Логотип
Мөнәсәбәтләр

Хатыннар хакимлеге яки янәдән амазонкалар турында

Мур илләрендә Амазанития дип исемләнгән җир бар. Монда саф кызлар патшалык итә, аларны (а)мазанитлар дип беләләр. Батырлык Һәм гакыл белән Һәркемне җиңәләр.
XVII гасыр язмаларыннан.

1968 ел, Мехико, Олимпия уеннарын ачу тантанасы. Дәрәҗәле кунаклар трибунасында утыручылар арасында Мексика генералы Ости Мело да бар. Әмма бирегә аны хәрби хезмәтләре генә китермәгән. Хәтта яше дә түгел, Ости Мело,  мөгаен, дөньяда иң карт генералдыр — аңа 112 яшь тулды. Иң гаҗәбе шул, бу генерал — хатын-кыз! Шулай. Чал тарих хатын-кызларның ирләрчә киенеп кулга корал алган Һәм хәтта сугышларда катнашкан очракларын белә. Россиянең «кавалерист кызы», 1812 елгы Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән Надежда Дурова барыбызга да таныш. Ул безнең Татар­станда, Алабуга каласында яшәгән.

Алай гына да түгел әле. Хатын-кызларның сугышчы булуны гомерлек Һөнәре итеп алу очраклары да бар. Мондый батыр хатыннарны Һәм кызларны амазонкалар дип йөрткәннәр. «Бу хатыннар ирләре өстеннән тулы хакимлек итәләр, — дип яза борынгы грек язучысы Диодор Сицилийс­кий. — Аларның ирләре көннәрен өйдә, йорт эшләре белән үткәрә, хатын әмерен үти, әмма ирекле кеше сыйфатында хәрби кампанияләрдә Һәм идарә итүдә катнаша алмый. Бала туу белән хатыннар аны ирләренә тапшыралар, ә тегеләре исә сөт Һәм сыек ботка ашатып үстерәләр. Кызлар, сугыш вакытында комачауламасын өчен, бер күкрәкләрен көйдереп ташлыйлар…»



Хатын-кызларның курку белмәс, бик ышанычлы сугышчы икәнен көнчыгышта яхшы белгәннәр. Андагы патшалардан күбесенең шәхси сагы нәкъ менә хатыннардан торган. «Әгәр патша торып басса, аны кулларында җәяләрен әзер тоткан сылу, гүзәл кызлар чорнап ала», дип язылган борынгы Һинд трактаты «Артхашастра»да. Данлыклы Һинд патшасы Ашокуны кызлар гвардиясе саклаганы билгеле. Һәм бу гадәт Афри­када унтугызынчы гасыр азагына кадәр сакланган.

Шунысы да кызыклы, амазонкалар хакимлек иткән өлкәләр бездән әлләни еракта, җәҺәннәм артында да түгел. Борынгы грек тарихчылары Кара диңгезнең төньяк ярларын, Кавказ Һәм Кырымны күрсәтәләр. Биредә яшәгәннәре дә җәя тартканда Һәм сөңге ыргытканда комачау итмәсен өчен, бер күкрәкләрен көйдергәннәр. Ирләре белән яшәмәгәннәр. Һәр елны язын таулар арасына китеп, ике ай буена күрше кабиләнең яшь ирләре белән очрашканнар. Аннары, кыз бала туса, үз­ләренә алып калганнар, ә малайны исә әтиләренә биреп җибәргәннәр. Барысы да тыйнак, тәртипле Һәм кырыс башкарылган. Инде заманалар безнең вакытларга авышкач, Петр I патшаның лейб-табибы Готлиб Шобер Кавказда була Һәм аннан гаҗәеп хәбәрләр алып кайта. Патша сараендагы ассамблея утырышларында аннан бу хәбәрләрне кат-кат сөйләтәләр. Шобер әрмән Һәм татар купецларыннан шул вакытта тау­лар арасында «хатыннар кабиләләре» яшәп ятканын ишетә. Бу хатыннар ирләре өстеннән тулы хакимлек итәләр, алардан йорттагы иң кара эшләрне эшләтәләр, коралга якын да китермиләр, ә үзләре ул коралны бик оста куллана беләләр икән.



Амазонкалар хакында мәгълүматларны риваятьләрдән Һәм борынгы тарихчылар язмаларыннан гына түгел, бүтән чыганаклардан да табарга була. Хәзер аларның, чыннан да, яшәгәнен раслый торган матди әйберләр дә табылды. Кара диңгез буйларында, Кавказда Һәм бүтән урыннарда да амазонкалар күмелгән каберлекләргә юлыктылар. Ул каберләрдә, җепләре теркәлгән муенсалар янәшәсендә, сугыш пычаклары, калкан Һәм бүтән кораллар ята. Шунда ук ат дирбияләре дә бар. Батыр амазонканы тугрылык­лы  атыннан башка күз алдына китереп буламы? Азак диңгезе  буендагы скиф-сармат курганнарын казыганда хатыннар Һәм хәтта яшь кызлар каберләрендә дә кылыч, хәнҗәр, ук белән тулы садаклар табылды. Һәм менә Дон елгасы буендагы курганнарда табылган бер вазадан күренеш: җә­яүле ир сугышчы калканын күтәргән, җайдак-амазонкадан саклана.  Тегесе бер кулы белән ярсу атын тыя төшкән, икенче кулына сөнге тоткан Һәм аны югары күтәреп кыю төстә Һөҗүм итә.

Бактың исә, амазонкалар Африкада Һәм Кара диңгез буйларында гына хакимлек итмәгәннәр икән әле. Үз заманында мәшҺүр тарихчы Тацит Европаның төньяк районнарында яшәгән «хатыннар халкы» турында язып калдырган. Король Карл Великийның тарихчысы Павел Диакон үзенең «Лангобардлар тарихы» дигән язмасында сугышчан амазонкаларны искә ала. 



Павел Диакон кемнәр хакында язган соң? Мәгълүматлар раславынча, шул заманда — VIII гасырда Чехия җирендә Запорожская Сечь казаклары сыман иреклеләр дәүләте барлыкка килгән һәм… ул бары тик хатын-кызлардан гына торган. Сугышчан хатыннар аерым отрядларга берләшәләр, тирә-якта яшәүчеләрне дер калтыратып торалар. Алар тарафына әледән-әле яу чабалар, ирләрен әсир итәләр Һәм үзләренә колга әйләндерәләр. Бу амазонкаларның пайтәхете Видолве тау башындагы «Кызлар замогы» була. Алар үзләренең патшасы Власта җитәкчелегендә шундагы кенәзләрнең килешү турындагы тәкъдимнәрен кире кагып киләләр.

Бервакыт бу җирләрдән үзенең гаскәре белән бер герцог үтеп бара икән. Аңа бу урыннарны ерактан әйләнеп үтәргә киңәш итәләр. Ә герцог дуамал була, ниндидер хатыннардан куркып калуны үзенә түбәнчелек саный. Тик ул моның өчен бик тиз арада үкенгәндер. Амазонкалар аның бер отрядына Һөҗүм итәләр Һәм иң мактаулы рыцарьларын кырып ташлыйлар. Хәзер инде герцог теләсә дә чигенә алмый. Үзеңне җиңелүче дип тану, бигрәк тә хатын-кызлардан җиңелү — оят эш! Герцог белән бергә булган рыцарьларның да тәмам җене чыга. Һәм алар чигенүгә — димәк, үзләрен белүчеләр алдында көлкегә калуга караганда, сугышып Һәлак булуны күпкә өстен саныйлар. Һәм герцог гаскәре тау башындагы замокны камап ала. 

Бу якларда хатын-кызлар хакимлек иткәндә беренче тапкыр шулай камалышта калу була бу. Моңарчы аларны түгел, ә алар үзләре камаган була. Шунлыктан замок оборонага әзерлекле булмый, тиз арада азык Һәм су җитми башлый.
Менә беркөн иртә таңнан замок стеналары буенда быргы тавышлары яңгырый. Атка менгән ике җайдак — ак әләм күтәргән быргычы Һәм герцогның корал йөртүчесе күренә. Корал йөртүче ак конверт, герцог мөҺере сугылган ультиматум күтәргән. Анда амазонкаларга килешү тәкъдим итмиләр, ә берсүзсез бирелүне, ягъни капитуляция таләп итәләр. Шуңа риза булсалар, берсен дә үтермәскә, хурлыклы әсирлеккә төшермәскә вәгъдә бирәләр. Тик барысына да тирә-яктагы монастырьларга китәргә, шунда бик­ләнеп, калган гомерләрен гыйбадәт кылып үткәрергә боералар.



Власта озак уйлап тормый. Шунда ук замокның капкалары ачылып китә һәм хатын-кыз җайдаклар камаучылар өстенә ташлана. Әмма көчләр Һич кенә тигез булмый. Һәм амазонкалар, үзләренең ирекләрен Һәм хакимлек­ләрен яклап, барысы да Һәлак булганчы сугышалар.
Герцогка хатын-кызларны җиңүче даны килә. Әмма бик икеле, беркем дә югары куймаган, хурлыклы дан була бу. Бар халык аны шулай кабул итә. Герцогка нәфрәт белдерә.

Тик Европа амазонкаларының тарихы моның белән генә дә чикләнми әле. Тагын гасырлар үткәч гарәп галиме Әбу-Обейд әл-Бакри (1040—1094): «Урыслардан көнбатышта хатыннар каласы бар. Алар зур җирләргә Һәм күп колларга ия. Ирләре юк, балаларны үзләренең колларыннан табалар. Һәрвакыт ат менеп йөриләр, сугышларда катнашалар, батырлык Һәм кыюлыклары белән дан тоталар», — дип язып калдырган.

Чехия амазонкаларына килгәндә, герцог җиңүе генә алар хакимлегенә чик куя алмаган. Италия шагыйре Һәм тарихчысы Сильвио Пиколломини әле тагын алты гасырдан соң да биредә аларны очраткан. Пиколломини со­ңыннан Рим папасы Пий II булып киткән, үзенең хезмәтләрендә Чехия амазонкаларына бөтен бер бүлек багышлаган. Аларның никадәр сугышчан Һәм батыр булуларына сокланган.

рәссам: Булат Гыйльванов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар