Логотип
Бакча

Помидорларны тизрәк кызарту өчен биш киңәш

Үз бакчабызда үстергән помидорлардан тизрәк авыз итәсе килә дә... Помидорлар гына кызарырга бик ашыкмый. Моны тизләтүнең берничә юлы бар.

Үз бакчабызда үстергән помидорлардан тизрәк авыз итәсе килә дә... Помидорлар гына кызарырга бик ашыкмый. Моны тизләтүнең берничә юлы бар. 


Йод бөркү. 1 литр суга 3 тамчы йод салып, яфракларга һәм җимешләргә бөркесәгез, помидорлар тизрәк кызарачак. Моннан тыш, йод фитофтордан профилактика да булып тора. 

Көл сибү. Көл ул – калий чыганагы. Ә калий теләсә кайсы яшелчәнең өлгерүен тизләтә. Көл сипсәгез, помидорлар баллырак та була әле. 10 литр суга 1 стакан утын көле салып, 1 төпкә 1 литр сибәргә кирәк. 

Банан кабыгы. Банан ашасагыз, кабыгын чүплеккә түгел, ә помидорлар төбенә салыгыз. Ә иң яхшысы – зуррак яшел помидорларны бер тартмага җыеп, араларына алма яки банан кабыгы салсагыз, помидорларны кызартучы ликопин матдәсе эшләнү активлаша.

Тишкәләү. Очын спиртка манып алып, помидорларны теш таякчыгы белән тишкәләсәгез, тизрәк кызарачаклар. Таякны тирән кертмәгез, төртеп кенә алсагыз да җитә. Бер минусы бар – бу рәвешле җимешләрнең кыяфәте бераз бозыла. 

Сабагын кисү. Җирдән 17-20 сантиметр биеклегендә помидор сабагын үткен пәке белән кыеклап кисәләр. Бөтенләй үк кисеп чыгарырга кирәкми. Сабак аерылып китмәсен өчен, теш таякчыгы яки шырпы белән кадап куярга кирәк. Бу – үсемлеккә хәвеф барлыгы турында сигнал. Мондый чакта ул җимешен тизрәк өлгертеп, орлык калдырырга ашыга. 

Кояшка бору. Җимешләре зурайган тармакларны кояшка таба борып, бәйләп куегыз. Кояш аларның өлгерүен тизләтә. 
Помидорларны махсус ашламалар сибеп тә тизрәк кызартырга була. Иң кулай ашламалардан:
магний сульфаты. 10 литр суга 10 г исәбеннән алына. 
Суперфосфат. 2 литр суга 20 г  салып, бер тәүлек тотарга. Аннары суны 10 литрга җиткереп, үсемлекләргә сибәргә. 
Калий гуматы 10 литрга 50 мл исәбеннән кушып сибелә. 

Помидорлары зурайса, куакның аскы яфракларын өзеп алыгыз. Өстәге яфраклар гына калсын. Августта инде куакның очын да өзеп алырга була. Су сибүне сирәкләү дә җимешләрнең тизрәк өлгерүенә китерә.  

Менә шушы киңәшләрнең берәрсе ярдәм итми калмас сезгә. 

фото: <a href='https://ru.freepik.com/photos/food'>Food фото создан(а) Racool_studio - ru.freepik.com</a>

Теги: яшелчә Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар