап итеп тә әйтәләр.
  • «Сөбһанаһү үә Тәгалә» - бу гыйбәрә Аллаһның исемнәрен әйткәннән соң кулланыла. Мәсәлән, "Аллаһ Сөбһанаһү үә Тәгалә” – Аллаһка гына бар мактаулар һәм зурлаулар.  
  • “ӘгүзүбиЛләһ” – «Аллаһтан ярдәм сорыйм” дип тәрҗемә ителә. Нинди дә булса начарлыктан сакланырга теләгәндә әйтелә.
  • «БаракаЛлаһу фикум» - гадәттә, гарәп телен белүче кешеләр сөйләмендә еш кулланыла. Тәрҗемәсе: “Аллаһ сезгә бәрәкәт бирсен!” “Фикум” сүзе, аның кемгә әйтелүе һәм ничә кешегә әйтелүенә карап үзгәрә. 
  • «БаракаЛлаһу фикум» - Аллаһ сезгә (күплек сан) бәрәкәт бирсен! 
  • «БаракаЛлаһу фика» - Аллаһ сиңа (ир кешегә) бәрәкәт бирсен!
  • «БаракаЛлаһу фики» - Аллаһ сиңа (хатын-кызга) бәрәкәт бирсен!
  • “Хасбуналлаһ” – тәрҗемәсе: “Безгә Аллаһның ярдәме җитә”.
  •  “Лә иләһә илла-Ллаһ” – “Аллаһтан башка иләһ юк”.
  •  “ДжазакАллаһу хайран” – “Аллаһ сиңа әҗерен (яхшысын) бирсен!”
  • Аллаһу галим” – “Аллаһ белүче”.
  • “Саләллаһу галәйһи вә ссәлләм” – “Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын!” Бу сүзтезмә сөекле пәйгамбәребез исеменнән соң аңа мактау, хөрмәт йөзеннән кулланыла.
  • “Радиаллаһү ганһү” – “Аллаһ аннан разый (риза) булсын”. Әлеге гыйбәрә сәхәбәләрнең исеме, Пәйгамбәребез с.г.в. нең хатыннары исеменнән соң аларга хөрмәт йөзеннән әйтелә.

Реклама
Теги: дин
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 6222
    8
    196
  • ТУГАН ЙОРТ БУСАГАСЫ  Җиңел велосипедының бер як мөгезенә аскан авыр сумкасын йорттан-йортка йөри-йөри бушатып бетергәч, Гүзәлия өенә табан атлады. Замана үзгәрү белән, кеше белән кеше арасындагы элемтә чаралары арта бара...
    7060
    7
    156
  • 7190
    5
    120
  • Бәхет шәүләсе ​​​​​​​Тиранның төрлесе була. Кул күтәреп, җәберләп кенә торучыны түгел, кешене рухи яктан басып, иреген чикләп яшәүчеләргә карата да әйтелә ул. Карап торышка менә дигән ир, кайгыртучан әти дип уйларлык кешеләр дә гаиләдә тиран булып чыгарга мөмкин.
    6965
    6
    107
  • Кардагы эзләргә ни булыр?!  Урамда кар-буран уйный. Әллә быелның беренче бураны инде?! Юл кырыйларында кар эскерте өелеп тормаганга шулай тоеламы соң, әллә яуганы да эреп бетә баргангамы. Һәр яуган кар, сукмакларны тутырып бөтерелгән буран бу кышның беренчесе сыман... 
    5734
    0
    89
Соңгы комментарийлар
  • 22 гыйнвар 2020 - 10:54
    Без имени
    Елап беттем, Гөлнур апа! Рәхмәт, бигрәк күңелләрне кузгалтты бу әсәр!
    «Китмә!» (6)
  • 22 гыйнвар 2020 - 10:54
    Без имени
    Шундыйда эчтэлекле мэгьнэле тормышчан эсэрегез очен бик зур рэхмэт.
    «Китмә!» (6)
  • 22 гыйнвар 2020 - 10:54
    Без имени
    Бик матур язылган...
    Бәхет шәүләсе
  • 22 гыйнвар 2020 - 10:54
    Без имени
    Бэхетсез элбэттэ. Хатын-кыз ана булмый торып бер ничек тэ чын бэхетне татый алмый.Анын жирдэге топ вазифасы шул.
    Гаиләме, карьерамы? 
  • 22 гыйнвар 2020 - 10:54
    Без имени
    Маменькин сынок булган инде.Гаилэсен алып квартирага чыгарга иде.Лилия энисе дэ ярдэм итсэ ,кодагыйга ярарга тырышып кучтэнэч ташыгыйнчы,ремонт булмэдэ ясамыйча.Энисенен сузен тынлап ятканчы,ике оч урында эшлэп,аерым яшэргэ иде дэ бит....
    Гафу итәргәме?
Соңгы комментарийлар (блоглар)
  • 22 гыйнвар 2020 - 10:54
    Без имени
    Минтимерне Сәкинәсез күз алдына китереп буламы инде? Әллә нинди ахмак гайбәт тараталар кайчак!
    Минтимер Шәймиев өйләнгәнме, әллә юкмы?
  • 22 гыйнвар 2020 - 10:54
    Без имени
    Мина да бик куп жибэрделэр бу хэбэрне. Мин ышанмадым. Бу ханымны таный идем. Барысына да зинхар таратмагыз, дорес тугел дип яздым
    Минтимер Шәймиев өйләнгәнме, әллә юкмы?
  • 22 гыйнвар 2020 - 10:54
    Без имени
    , ялгышкан, абынган баласын туган нигез генә кабул итә, гафу итә, кичерә, терелтә. Кая барып егылсын кеше авыр мизгелендә? Әлбәттә, туган йорт бусагасына. Ата-ана булмаса да, алар калдырган дога-фатихалы туган нигезгә..
    Минтимер Шәймиев өйләнгәнме, әллә юкмы?
  • 22 гыйнвар 2020 - 10:54
    Без имени
    Мин фотодан ул хатынны танвдым бик ошаган икэн дип уйладым. Шэймиев ойлэнгэн бик яхшы дип уйлдым. Хатынын аерып ойлэнмэгэн бит дидем. Рэхмэт сезгэ кызлар!
    Минтимер Шәймиев өйләнгәнме, әллә юкмы?
  • 22 гыйнвар 2020 - 10:54
    Без имени
    Аңламыйм сезне милләттәшләр, Нигә соң әле илнең ихтирамлы агасы гаиләсез яшәргә тиеш? Парын тапсын, калган гомерендә дә бәхетле булсын. дип телик.
    Минтимер Шәймиев өйләнгәнме, әллә юкмы?
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...