Логотип
Белмәсәң бел

Хат ташучыдан сөенеч

Өйгә кайтышлый почта тартмасын ачканда сезне анда нәрсә көтә?  Счётлар, квитанцияләр, реклама. Гәҗит белән журналга язылгансыздыр бәлкем. Ә бит почта тартмасы бер хәзинә сандыгы булырга мөмкин.

Өйгә кайтышлый почта тартмасын ачканда сезне анда нәрсә көтә?  Счётлар, квитанцияләр, реклама. Гәҗит белән журналга язылгансыздыр бәлкем. Ә бит почта тартмасы бер хәзинә сандыгы булырга мөмкин. 
Компьютерлаштырылу заманында кешеләр каләм һәм ручка турында онытып баралар: хәзер алар белән мәктәп укучылары гына файдаланадыр мөгаен. Әле нибары 20-30 ел элек почта аша хат, открытка алышыну гадәти бер күренеш иде. Татар телендә дә күп төрле матур һәм кызыклы открыткалар, тәбрикләү карточкалары бастырылды. Ләкин дөньяда Интернет таралган саен, бу гадәт бетә барды. Яшәеш тизлеге хәзер кешеләрдән җитез рәвештә хәбәр алышуны тәлап итә: смс, электрон хат җибәрү, социаль челтәрләр. Ә кая соң мондый элемтәдә шәхсилек? Кулдан язып открытка җибәрү, я почта тартмасыннан җылы сәлам алу – бу бит үзе бер искиткеч кичереш.
 
Ни кызык, бүгенге көндә нәкъ менә Интернет челтәре бу традицияне яңадан торгызырга ярдәм итә. Аны Португалиядә яшәүче, гади почта аша аралашуга зарыккан Паоло Могалес исемле студент башлап җибәрә. Бер мавыгу булып кына башланып киткән бу шөгыль тиз арада дөньякүләм зур проектка әверелә. Аңа посткроссинг дип исем кушалар (ингл.postcrossing, тулысынча postcard crossing, яисә открытка алышыну). 10 ел эчендә посткроссинг сайтында 620 меңгә якын кеше теркәлгән һәм аның ярдәмендә 36 миллионнан артык открытка алынган!


 
Бу ничек эшли соң? Син очраклы рәвештә сайланган бер кешегә открытка җибәреп, ул открытка барып җиткәч, синең адресың шулай ук очраклы рәвештә башка берәр кешегә эләгә. Иң кызыгы син аның кем икәнең белмисең! Шулай итеп, гади почта тартмасы бер сюрприз сандыгына әверелә. Алынган открыткаларның төрлелегенә сокланасы гына кала: алар арасында төрле формаларда булганнары, пазл кебек җыела торганнары, хәтта агачтан һәм металлдан ясалганнары да очрый! Открыткаларга ябыштырылган маркалар аерым бер игътибарга лаек. Филателистлар өчен бу проект – зур бер бәйрәм. Төрле илләрдә открытка җибәрү бәясен, ул илләргә хас булган флора, фаунаны, аның күренекле шәхесләрен, иҗатын, мәдәниятен – боларны барысын да маркалар аша өйрәнеп була. 
 
Шул ук вакытта посткроссинг открыткалар һәм маркалар коллекцияләү генә түгел. Күпләр аңа аралашу өчен килә. Бу очракта открыткада язылган сүзләр кеше өчен рәсемнән дә әһәмиятлерәк була. Дөньяның башка почмагында кем ничек яшәгәне, бүген нишләгәне, нәрсә турында хыяллынганы турында уку искиткеч кызык! Шул ерак почмакларны өйрәнергә дә посткроссинг ярдәм итә. География белән якынрак танышу өчен дә бу мавыгу зур бер этәргеч була ала: кайсы илгә, кайсы шәһәргә открыткаң сәяхәт итүен, каян килеп җиткәнен картадан карап беләсең. Ул гына түгел, ерак җирләр белән аралашу өчен чит телләрне белергә кирәк, бигрәк тә инглиз телен. Бу яктан проект мәктәп балалары өчен бик файдалы, чөнки ул географияны да, телләрне дә кызык, иҗади, тормышчан рәвештә өйрәнергә мөмкинлек бирә. Алай гына да түгел, кайбер укытучылар посткроссинг ярдәмендә аерым мәктәп проектларын булдыралар, анда открытка алышынуда бөтен сыйныф катнаша. Остазлар әйтүенчә, бу шөгыль укучыларында белемгә ашкыну уята, дөньяны, инглиз телен өйрәнергә гайрәт бирә.


