Логотип
Бакча

Янәшә утыртырга ярамаган үсемлекләр

Кешеләр кебек үк, үсемлекләргә дә нәрсәнедер кабул итү, нәрсәнедер кабул итмәү хас икән. Үсемлекләрнең бер-берсен өнәмәве аллелопатия дипатала. Янәшәсендә нәрсә үсүгә карап, уңыш та да йә ким, йәр артык булырга мөмкин.

Кешеләр кебек үк, үсемлекләргә дә нәрсәнедер кабул итү, нәрсәнедер кабул итмәү хас икән. Үсемлекләрнең бер-берсен өнәмәве аллелопатия дипатала. Янәшәсендә нәрсә үсүгә карап, уңыш та да йә ким, йәр артык булырга мөмкин. Бу кайсыбер үсемлек бүлеп чыгарган химик матдәләрнең башка төр үсемлекнең үсешен тоткарлау белән аңлатыла. Антибиотиклар да шушы принципка нигезләнеп ясала. Әйдәгез, бакчабызда киң таралган үсемлекләр мисалында, кайсысын кайсысы белән утыртырга ярамавын карап китик.

 

Суган һәм борчак

Суганның теләсә кайсы төре белән борчакны «кан дошманнар» дип әйтсәң дә була. Башлы суган да, шнитт-суган да, хәтта матурлык өчен үстерелә торганнары да борчакның үсешен тоткарлаучы матдәләр бүлеп чыгара. Борчакны сарымсак белән дә утыртмаска кирәк, алар да үзара ярашмый.

Борчак кишер, шалкан, кыяр, петрушка, кольраби кәбестәсе белән яхшы үсә.

 

Бәрәңге һәм помидор

Боларның бер-берсе янында үсүне өнәмәүләре аллелопатия белән бәйле түгел. Төп сәбәп – аларның бер семьялыкка караулары. Бәрәңге дә, помидор да пасленлылар семьялыгына карый. Икесе дә бер үк чирләр белән авырый, бер үк корткычлардан җәфа чигә. Аларны янәшә утырту – икесен дә бер үк авыруларга дучар итү булачак.

Бу кагыйдә борыч һәм баклажанга да карый. Аларны да бәрәңге һәм томат белән янәшә үстермәскә кирәк.

 

Борыч һәм ногыт борчагы

Борыч белән ногыт борчагы төренә керүче үсемлекләр янәшә үстергәнне өнәми. Әлеге культуралар еш кына гөмбә авыруы – антракноз белән зарарлана. Бу чир исә үсемлекләрнең һәлак булуына китерә.

Антракноз чире кабак, ташкабак, кыяр, карбыз һәм кавынга да яный. Шунлыктан, аларны да борыч, фасоль, ногыт борчагы, яшел борчак белән бергә утыртмагыз.

 

Кишер һәм укроп

Агрономнар әле дә булса укропның кишер үсешен тоткарлавын раслый да, кире кага да алмый. Мифмы бу, чынбарлыкмы – әмма укроп янында кишернең начар үсүе хак.

Кишернең үсүен әнис һәм петрушка да тоткарлый. Ә менә борчак, шпинат, суган, киресенчә, кишергә бик уңай тәэсир итә.

 

Кәбестә һәм виноград

Боларның да дошманлыгын раслый торган бер генә теория дә юк. Әмма шулай булса да, аларның арасын ераграк итү хәерле. Кәбестә янында үскән виноград тәмсез була, диләр.

Виноградка «файдалы» үсемлекләрдән: иссоп, базилик, яран, орегано. Боларның исенә виноградның корткычлары килми. Борчак, фасоль, клевер, бөрлегән белән күрше булуны да ярата виноград.

Кәбестә исә янәшәсендә укроп, бөтнек, ромашка, розмарин, шалфей, чабыр үләне үскәнне ярата.

 

 

Теги: яшелчә Бакча Бакчачылык киңәш-табыш файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар