Логотип
Бәйгеләр

Бәйгебез ТӘМАМ!

Бераз гына моңсу бүген... Чөнки конкурсыбыз тәмам. «Көз – ул күңел халәте...» дигән бәйгебезгә йомгак ясарга да вакыт җитте. 
Иң элек бәйгедә катнашу өчен үзләренең фотосурәтләрен җибәргән һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә! Чын күңелдән! Быелгы көзнең барлык төсләре, шул төсләргә ияреп сезнең күңел халәтегез дә чагылды аларда. Кемдер бәйгегә җибәрү өчен фотосурәткә төшәргә табигатькә махсус чыкты: учак якты, самавыр куйды, көз нигъмәтләреннән авыз итте, аяк астына сары келәм булып түшәлгән көзге яфраклар буйлап үтте, алтын төскә кергән яфраклардан такыя үреп киде... Яфрак бураны уртасында калды!  Ул мизгелләр күңелләрне озын кыш буена җылытып торыр әле...

Инде җиңүчеләрне атыйбыз:  
Зөлфия Сәлимҗанова эшләгән брошка бәйгедә иң күп тавыш җыйган Зилә САДЫЙКОВАга (Апас) бирелә. Тавышлар җыю буенча аңардан аз гына калышкан Риана АЕТОВА исә «Туран» осталары чиккән шарф белән бүләкләнә. 

Бәйгебез барышын күзәтеп баручыларга аерым рәхмәт!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар