Чын хатын-кызның өендә ятарган тиеш булмаган 15 әйбер


Без хатын-кыз булуыбызны онытып, кайчак Плюшкинга әвереләбез. Размерлары туры килмәгән киемнәр, әллә кайчан беткән духи савытлары, кухняга керсәң, төрле савытлар шкаф киштәләрен тутырып бетергән була кайчак. Ә ник җыябыз соң? Чын хатын-кызлар өендә булырга тиешме алар? Кирәге чыкмаган әйберләр исемлеген барлап карыйк. 

1. Сорыланган сөлгеләр 

Бит сөлгесен бары тик өч көн генә кулланырга кирәклеген беләсез инде. Аннан соң аны юу зарур. Юа торгач сөлгеләр саргай, төсләре чыга, сорылана. Андыйларны жәлләмичә ташларга кирәк. 

2. Уңайсыз туфлиләр. 

Дөрес, ыргытырга кызганыч. Аларны тир түгеп эшләп алган акчаларыгызга сатып алгансыз бит. Тик кия алмагач, туфлиләрне ник сакларга? Иске, исләнгән аяк киемнәрне дә жәлләмичә ыргыту сәламәтлеккә файдалы. Аларда бактерияләр тиз үрчи.  

3. Сувенир чынаяклар 

Калдырырга була, тик ике шарт белән: аларны һаман да кулланасыз, әлеге сувенирлар тормышыгыздагы күңелле вакыйгалар шаһиты. Төрле логотиплар төшерелгән чынаяклар шкаф киштәсенең күп өлешен биләп тора кайчак.  

4. Ярамаган күкрәкчәләр 

Искергән, җилкә каешлары сузылган, күкрәкләрне тотмаган бюстгалтерлар хатын-кыз шкафында бөтенләй булырга тиеш түгел. Көннәрдән бер көнне бөтенесе дә яраксыз хәлгә килмәсен өчен, әледән-әле яңа модельләр сатып алу гадәтен кертегез. 

5. Пары югалган оекбашлар  

Пар югалган оекбашлар еллар буе тартмада ятса да, аның икенчесе табылмаячак. Шуңа күрә ыргыту хәерлерәк. Хәзер ул кыйммәт тормый.  

6. Иске дисклар 

Хәзер дә CD-уйнаткычта дисклар тыңлыйсыз икән – бу сезнең хокукыгыз. Киресенчә булган очракта, аларны саклауның мәгънәсе юк. 

7. Куллану вакыты чыккан тәмләткечләр 

Аларны куллану кагыйдәләре бар: тарттырылган тәмләткечләрне 2-3 ел, ә бөртекле борыч, кориандрны 4 елга кадәр сакларга була.  

8. Иске бизәнү әйберләре 

Консилерлар, сыек кремнарның саклану вакыты ярты ел гына. Соңыннан аларны һичшиксез ыргытырга кирәк. Тушьны өч ай саен алыштырып тору мөһим. Ә менә яраткан иннегегезне ике елга кадәр сакласагыз була. 

9. Ватылган кулчатырлар 

Аларны ыргыту кирәклеген аңлатып тору да урынсыз. 

10. Иске контейнерлар 

 Исләнгән, юып та бетерә алмаган элпә капланган контейнерларга ризык салу сәламәтлек өчен дә куркыныч.  

9. Иске курчаклар 

Аларга инде карарга куркыныч, ә ул курчаклар һаман киштәдә тора. Ыргытырга жәллисез икән, «истәлекләр тартмасы» булдырыгыз да, шунда салып, ераккарак алып куегыз. 

10. Укылмый торган китаплар 

Китапны бер кат укыдыгыз. Ул сезгә ошамады. Башка кулыгызга да алмаячаксыз. Ә ник аны сакларга? Бәлки кемдер нәкъ шушы китапны укырга телидер. Буккросингны үз җирлегегездә дә булдыра аласыз.  

11. Өйдә кия торган киемнәр. 

12. Футболкадагы тапны бетереп булмый, ыштанның да «күзе» киткән. Мондый киемнәр сезнең шкафта, гомумән, булырга тиеш түгел. Үзегезне яратыгыз! 

 13. Чәч резинкалары 

14. Аларны чәчтән алганда, авыртудан күзегезне йомасыз. Хәзер авырттырмый торган пластик резинкалар бар. Аларны сатып алыгыз да, искеләре хакында онытыгыз. Дөрес, ыргытырга онытмагыз.  

15. Корыган гөлләмәләр 

 Матурлыкны саклар өчен гөлләмә куелган вазага шикәр комы да, аспирин да салып карадыгыз. Ә ул барыбер корыды. Берсүзсез ыргытыгыз. Чын хатын-кызлар йортында чәчәкләр еш кунак. Тагын бүләк итәрләр, борчылмагыз.  

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
    7035
    2
    50
  • Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
    7836
    0
    36
  • Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
    4114
    0
    34
  • Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
    2131
    0
    32
  • Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде... 
    1955
    1
    23
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда