Логотип
Бәйгеләр

«Кышкы мизгелләр» фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләү

Без бүген «Кышкы мизгелләр» фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләдек. Иртәдән үк редакциябездә кунак көткәндә генә була торган күңелле-ыгы-зыгы иде. Озак көттерми, кунакларыбыз үзләре дә килеп җитте.

I урынны яулаган Аетова Әлфинә әнә апасы белән Азнакайдан ук килгән.



Моннан соң Әлфинәгә дә, аның әнисенә дә кышкы салкын җилләр куркыныч булмас инде – конкурсның иганәчесе булган Seta дизайнер киемнәре студия-ательесында бәйләнгән гаҗәеп нәфис һәм шул ук вакытта бик җылы да палантиннары бар хәзер аларның.




II урында – Мөслимнән Гәрәева Эльвира, аның кулларын митенки – бияләйләр җылытып торачак. Эльвира урынына бүләкне энесе Алмаз алып китте. 





III урынга Буа районыннан Сибагатуллина Кадрия лаек булды. Кадриягә дигән бүләк башлык иясенең килеп алуын әлегә редакциядә көтә.

Җиңүчеләребезне кечкенә генә булса да шушы җиңүләре белән котлыйбыз, бәйгедә катнашучыларыбызның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез.

Конкурсның иганәчесе Seta студия-ательесына аеруча зур рәхмәт.



«Сөембикә» журналы сайтында узучы бәйгеләрнең соңгысы булмас әле дип, ышанып калабыз. Бәйгеләребездә катнашыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар