«Объективта – әни» конкурсы

Кадерле укучыларыбыз!

Һәммә нәрсәнең ахыры бар: бүген 00.00 сәгатьтә сайтыбызда«Объективта – әни» конкурсына килгән фотосурәтләр өчен тавыш бирү төгәлләнә.

Без тавыш бирүне аз гына алдарак туктатабыз, моның җитди сәбәбе бар. Белгәнегезчә, конкурска килгән фотоларның иң уңдырышлыларыннан «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында күргәзмә эшләячәк. Күргәзмәнең ачылышы алгарак күчте, шуңа күрә дә, әйткәнебезчә, тавыш бирү бүген төгәлләнә.

Әмма әле төн уртасына кадәр шактый вакыт бар! 

Конкурка килгән фотоларны тагын бер кат кереп карап, күңелегезгә хуш килгәннәре өчен тавыш бирергә әле өлгерәсез. Бәлки сез биргән тавыш ул фотоның авторын җиңүче итәр?! 

Алдан ук рәхмәт!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»