Логотип
Белмәсәң бел

Лев Толстойның «Анна Каренина» романы турында кызыклы фактлар

Американың атаклы язучысы, Нобель премиясе лауреаты Уильям Фолкнердан дөнья әдәбиятыннан 3 иң яхшы әсәрне атавын сораганнар. Ул ике дә уйлап тормыйча: «Анна Каренина», «Анна Каренина» һәм тагын бер тапкыр «Анна Каренина» дип җавап биргән.

1. Американың атаклы язучысы, Нобель премиясе лауреаты Уильям Фолкнердан дөнья әдәбиятыннан 3 иң яхшы әсәрне атавын сораганнар. Ул ике дә уйлап тормыйча: «Анна Каренина», «Анна Каренина» һәм тагын бер тапкыр «Анна Каренина» дип җавап биргән.

2. Язучы «Анна Каренина» романын 1877 елның 17 апрелендә язып төгәлләгән. Бөек рус классигы «Война и мир»ны «үткәннәр турындагы китап» дип атаса, «Анна Каренина»ны «заман тормышы романы» дип саный.

3. Каренин фамилиясе грекча «каренон», ягъни «баш» дигәннән алынган. Лев Толстойның Гомерны укып сокланган чаклары! Ул үзе бу хакта: «Аннаның ире Каренин хис түгел, акыл кешесе, шуңа шундый фамилия», – дип аңлаткан.

4. Толстой үзләренең якын танышларының гаилә драмасын романга нигез итеп ала. Толстойның дусты Дьяковның кыз туганы, ире белән аерылышып, башкага кияүгә чыга. «Анна Каренина»ны язарга алынырга бер ел кала, Анна Степановна Пирогова, яраткан кешесе ташлап китү хурлыгыннан, Ясная Поляна янында поезд астына ташлана. Толстойның күршесе А. Н. Бибиков Пирогованың сөяркәсе була. Мәетнең коточкыч гарипләндерелгән гәүдәсен күргән Толстой бу хәлне авыр кичерә.

5. Анна Каренинаның прототибы – А. С. Пушкинның кызы Мария Гартун. Персонажның характеры да, тышкы кыяфәте дә Гартунныкына охшаган.

6. Хатыны Софья Андреевна һәм улы Сергей Львович истәлекләре буенча, Лев Толстой «Анна Каренина»ны яза башлыйсы иртәдә очраклы рәвештә генә Пушкин томнарын актарып утыра һәм бер өзекне укып: «Менә ничек язарга кирәк!» – дип соклана. Пушкин прозасыннан илһамланып, ике атнада тәмамлыйм дип тотынган Толстой «Анна Каренина»ны 4 ел дәвамында яза.

7. 1874 елның ахырында романның беренче бүлекләрен «Русский вестник» журналына бирә. Бөтен Россия яңа бүлекләрне түземсезләнеп көтә башлый. Толстойга тиз арада дәвамын язарга кирәк була. Кайчак – яратып, илһамланып эшли, ә кайчакларда «Тәмам ялкытты!» яки «Минем Аннам ачы торма кебек туйдырды инде!» – дип зарлана.

8. Толстойлар нәселендә ирләреннән сөяркәләренә киткән ике хатын-кыз була инде. Әдәбият белгечләре фикеренчә, аларның язмышы да Каренина образын һәм характерын ачарга булышкан.

9. Роман кулъязмасы каралама хәлендә «Молодец баба» дип атала әле, төп герой да башта Татьяна, аннары Нана (Анастасия), соңыннан гына Анна була.

10. Константин Лёвин – язучы иҗатындагы катлаулы автобиографик образ. «Анна Каренина»ны язган вакытта Толстой көндәлекләр алып барудан да тукталып тора. Бөтен иҗат егәре шушы провинциаль алпавыт образын тудыруга китә. Хәзер Лёвин фамилиясен «е» авазы белән әйтәләр, Толстой үзе «ё» белән әйткән. Замандашлары Толстойны да Лев дип түгел, Лёв дип йөрткән. Лёвин образында язучының үзен тану кыен түгел.

11. «Анна Каренина» романы 41 телгә тәрҗемә ителә. Әсәр буенча 30 дан артык нәфис фильм төшерелгән. Бу эшкә Россия, АКШ, Бөекбритания,Франция, Италия, Венгрия, Австралия, Һиндстан, Бразилия, Куба, Япония, Испания, Аргентина кинорежиссерлары алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар