Логотип
Бәйгеләр

«Без икәү – без бәхетле!» бәйгесенең нәтиҗәләре

«Без икәү – без бәхетле!»  бәйгесенең нәтиҗәләрен чыгарабыз!

Кадерле дуслар, без редакциябез белән сокланган матур парлар! Бүген барыгызны да Гашыйклар көне белән котлыйбыз! 

Сез көтеп алган «Без икәү – без бәхетле!» бәйгесенә йомгак ясар вакыт җитте! Конкурста катнашканыгыз, тормышыгызның бәхетле мизгелләрен безнең белән уртаклашканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

Ә хәзер – игътибар: җиңүче парны игълан итәбез. Иң күп тавыш җыйган (943) Айсылу һәм Фәнил СӘГЪДИЕВЛӘРгә – котлауларыбыз!

Бәйгедә Баулыдан катнашкан тагын бер матур пар –  энҗе туйларын каршыларга җыенучы Гүзәл һәм Салават ХАФИЗОВлар исә Сәгъдивләргә соклануын белдергән һәм үз тавышларын аларга бирүебезне сораган. «Бу пар бик ошады безгә. Мәхәббәтләрен гомер буе йөрәк түрендә сакласыннар һәм бик бәхетле булсыннар», – дип язган алар. Әлеге хат гаҗәпләндерде дә, сөендерде дә. Киң күңелле Хафизовларны ярты елга «Сөембикә» журналына яздырып  бүләкләргә булдык.

Тагын бер пар – Түбән Камадан  ШАЛАФАЕВлар редакция симпатиясен яулады. Хәтерләсәгез, Гөлназ китапханәдә эшләвен, кич яраткан кешесенең үзен эштән алырга килүен язган иде. Китаплар яратучы бу парны «Сөембикә ханбикә» китабы белән сөендерәсебез килә.

Бәхетле булыгыз! Бер-берегезнең кадерен белеп яшәгез!
P.  S. 8 (843) 222-09-77 телефоны аша шалтыратып, җиңүчеләрнең редакция белән элемтәгә керүен сорыйбыз.   
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар