Логотип
Бакча

Помидорлар чери. Нишләргә?

Помидорларның баштан черүе русча «вершинная гниль» дип йөртелә. Бу гөмбә авыруы да, инфекция дә түгел. Бу – үсемлекнең физиологик халәте.

Сәбәбе – бик тә баналь. Үсемлеккә кальций җитми. 
Ләкин тиз генә кальцийлы ашламага үрелергә ашыкмагыз.
Помидорларның баштан черүе һәрвакыт туфракта кальций кытлыгын аңлатмый. Бәлки ул хәтта артыктыр да. Ләкин помидор куагы аны туфрактан үзләштерә алмый. 

Менә монда инде сәбәбен ачыкларга кирәк. Ни өчен шулай килеп чыга?
Беренче сәбәп –  туфрак артык юеш. Теплицаның һавасы артык дымлы. 
Икенче сәбәп – туфрак бик коры, анда дым юк. Теләсә кайсы үсемлек туклыклы матдәләрне бары тик дым аша гына үзләштерә. 

Туфракта кальций кытлыгы бар дип уйласагыз, кальций селитрасы кулланып карый аласыз. Ләкин аны туфракка түгел, яфракларга гына сиптерергә киңәш ителә.

Тагын бер ысул: 2 аш кашыгы доломит оны яки төелгән акбурга 200 мл 9 процентлы аш серкәсе салып, реакция узганын көтәсе. Аннары бу сыеклыкны 10 литр суга кушып, помидор куагының яфракларына бөркеп сибәсе. 

Шунысын онытмагыз: помидорларга ашлама белән зыян салуы бик тиз. Хәтта гадәти тирес әчетеп сибү ә аларның маемлавына китерә. Маемлаган үсемлекләр яфракка котырса да, аларның помидорлары аз ярала. 

Сүз уңаеннан: помидорларда гына түгел, борыч белән баклажанда да күзәтелә әлеге проблема. 


 

Теги: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар