Көн дә яңача күреник

Гардеробыгыздагы яулыклар ачык төсле, кырыйлары яхшы эшкәртелгән, тигез булуы зарур. Тукыма төренең, һичшиксез, кием белән туры килүе шарт: мәсәлән, калын шарф кичке күлмәккә килешми; җиңелчә бөгәрләгәндә җыерчыкланмаска тиеш. Иң затлы тукыма – ефәк. Аны кулга алу да рәхәт, елның төрле фасылында да кулланылып була (җәй көне ул тәнне суыта, кышын – җылыта), үзенчәлекле ялтырау белән аерылып тора. Заманча ясалма тукымалардан эшләнгән яулыклар ефәктән калышмый диярлек, бәясе дә түбәнрәк.
* иңбашларыгыз тар, аскы өлешегез, киресенчә, киң икән, диагональ буенча бөкләнгән яулыкны җилкәгә салу вариант – сезнең өчен.* озын муенлы хатын-кызлар диагональ буенча берничә кат бөкләнгән кечкенә яулыкны муенса урынына бәйли ала.
* муен тирәли уралган, асылынып төшкән авыр ефәк шарф гәүдәне төз, зифа күрсәтә, ягъни кыска буйлы, түгәрәк фигуралы, бил сызыгы беленмәгән һәм гәүдәнең аскы өлеше тар булган туташ-ханымнарга бик килешле.
«Ковбой» яулыгы
Кечкенә ефәк яулык алыгыз. (Ул калынрак тукымадан булса әйбәтрәк. Шифон туры килмәс, чөнки драпировка матурлыгы күренмәячәк.)1. Яулыкны сул ягы белән өскә каратып җәегез, иң уртасыннан чеметеп, зур булмаган төен бәйләгез.

2. Яулыкны, төенен эчтә калдырып, диагональ буенча урталай бөкләгез. Килеп чыккан кыек яулыкны тигезләгез.

3. Очларын артта яки кырыйда калдырып, кечкенә уемлы жакет өстеннән бәйләп куегыз.
«Ковбой» яулыгы өске төймәсе чишелгән блуза-күлмәк белән дә бик заманча күренер.

Чылбырлы яулык

Сезгә зур яулык һәм озын чылбыр яки муенса кирәк булачак (каптырып куегыз).
1. Яулыкны турыпочмак итеп бөкләгез һәм киң тасма итеп төрегез, чылбыр белән урагыз.

2. Яулык очларын каршы яктагы чылбыр элмәгенә кертегез. (Моны блуза яки жакет кигән килеш эшләсәгез, уңайлырак булыр.)


Ефәк чәчәк

Чәчәк ясар өчен кечкенә (53х53 см) яулык һәм җитез куллар кирәк.
1. Диагональ буенча каршыдагы яулык очларын бер-берсенә бәйләгез. Тукыманың сул ягы эчтә калырга тиеш!

2. Яулыкның ике буш очын «элмәк» аша чыгарыгыз. Килеп чыккан чәчәк формасындагы төенне матур итеп тигезләгез.

3. Яулык очларын тасма итеп бөкләгез һәм муенга бәйләгез.

фотолар: Г. Хафизов.
тышлык фотосы: https://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.