Быел җылы җәйгә өмет бармы? (белгечләр фаразы)

Быел яз иртә килә дип, җылы көннәрне көтә-көтә инде май төгәлләнеп килә. Тик әле табигать безне сөендерергә һич тә ашыкмый. Пәлтәләрне салып атып, җәйге күлмәкләргә кайчан күчәрбез инде дигән сорау күпләрне борчыйдыр... Аннан да бигрәк, җәйнең нинди булачагы хакында баш вата күпләр.

...Төрле милләт халыкларында табигатькә бәйле сынамышлар бар. Шул көнне шундый нәрсә булса, җәй эссе яки салкын була, имеш. Тик галимнәр сынамышларга гына ышанып бетмәскә өнди. Чөнки табигать һәрдаим үзгәреш кичерә, ди алар.
“Моннан 20 еллар элек “Казан шәһәренең климаты” дигән басма дөнья күргән иде. Әлеге китапта да сынамышларга аерым бер бүлек бирелгән. Тик сынамышларга таянып фараз кылу кыен. Климат та, шартлар да үзгәрде. Аларга колак салырга була, әмма хәтта кыска вакытлы фаразлар ясаганда да гидрометеорологларны тыңларга кирәк”, - дигән фикердә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Аның сүзләренчә, синоптикларның кыска  фаразларының 90 проценты, ә озак вакытка булган фаразларның 70 процентка якыны тормышка аша.

Климат сугышлары: чынмы, уйдырмамы?

Соңгы елларда, табигатьтә нык үзгәрешләр күзәтелсә, җәен артык салкын, ә кышын бик җылытып җибәрсә, аномаль һава торышында американнарны гаепли башладылар. Имештер, алар Россиягә салкын яки җылы һава “җибәрә”. Бер яктан караганда, бу мәзәк, билгеле. Әмма тирәнрәк уйлый башласаң, Нуҗа Насертдин сыман, үз ялганыңа үзең инана башлыйсың.

Юрий Переведенцев та әлеге теорияләргә көлемсерәп карый. “Мисал өчен вулкан атуны гына алыйк. Аның көле һавага күтәрелгәннән соң һава температурасы түбәнәя. Чөнки җир өслегенә кояш нурлары килеп җитми башлый. Безгә килә торган циклоннарның көче — йөзләгән атом бомбалары көченнән дә күбрәк. Безнең заманда болытларны куа алалар, әмма табигать  көчләренә “кысылу” әле кешенең хәленнән килә торган гамәл түгел”, - ди галим.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь да әлеге сүзләрнең бары имеш-мимешләр генә булуын, “климатик сугыш” хакында бернинди дә дәлилләр булмавын билгеләп үтте.

Җиләкле җәй булырмы?

Җәй башлануга 10 көннән дә аз вакыт калып бара. Быел җәй җылы булырмы? Утырткан җиләк-җимеш, яшелчәләребезгә җылылык җитәрме? Әлеге сорау бик күпләргә тыңгы бирми.

Тынычланыгыз, җәмәгать! Җәй булачак! Һәрхәлдә, Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең Гидрометеорология үзәге шулай дип вәгъдә итә.

Феликс Гоголь сүзләренчә, июньдә температура гадәти норма тирәсендә булачак.

“Июль аенда исә температура нормадан югарырак, ә явым-төшемнәр уртача норма тирәсендә булачак. Әмма бу әлегә фаразлар гына. Чөнки атмосфера бик нык үзгәрүчән”, - ди ул.

Шулай булгач, җылы җәйгә өметләнәсе генә кала...

Лилия ЛОКМАНОВА
сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/66032-%D2%97%D3%99y-nindi-bulachak-yaki-%E2%80%9Cklimatik-sugyishta%E2%80%9D-kem-%D2%97i%D2%A3%D3%99rg%D3%99-m%D3%A9mkin?.html

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Реклама
Хәзер укыйлар
  • «Таккан белән теккән кебек без...» – Кайнана белән ничек торасың син? Минем сыман гомер буе бием белән яшәгән, башкалар кайнаналарын сөйләгәндә сүзгә кушылмаган кешегә бу сорауны бик еш бирәләр. Җавабым гел бер була минем: – И-и, рәхәт бит аның белән! – дим. Чын күңелдән әйтәм! Бер риясыз...
    4622
    11
    115
  • Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 8   Рәфис тә, кайнатам да туасы баланың малай булуын  бик тели иделәр.  Ирем: «Малай тусын, Алладан сорап дога кыл әле», – дип, авылдагы сукыр Фәния карчыкка сәдака да илтеп бирде. Ул заманда туасы баланың кызмы, малаймы икәнен алдан белеп булмый иде шул...
    13233
    2
    90
  • «Ирең яратсын дисәң, кайнанаңны ярат» – Бу – төп нигез. Ишле гаилә! Эшле гаилә! Монда килгән-киткән кеше дә бик күп булыр. Ә син шушы йортның хуҗабикәсе булырсың! Әнинең – кайнанамның туйда әйткән бу сүзләре бүгенгедәй колагымда яңгырап тора. Ул көнне ишеткән теләкләрнең бик күбесе күптән онытылды, ә әнинекеләрне гомерлеккә хәтерләп калганмын. Матур тормышның башы шушы сүздән үк башлангандыр.
    2868
    9
    88
  • Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 11 Көн артыннан көн, ай артыннан ай узды. Икенче балама көмәнле вакытымда без, кайнана белән кайната яшәгән йорттан башка чыгып, үз йортыбыз белән яши башлаган идек...
    11459
    13
    76
  •  Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 10  Мин, иремне уятмаска тырышып, куенымда мыш-мыш килеп йоклаган баламны саклык белән агач караватка китереп салдым. Өстемдәге пальтомның төймәләрен чишеп, чөйгә өлдем. Урамда апрель башы булуга карамастан бик суык иде шул, кар да эреп бетмәгән. Салкын төндә печән өстендә баламны кысып кочаклаган килеш төн кундым бит.
    13881
    4
    73
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда