«Сөембикә» журналына үз темаңны тәкъдим ит тә бүләк от!

Журналыбызны тагын да кызыклырак, баерак итеп чыгарырга сез дә үз өлешегезне кертә аласыз. Үзегезгә кызыклы тоелган темаларны редакциягә юллагыз да, без ул темаларны фотогыз белән бергә сайтыбызга урнаштырырбыз. Җиңүчеләрне исә онлайн-тавыш бирү юлы белән бергәләп ачыкларбыз.
Бәйгедә катнашу өчен «Сөембикә» журналының быелгы ноябрь санында 19 биттә басылган «Укучы анкетасы»ндагы сорауларга җавап биреп, 15 декабрьгә кадәр безгә юлларга гына кирәк. Хатыгызга үзегезнең фотосурәтегез белән, киләсе яртыеллыкка журналга язылу турындагы квитанциягезнең күчермәсен дә салырга онытмагыз. Анкетада язган җавапларыгыз сайтка куелмый, алары – редакция өчен генә.
Иң күп тавыш җыючыларны бүләкләр көтә. Беренче урынны алучы кеше «Казан Ривьерасы»на ике кешелек сәяхәт сертификаты белән бүләкләнәчәк. Әлеге сертификат дүрт йолдызлы «Ривьера» кунакханәсенең панорама күренешле иң яхшы номерында ике кешегә бер тәүлек яшәү, «Аморе» ресторанында иртәнге аш, «Ривьера» аквапаркында көне буе күңел ачу, 5D форматындагы кинотеатрда кино карау хокукы бирә.
«Сөембикә» журналы абунәчеләре арасында узучы
«Кызыклы тема» конкурсының
шартнамәсе
Оештыручысы: «Сөембикә» журналы
Хокукый документ: Конкурсның шартнамәсе
Таләпләр:
«Сөембикә» журналының ноябрь санында 19 биттә басылган «Укучы анкетасы»ндагы сорауларга җавап биреп, анкетаны редакциягә юллагыз. Хатыгызга үзегезнең фотосурәтегезне һәм 2016 елның беренче яртыеллыгы өчен журналга язылу турындагы квитанциягезнең күчермәсен дә салырга онытмагыз.
Конкурска кызыклы, үзенчәлекле, яңа темалар кабул ителә.
Аларны түбәндәге адреска җибәрегез:
420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт.
e-mail: ssuum@yandex.ru (яңа темалар бәйгесенә дип тамгалагыз)
Конкурсның максатлары һәм бурычлары: укучыларыбызны кызыксындырган темаларны барлау, журналыбызны укучыга тагын да кызыклырак итү, укучыларыбыз даирәсен ачыклау, «Сөембикә» журналының абунәчеләре санын арттыру.
Конкурста җиңү яулаучыларга бүләкләр биреләчәк, беренче урын алучыга «Казан Ривьерасы»на сәяхәт сертификаты тапшырылачак.
Катнашучылар: «Сөембикә» журналы абунәчеләре.
Конкурсны үткәрү вакыты:
Конкурс 2015 елның ноябреннән шул ук елның 15 декабренә кадәр дәвам итә.
Җиңүчеләр 20-25 декабрь көннәрендә сайтыбызда онлайн тавыш бирү юлы белән ачыкланачак.
Конкурска йомгак 2015 елның 30 декабренә кадәр ясалып, җиңүчеләр турында мәгълүмат «Сөембикә» сайтында урнаштырылачак. Бүләкләү исә 2016 елның 20 гыйнварына кадәр «Сөембикә» журналының редакциясендә узачак.
Сездән хатлар көтеп калабыз!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.