 
Мин үзем посткроссингка ике ел элек килдем. Нәкь менә бер инглиз теле укытучысының блогында посткроссинг турында мәгълүмат күрдем дә, дәртләнеп киттем! Беренче открыткамны мин Тайваньга җибәрдем. Бүгенге көндә барлык җибәргән открыткаларым тулаем алганда җир шарын инде 26 мәртәбә урап чыктылар! Ә үземә беренче булып Голландиядән сәлам килде. Ул открытканы мин өч ай дәвамында дулкынланып көткән идем.

 

(тәрҗемәсе: “Сәлам, минем исемем Герда һәм мин Нидерландларның көньягында торам, Бельгия янында. Бу открытканы мин Португалиядә ялда булганда сатып алган идем, анда йортларны шулай чынаяк кирпеч белән  бизәү киң таралган. Ул сиңа ошар дип ышанам. Исән бул! Герда”)


Хәзер коллекциямдә 500гә якын открыткам бар, аларны кадерләп альбомнарда саклыйм. Бу вакыт эчендә миңа 50 илдән сәлам килде, алар арасында Куба, Коста-Рика, Молдова кебек сирәкләре дә очрый. Шул открыткаларда миңа нинди генә рәсемнәр ясамадылар, аларны ничек кенә бизәмәделәр, аларга нинди генә маркалар ябыштырмадылар, хәттә бер тапкыр миңа Голландиядән чәчәк орлыклары белән марка килгән иде. 

Үземә дә төрле кешенең кызыксынуларын абайлап, открыткаларны сайлау һәм бизәү ошый – бу бик иҗади процесс.  Бигрәк тә кешеләрне татар мәдәнияте, сәнгате, традицияләре белән таныштыру миңа ләззәт китерә. Мин посткроссингка килгән вакытта сатуда татар открыткалары бөтенләй юк иде диярлек, ләкин тора-бара аларны хәзер интернетта, почта бүлекләрендә, кибетләрдә дә очратып була. Татарларга, Татарстанга кагылышлы маркалар да бар: алар бик аз булсалар да, кызганыч. Сәхифәмдә “Татарлар турында ишеткәнегез булдымы?” дип сорау биргән идем, шулай итеп хәзер дөньяда татарлар турында кем нәрсә белгәнне, уйлаганы турында җаваплар алып барам. Кемнеңдер әби-бабалары татар булып чыкты, кемдер татар белән йөрешкән булды, кемдер тулай торакта бергә торган. Шулай да күбесенең татарлар турында бер дә ишеткәне юк, ишетсәләр дә, “татар” дигәч алар күчмә кабиләләрне, “тартар” соусын, я чи иттән булган ашамлыкны күз алдына китерә. 
 
Гомумән, посткроссерлар – белемгә омтылучан, дөньяга үз карашларын киңәйткән һәр яңа мәгълүматка шатланган кешеләр. Алар һәр мөмкинлектән файдаланып, фикердәшләр табып аралашырга, бүлешергә омтылалар.  Шуңа да сайт үсеше белән бергә проектта катнашычулар җир шарының төрле почмакларында посткроссинг очрашуларын оештыра башладылар. Безнең Казанда да андый очрашулар уза. Хәзер инде бу бер традициягә әверелеп бара. Катнашычулар үзләре белән җибәрер өчен открыткалар алып килә, алычуларга матур теләкләрен белдереп ул открыткаларга имзаларын куя, тулыланган коллекцияләре белән мактана, яңалыклар белән бүлешә һәм ахырдан җыелышып почтага юнәлә. Мондый очрашулыр гел якты, куанычлы бер вакыйга булып узалар. Дөрестән дә, посткроссинг бик ачык һәм зирәк  кешеләрне берләштерә. 


 
Кызык өчен бер якын кешегезгә почта аша, матур маркалар ябыштырып, бизәп открытка җибәреп карагыз әле! Посткроссинг проектына кушылмасыгыз да, һичшиксез мондый аралашу үзенчә татлы, һәм ике якның дә кәефен күтәрерлек бер гамәл!
 
Сайт адресы: http://www.postcrossing.com
 
Посткроссинг кысаларында күп төрле яңа проектлар барлыкка килә. Алар арасында “ДоброПочта” исемле бер башлангычка аерым бер тукталып каласым килә. Бу проект авыру я катлаулы хәлдә калган кешеләргә открыткалар һәм хатлар аша таяныч һәм ярдәм күрсәтүгә багышланган: “Яхшы сүз - җан азыгы”.
 Проектның адресы:http://www.dobro-pochta.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар