Логотип
Бәйгеләр

«Әнием янында» бәйгесенең нәтиҗәләре

Кадерле дуслар! «Әнием янында» бәйгесендә актив катнашканыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт!

Бәйгенең нәтиҗәсен озак чыгармаганга берүк ачуланмагыз! 

Четерекле ситуациядә калдык без...
Бәйгедә катнашучылар һәм тавыш бирүчеләрнең кайберләре, хат юллап, аерым бер катнашучыларның тавышларны өстәп бару очракларын хәбәр иттеләр. Һәм без бәйге вакытында сайтыбызга күпме кеше кергәненә анализ ясап, ул санның катнашучылар тавышы санына туры килмәвен ачыкладык.  

Редакциябез белән җыелышып киңәшкәннән соң, бердәм фикергә килдек. Бу соңгы сүзне дөрес һәм гадел  бәя дип кабул итәрсез. 


Югарыда әйтелгәннәрне истә тотып, I урынга Лилия ӘСКАРОВА лаек дип табылды! Котлыйбыз! Лилия ханым «Оренбург шәлчеләре» шәле белән бүләкләнә.


Дуслар! Без тагын бер шәл бүләк итәргә булдык! Анысы, фотоның матурлыгын һәм тирәнлеген күздә тотып, Миләүшә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВАга тапшырыла!

Тагын бер бүләк бар бит әле! Фен. Анысына өчесе дә бертөрле алъяпкыч япкан Алсу ХАҖИЕВА гаиләсе лаек булды.

Хөрмәтле хатын-кызлар! Алдагы бәйгеләребездә дә катнашырсыз дип өметләнәбез! Гадәттәгечә, ул матур призларга, көтелмәгән бүләкләргә бай булыр. 
Тиздән чираттагы бәйгебез игълан ителәчәк! 


Җиңүчеләрне редакциягә шалтыратуларын сорыйбыз: 8 (843) 222 09 77

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар