Логотип
Уңыш серләре

Карьера ясыйсыгыз киләме?(5)

Бизнеста югарыга үрмәләп, әллә кем булып сөйләшә, бай булып кылана торган кешеләрне шулай атыйлар. Күп акчалар, иномаркалар, коттеджлар белән мактанучылар болар. Хәлле кешеләрнең икенче төрлерәкләре дә була: алар уңышлары турында чаң кагып, шапырынып йөрмиләр. Менә кемнәрдән үрнәк аласы.

Нувориш булмагыз!

Бизнеста югарыга үрмәләп, әллә кем булып сөйләшә, бай булып кылана торган
кешеләрне шулай атыйлар. Күп акчалар, иномаркалар, коттеджлар белән
мактанучылар болар. Хәлле кешеләрнең икенче төрлерәкләре дә була: алар
уңышлары турында чаң кагып, шапырынып йөрмиләр. Менә кемнәрдән үрнәк
аласы.
Нуворишка әйләнмәгез.Тәртибегез, үз-үзегезне тотышыгыз гайрәт чикерерлек
булмасын. Башкалар күзенә сез ахмак булып кына түгел, тәккәббер һәм оятсыз
булып та күренәчәксез. Элегант кием, яхшы автомобиль – бизнеста кирәкле
ярдәмчеләр, алар белән мактану урынсыз. Шәһәр читендә йортыгыз булу да бик
күркәм, тик ул хакта бөтен дөньяга шауларга кирәк микән?
Кечкенә бер киңәш: бөтенесе соклану кирәк икән сезгә – ятимнәргә, балалар
йортларына, картлар йортларына булышыгыз. Стажлы байлар банкка барганда
менә нәрсә турында сөйләшергә яраталар!

Эксперт булыгыз

Сез чын эксперт булырдай бер-ике өлкәне эзләп табыгыз да, үзегезне
кызыксындырган темаларны җентекләп өйрәнегез. Элегрәк нинди
программалар табыш китергән, кайсылары артык чыгымнар таләп иткән...
Киңәшмәдә саллы фикерләр әйтүегез сезнең файдага – карьера үсешенә
йогынты ясаячак ул.
Китаплар укыгыз
Ай саен китап кибетенә кереп, атаклы авторларның, профессорларның, дөнья
бизнесы лидерларының китапларын сатып алыгыз. Сез эшегездә кулланырдай
фикерләр белән тулы алар. Бар фикерләр белән килешмәсәгез дә, уку процессы
офыкларыгызны киңәйтер.
Күпчелек җитәкчеләр, яңа идеяләр һәм юнәлешләр эзләп, бик күп укыйлар.
Интерьер бизәү өчен генә киштәләрдә китап тотмыйлар.

Хат яза өйрәнегез

Хатлар яза белү бик мөһим. Куллану товарлары җитештерүче гигант
корпорация белән зур котрактка өметләнә идек без. Босс рөхсәте белән,
башкарма директор исеменә хат әзерләдем. Бер биттә бөтен ситуацияне
аңлатып, ярдәм итүләрен сорап яздым. Хатны куркып кына аның офисына
юлладым. Башкарма директор, ике сәгать узуга миңа шалтыратып, тиз арада
килеп җитүемне сорады. Дулкынланып, офиска чаптым. Мине затлы кабинетка
уздырдылар. Директор, кулымны кысып, моңарчы болай яхшы итеп язылган
хатны алганы булмавын әйтте. «Ул гади һәм аңлаешлы итеп язылган», – диде.
Шундук безне кызыксындырган компаниягә шалтыратып, бөтенесен уңай хәл
итте. Без контрактка ия булдык!
Хатлар язганда, фикерегезне дөрес һәм төгәл аңлатып кәгазьгә төшерегез.
Нәрсә әйтергә теләгәнегезне бер биткә сыйдыра алмасагыз, язып та тормагыз.

Фактларны шундый итеп китерергә кирәк, хат алучы сез нәрсә тәкъдим иткәнне
һәм аңардан нәрсә соралганны анык белсен.

Теги: карьера Уңыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар