Логотип
Мөнәсәбәтләр

​Лайфхак нәрсә ул? Яки безнеңчә вак-төяк хәйләләр

Интернет белән таныш һәркемнең бу сүзне очратканы бардыр. Әлеге төшенчә безнең көнкүрешкә 2006 елда килеп керде. Бүген ул файдалы сүзләр исемлегенә керә. Инглиз теленнән “lifehack” сүзе “тормышны җимерү” дип тәрҗемә ителә. Шулай да моны турыдан-туры мәгънәдә кабул итәсе түгел, ул тормыштагы кайбер күнегелгән күренеш яки гадәтләрне җимерү, үзгәртү, җиңеләйтү, дигән позитив мәгънәне аңлата.

Лайфхаксыз безгә инде күңелсез булыр иде. Лайфхак кешеләрне иреклерәк итә. Асылда, алар үзенчәлекле киңәшләр, билгеле бер методика, эш стратегиясе. Лайфхаклар вакытны янга калдырырга, көндәлек мәшәкатьләрне җиңел башкарып чыгарга ярдәм итә.

“Лайфхак” төшенчәсе узган гасырның 80 нче елларында ук барлыкка килә. Аны программист-оптимизаторлар уйлап таба. Башта “хак” дигән өлеше генә кулланылышка керә, ул алга куелган бурычны мөмкин кадәр нәтиҗәле итеп башкаруны аңлата. Соңрак “лайф” (“тормыш”) дигән өлеше өстәлә. Башта программистларның сөйләмендә генә кулланылышта йөри.

2004 елда Британия журналисты Дэнни О'Брайен “лайфхак” сүзен тормыш-көнкүрештә дә кулланырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыга. 7 ел үтүгә “Лайфхак” сүзе Оксфорд сүзлекләренең барлык веб-сәхифәләрендә урын ала.

Бүген лайфхаклар – төрле проблемаларны җиңел итеп хәл итүне аңлата. Лайфхаклар ярдәмендә акчаны янга калдырырга, аз көч түгеп, күп эш башкарырга, вакытны экономияләргә була. Эштән өйгә кайтканда, хәтерне яхшыртырга, офиста, өйдә, ашаганда, сәламәтлекне саклаганда, күңел ачканда, хайваннарны караганда, ремонтлаганда, төзелештә, иҗатта һәм хәтта мәхәббәттә дә лайфхаклар кирәк икән.

Лайфхак булган идеяне оригиналь итеп башкаруны аңлатуын онытмаска кирәк. Ягъни, өр-яңадан нәрсәдер уйлап чыгарырга кирәкми, ә булган идеяне креатив итеп эшләп бетерергә кирәк.

Бөтен дөньяда лайфхак хәрәкәте барлыкка килгән инде. Ул дөньяга үзенчәлекле караш.

Лайфхак билгеләре:
​ ресурсларны экономияләү;
​ тормышның төрле өлкәләрен гадиләштерү (уку-укыту, эш, шәхси үсеш һ.б.);
​ проблеманы оригиналь хәл итү;
​ куллануда җиңеллек;
​ җәмгыятькә файдалы булуы.

Сезнең иҗади тәҗрибәгездә әлеге билгеләр бар икән, белеп торыгыз: сез лайфхак уйлап чыгаргансыз! Бүген лайфхакны теләсә кем уйлап чыгара ала: теләк һәм ихтыяҗ гына булсын!

Мисал өчен, берничә шундый лайфхак. Боларны укыгач, “Мин дә болай булдыра алам!” дип әйтәчәксез яки тагында остарак хәйлә тәкъдим итәчәксез.

​ Чәчәк ябышкан сагызны арахис пастасы яки вазелин белән майласаң, ул җайлырак кубачак.
​ Инә күзенә җеп җиңелрәк керсен өчен җеп очына чәч катыра торган лак сиптерсәң, ул тизрәк керә.
​ Тәрәзәләрне эчке яктан буйга, тышкы яктан аркылыга сөртергә кирәк.
​ Ванна бүлмәсендәге көзге тирләмәсен өчен, аңа кырыну өчен күбек сиптереп, сөртеп алырга кирәк.
​ Спорт белән шөгыльләнгәндә кия торган аяк киемендәге исне сода бетерә һ.б.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар