Карьера ясыйсыгыз киләме?(3)

Атаклы бизнесмен Том Маркет киңәшләрен бирүне дәвам итәбез.
 
Җитәкчегезне яхшылап өйрәнегез
Аңа мәгълүматны ничек җиткерергә? Бу сорауга җавапны яхшы белергә тиеш сез. Һәр җитәкче үзенчә кабатланмас, һәм һәркайсы нинди дә булса яңалыкка мөнәсәбәтен үзенчә белдерә. Мөһим әйбер турында хәбәр итәсегез булса, җитәкче аны нинди формада алырга теләгәнен ачыклагыз: кыска  меморандум рәвешендәме, телефоннан шалтыратыпмы, тавышлы почтаданмы, бәлки, ул СМС-хәбәргә дә ризадыр. Җитәкче белән эффектив аралашуның беренче кагыйдәсе: аңа ничек җайлы, информацияне шул формада җиткерергә! Мин, мәсәлән, үземә тиз һәм кыска итеп аңлатуларын телим. Техник белемем юк, шуңа күрә коллегаларым махсус терминология кулланып сөйләшмәү ягында. Мин ял көннәрендә шалтыратуларын яратмыйм. Якшәмбе командировкага җибәрүләрен җенем сөйми. Балык яратмыйм. Соңга калып әзерләнгән кичке ашлар миңа ошамый. Мин кечкенә автомобильгә сыймыйм... 
Шуның кебек, җитәкчегез турында да мөмкин кадәр күбрәк белегез. Аңа бик кирәкле клиент итеп карагыз. Җитәкчене үз ягыгызга авыштыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгез. 
 
Җитәкченең хатыны белән дуслашыгыз
Боссның хатыны белән дусларча мөнәсәбәт тә әһәмияткә ия:  ул карьерагыз үсешендә хәлиткеч роль уйнарга да, сезне түбән тәгәрәтергә дә мөмкин. Җитәкче хатыны белән күп тапкырлар аралашырга туры килер. Сез һәрвакыт уңай тәэсир калдырырга тиеш. Барып чыкса – яхшы, нейтраль калу – шулай ук начар түгел, әгәр инде аңа ошамасагыз, җитәкчегез сезнең хакта күңелсез сүзләр дә ишетергә мөмкин. Боссның хатыны белән аралашканда эш турында сөйләшмәскә тырышыгыз. Берүк конфронтациягә бармагыз. Боссның хәләл җефетен ошатмасагыз, нейтраль позицияне сайлагыз.
Бу кагыйдәләрне мин үз тәҗрибәмдә өйрәндем. Хатыным белән машинада эштән кайтканда һәр хезмәткәр турында ярыйсы ук тулы һәм төгәл комментарийлар ишетә идем. Яшермим, миңа ошый иде. Ул кешеләрне таный белә. Озак еллар дәверендә ниләр генә ишетмәдем: берсе эчүчелеккә сабышкан, берсе бик тупас, кайсысыдыр интригаларга оста, кемдер минем исемне дә белми икән...
Әйтәсе сүзем: үзегезне яхшы яктан гына күрсәтергә тырышыгыз.
 
Дөрес киенегез
Карьера очышында сезнең ничек киенүегез дә хәлиткеч роль уйный. Әгәр сез күзгә босс кебек күренмәсәгез, босс була да алмаячаксыз. Протокол киеме дә, формаль булмаган киемнәр дә булсын гардеробыгызда. Акчагызны дөрес маркаларга тотыгыз – һәрчак стиль буенча киенегез. Гардеробыгызны кирәксез әйберләр белән тутырмагыз, ләкин анда һәрчак караңгы-зәңгәр костюмыгыз эленеп торырга тиеш. Хатын-кызның да, ир-атның да һичьюгы бер «отышсыз варианты» – ак күлмәк йә блузка белән караңгы-зәңгәр төстәге шәп сыйфатлы костюмыгыз, шуңа туры килеп торган туфлиләрегез булсын. Югары даирәдәгеләр белән очрашканда менә шуларны кияргә кирәк! Визуаль тәэсирләр хәтергә уелып кала. 

Карьерам башланган гына чакта мин гардеробка кагылышлы сорауларны дөрес хәл итә белми идем әле. Менеджерым мине киенүдәге бөтен нечкәлекләргә өйрәтте. Бервакыт ул мине кабинетына чакырды һәм утырып торырга кушты. Өстәлендә модалы киемнәр каталогы ята иде. Телефоннан үзе өчен алты костюмга заказ бирде. Сөйләшү ахырында миңа: «Бу зәңгәр костюмга заказ бир үзеңә», – ди. Ул чактагы акчам өчен шактый кыйммәт иде. Соңыннан гына аңладым: заказлар биргәндә тикмәгә генә кабинетына чакырмаган инде. Дөрес киенмәвемә бер ишарә булган ул. 
 
Соңгы штрих турында онытмагыз
Тышкы кыяфәтегезне яхшырак күрсәтү өчен бер-ике штрих та җитә. Сыйфатлы фирма сәгатен тагып йөрегез (ул арзан була алмый). Классик стильне сайлагыз: алтын йә көмеш чылбыры теләсә нинди каеш, туфлиләр белән туры килеп торсын. 
Алтын каләмле ручкагыз булсын. «Уотермен» йә «Монблан» фирмасы булса, яхшырак. 
 
Ирләргә берничә пар стильле күлмәк җиңе каптырмалары булдыру зарур. Дизанерлар эшләгән каешыгыз аяк киемегез белән туры килеп торсын. Кара туфли – кара каеш. Көрән туфли – көрән каеш. Кара туфли көрән каеш белән сезне чын ахмак итеп күрсәтәчәк.              

фото: https://pixabay.com

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 20 февраль 2020 - 22:57
    Без имени
    Эсэр бик эчтэлекле язылган,аерылып булмый укудан.Рэхмэт сезгэ.
    Ай сылуы-5
  • 20 февраль 2020 - 11:28
    Без имени
    Нигэ 15 ел 19 ел нишлэп ул хашэрэтлэрне тотып атмыйлар яки пожизненно бирмилэр. Мина калса алар аннан ерткыч булып чыгалар. Э 16 яшлек кызны нишлэп утыртканнар нигэ самозащиты дип кабул итмэгэннэр?
    ​Мәхәббәт «уеннары»
  • 20 февраль 2020 - 11:44
    Без имени
    Оятсыз хатын башта балага ата кирэк биргэн булып причина эзлэгэн Аннан сон калдырган баласын.
    Каты режимлы «никах»
  • 20 февраль 2020 - 15:33
    Без имени
    Искитке
    Ике туй – бер ир
  • 19 февраль 2020 - 10:08
    Без имени
    Елый елый укыдым.Ул баланын урыннары жэннэттэ булсын.Калганнарга сабырлык, озын гомэрлэр бирсен ходаем.
    Бу дөньяның бар чәчкәсе – сиңа
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...