Яшелчәгә су сибә беләсезме?

Бакчага барлык яшелчә, җиләк-җимешне утыртып бетергәннән соң, җәй буена сузыла торган су сибү сезоны башлана. Көзен мул уңыш җыеп алырга теләсәгез, яшелчәләргә суны дөрес сибегез. 

 * Кабак белән ташкабакның тамырлары бик көчле. Ләкин яфраклары киң булу аркасында бу үсемлекләр суны бик күп парландыра. Шуңа күрә ташкабакка суны мул итеп атнага бер тапкыр сибегез. Бер үсемлеккә 10 литр су кирәк. Су сипкән вакытта яфраклары һәм сабагын юешләмәгез. Кабакка исә суны бераз сирәгрәк сипсәгез дә була. Бер төпкә 1–2 чиләк су кирәк. Төбендәге балчык суны 30 см тирәнлеккә кадәр яхшылап сеңдерерлек булсын. Яфраклары һәм сабагы үскән чорда кабак суга аеруча мохтаҗ. Кабак өлгергән вакытта да – июль уртасыннан августка кадәр су сибүгә игътибарлы булыгыз.

 * Кишер дымны җирдән тарта. Аларга суны сирәк сипсәгез, кишерләр кәкре булып, ярылып үсә, каты булып өлгерә. Су кирәгеннән артык сибелсә, кишернең яфрагы куе үсә, үзе үсүдән туктый. Июль-август айларында кишергә суны атнага бер тапкырдан да сирәк сипмәгез.  Кызу көннәрне тагын да ешрак сибегез. Кишергә талыккан су гына сибәргә ярый.

 * Кыяр суны еш сипкәнне ярата. Ләкин мулдан сибү кирәкми. Иң мөһиме – су талыккан булырга тиеш. Чәчәк атар алдыннан кыярга суны иртә белән, чәчәк аткан вакытта һәм уңыш биргән чорда кич белән сибәргә кирәк. 1 квадрат  метрга 5 литр исәбеннән сибү яхшы булыр.

 * Чөгендергә суны сабаклары өстеннән дә, төбенә генә дә сибәргә була. Коры көннәрдә ике атнага бер тапкыр мул итеп сибәргә кирәк. Дым җитмәсә, чөгендер каты булып өлгерә. 

 * Помидорлар өсләре коры, төпләре дымлы булганны ярата. Аларга суны сирәк, ләкин дөрес итеп – төбенә генә сибәргә кирәк. Помидорның тамырлары суны 35 см тирәнлектә сеңдерә. Кирәгеннән күбрәк су сипкән очракта помидор  фитофтора һәм башка чирләрне йоктыручан була. Су җитмәслек булса, алар ярылып өлгерә. Помидорларга иртән салкын су кирәк. Кич белән җылы су сибү помидорларга зарарлы, аның тамырлары артык җылы яратмый. Уңышны җыеп алырга 20–30 көн кала, су сибүне туктатсагыз, помидорлар тизрәк өлгереп җитешә. 

 * Фасоль – җылы яратучан үсемлек, ләкин корылыкка каршы тора алмый. Сирәк сипсәгез дә, фасольгә суны кызганмагыз. 

 * Кәбестә салкын су ярата. Аңа суны кыярга караганда сирәгрәк, ләкин мулдан сибегез. Иртә өлгерүчән сортларга һәм төсле кәбестәгә су күбрәк кирәк. Кәбестәгә яфраклары өстеннән 3–4 көнгә бер тапкыр 18–20 градуслы су сибегез. Эссе көннәрне ешрак та ярый. Уңыш өлгерергә 2–3 атна кала, су сибүне туктату яхшы. Шулай эшләгән очракта кәбестә ярылмый. Өлгергән вакытта даими рәвештә су сибеп тормасагыз, кәбестә шулай ук ярылачак. 

 * Борычка су еш та, күп тә кирәкми. Җылымса суны тамырларына гына сибегез.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
    6109
    1
    44
  • Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
    7106
    0
    32
  • Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
    3811
    0
    30
  • Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
    1905
    0
    26
  • Мин аны Ходайдан сорап алдым Ул чакта алдымда ике юл иде: йә үземне тулысынча карьерага багышлыйм (мин бу вакыт Мәскәүдә, бик зур бер оешмада әйдәп баручы юрист булып эшлим), йә...
    3204
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда