Логотип
Мәхәббәт

Ир-ат синең белән араны өзәргә теләсә үзен ничек тота?

– Гафу ит, билгеле... Әмма безнең арада берни дә була алмый... Ир-атның бик сирәге генә күзгә карап менә шулай турыдан-туры дөресен әйтергә сәләтле.

–  Гафу ит, билгеле... Әмма безнең арада берни дә була алмый...


Ир-атның бик сирәге генә күзгә карап менә шулай турыдан-туры дөресен әйтергә сәләтле. Гадәттә, мөнәсәбәтләргә нокта куярга уйлаганда аларның күбесе үзләрен гел бертөрле тота. Хәтта стандарт схема буенча дип әйтергә дә мөмкин. Бу схемаларны ничек танырга һәм аның аерылышырга карар иткәнен ничек аңларга? Хәлләр шулайга таба борылган икән, нәрсә эшләргә? Дөресрәге, нәрсә эшләмәскә? Сүз – сезнең күңел тынычлыгы турында бара бит...  

Ир-атлар мондый четерекле хәлдә бик еш кала: арадан берәүгә күзләре төшә дә, алар күңелләренә ошаган шул нәфис затка сүз каталар, аралаша башлыйлар. Ә аннан кинәт... күңелләре суына: йә ялгышканнарын аңлыйлар, йә башка берәүгә гашыйк булып куялар. Инде сезнең белән әле яңа гына башланган мөнәсәбәтләрне  ничек тә өзәргә, туктатырга кирәк аларга. 

Әйткәнебезчә, турыдан ярып:
– Безнең берни дә килеп чыкмый... Мин бераз ашыкканмын, – диючеләре дә очрый.
Әмма мондыйлар бармак белән генә санарлык. 

Калганнар исә мондый очракларда үзләрен ничек тота соң?
Гадәттә, алар гел бер-берсен кабатлый һәм моны араны өзүнең иң дөрес юлы дип саный. 

«Мин сиңа туры килмим» дип исбатларга тырыша ул. 
– Син миннән әйбәтрәккә лаек...
– Сиңа мин түгел, башка берәү кирәк...
– Гафу ит, проблемаларым бик күбәйде, мин аларны үзем генә хәл итәргә тиеш...

Башаягы белән гашыйк булырга өлгергән хатын-кыз моны ир-атның үз-үзенә ышанып бетмәве дип кабул итә һәм аны «син ялгышасың» дип инандырырга тырыша.
– Юк, юк, син миңа бик тә туры киләсең!..
– Үзеңнең нинди әйбәтлегеңне син белмисең генә!
– Күрерсең, безнең барысы да әйбәт булачак! – ди ул.
«Син нинди булсаң, мин сине шул килеш кабул итәргә әзер», дип ышандырмакчы була ул аны.   

Ир-ат: «Сизеп торам, син мине яратмыйсың», «Беләм, мин синең парың түгел», дип әйтеп карый. Хатын-кыз шунда ук каршы төшә: «Мин сине яратам! Бик яратам!» – дип, мәхәббәте хакына барысына да әзер икәнен раслый башлый. 

Ир-ат үзе башлаган бу спектакльне дәвам итә: холыксызлана, юк сәбәп табып бәйләнә, көнләшкән булып кылана. Һәм һаман үз «җырын җырлый»: «Без бергә була алмыйбыз... Иң яхшысы – син үзең беренче булып мине ташла!» – ди. Ә хатын-кыз һаман барысына да түзә: аерылышу турындагы уйны башына да кертми. 

Ир-ат шушы сүзләреннән соң китеп югалса, хатын-кыз: «Мин аңа яратуымны аңлата алмадым», «Ышандыра белмәдем», «Ул мине  аңламады...» – дип, бик озак үзен газаплаячак әле. Аңа кайсы авыррак булачагын әйтү дә кыен: яраткан кешесенең: «Син миңа ошамыйсың», – дип турыдан ярып әйтеп китүеме, әллә менә шулай «аңлаша алмадык» дип уйлап бәргәләнүме? 

Артык сүз әйтүдән, мөнәсәбәтләр ачыклау башланудан куркып, ир-ат күп очракта башка юл сайлый: ул сезнең тормыштан әкрен генә югала. Шалтыратулар, «смс»лар язу күзгә күренеп кими, очрашулар сирәгәя. Шул ук вакытта ул әле сезнең тормышта бар да кебек: социаль челтәрләрдә сезнең постларга лайклар куюны дәвам итә, смайликлардан гына торган комментарийлар да калдыра. «Мин бар, беркая да китмәдем, әмма вакытым бик тыгыз», дип әйтмәкче була ул. Күрешкәннән соң, икенче тапкыр кайчан  очрашачагыгыз турында ул ачык кына берни дә әйтми: «шалтыратышырбыз», «язышырбыз», «очрашырга вакыт тапкан өчен рәхмәт, уңышлар сиңа», ди ул. 

Әгәр хатын-кыз һаман да нәрсә булганын аңламаса һәм моны аңлатуны ир-аттан таләп итә башласа, ул очрашу билгеләргә, әмма соңгы минутта: «Килә алмыйм», – дияргә мөмкин. Мең төрле сәбәп табачак: ашыгыч эше килеп чыккан, көтелмәгән хәл булган, бик арыган... Ул бу сүзләрне һәрвакыт кат-кат гафу үтенеп, үкенеп әйтәчәк, бик җылы сөйләшәчәк. Күңелегез тагын эредеме? Әмма иң элек календарьга карагыз әле: соңгы тапкыр кайчан очрашкан идегез? Өч атна элекме, әллә бер ай элекме? Соң шулай булгач... Ир-атның күңелендә сезгә карата хисләр бар икән, ул моның кадәр очрашмый тормаячак. Димәк, аны көтеп вакытыгызны юкка үткәрәсез. 

 Ә кайчак ир-ат көтелмәгәнчә хәл итә: ул сезне дуслар исемлегендә калдырырга тели. Мондый очракта ул сездән әкрен-әкрен читләшә башлый: элеккечә кәефегез белән кызыксынмый, хәлләрегезне белешми, туган көнегез белән берничә көн узгач кына котлый... Кагылулар, якын итеп елмаюлар бетә. Берәр җитди проблемагыз булса, ул, әлбәттә, ярдәм итәчәк һәм аннан соң тагын элеккечә читләшәчәк. Вакытлар узгач, сез ешрак та аралашырга мөмкинсез, әмма гашыйклык билгеләре инде булмаячак.  

Теле белән әйтмәсә дә, «Дус булып калабыз, әмма миннән башканы көтмә», дияргә теләве көн кебек ачык бит. Хәзер барысы да сезнең үзегездән тора. Менә яңадан аралаша башлыйбыз да, ул миңа кабат гашыйк булачак дип өметләнергә кирәкме икән?  Андый хәл, бәлки, булырга да мөмкиндер, әмма көтеп вакыт кына үткәрүегез дә бар. 

Сездән котылырга теләүләрен аңлыйсыз икән, үзегезне төрлечә тотарга мөмкин: барысына да кул селтәп, борылып та карамыйча китеп барырга да була, аның уенына кушылып уйнарга да, барысы хакында ачыктан-ачык сөйләшергә дә... Әмма араларны бәйләп торган җепләр сүтелә башлаган – хисләр кабынырга да өлгермичә сүнгән икән, аларны кабат кабызырга тырышу, үзеңне бертуктаусыз газаплау кирәкме икән? Сезнең мөнәсәбәтләр әле тирәнгә китмәгән, әле бер-берегезгә чынлап торып ияләшергә, якынаерга да өлгермәгәнсез, димәк, дөнья беткәндәй үкенергә дә урын юк. 

Фото: Изображение от yanalya на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар