Логотип
Бәйгеләр

«9 ай»

​9 ай... 

Игълан ителгән яңа фотобәйгебез шулай дип атала.  


Хатын-кызның тормышында була торган иң бәхетле 9 ай... Өмет тулы, хыял тулы 9 ай... 

Күкрәк астыңда бала йөрткән вакытны тагын ни, нәрсә белән чагыштырырга икән? Андый сүзләр юктыр... Дөньяның бар мәшәкате, бар гаме читкә киткән, онытылган, шушы зур галәмдә сез бары икәү генә: син һәм ул – туачак сабыең... Бөтен барлыгың бер халәткә сыйган. Ул халәт – КӨТҮ дип атала... 

Яңа бәйге игълан итәбез! 

Ул «9 ай» дип атала. Сабыегызны көткәндә төшкән иң матур фотосурәтегезне безгә юллагыз һәм табигый косметика ясаучы «Олеся Мустаева остаханәсе»ннән бүләкләр отыгыз! (https://master-om.com/kazan

1 нче урын –  табигый косметика җыелмасы «Rose»: тән тиресе өчен крем, бит тиресен чистарту өчен гель, иреннәр өчен бальзам, шампунь, чәч өчен маска. 
2 нче урын –  табигый косметика җыелмасы «Rose»: тән тиресе өчен крем, бит тиресен чистарту өчен гель, шампунь, чәч өчен маска. 
3 нче урын –  табигый косметика җыелмасы «Lavender»: интим гигиена өчен  гель, шампунь. 






Бу остаханәдә эшләнгән косметик чаралар сезгә матур булып калырга да ярдәм итәчәк, сәламәтлегегезне дә саклаячак. 

Конкурска нәтиҗә 17 июнь көнне ясалачак.

Конкурсның нигезләмәсе белән биредә таныша аласыз:  http://syuyumbike.ru/beigeler/?id=8966
 
Катнашыгыз һәм бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирегез!  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар