Логотип
Бакча

Помидор яфрагы ник зәңгәрләнә?

Бакча эшен үлеп яратам. Авылда 50 сутыйга якын җиребез бар, эшлисе килгән кешегә тәгәрәп эшләрлек. Кайчак тәҗрибә җитмәү генә аяк чалгалый.

 

Бакча эшен үлеп яратам. Авылда 50 сутыйга якын җиребез бар, эшлисе килгән кешегә тәгәрәп эшләрлек. Кайчак тәҗрибә җитмәү генә аяк чалгалый. Шуңа да китап кибетләренә керсәм, иң беренче булып бакчачылар рәтенә узам. Яшелчә үстерү буенча язылган файдалы киңәшләрне, кара әле, монысын сайтка да куярга була икән, дип, җыеп баргалыйм.

 

Күпләрегезнең тәрәзә төбе тулы рассададыр инде сезнең дә. Рассадасын үстермәсәгез дә, бакчагызга барыбер помидор утыртмый калмыйсыздыр. Шуңа да бу мәгълүмат сезгә кызык булыр дип уйлыйм.

 

Кайчак помидорлар чәчәк атса да, тиз генә җимешләнми. Баксаң, проблема температураның яки дымлылыкның югары булуында икән. Хәзер инде барыбыз да диярлек помидорларны теплицада үстергәнлектән, бу проблема актуаль. Шуңа күрә теплицаны ешрак җилләтергә, помидор куаклары өстенә «Завязь» препараты бөркергә кирәк.

 

Кайчак куак җимешләнә, тик «төймәләр» коела башлый. Сәбәп – утырту оясына күп итеп тирес салуда. Димәк, туфракта азот күп. Азотның күплеге җимешләрнең коелуында гына чагылмый, помидор, гомумән, җимешләнмәскә мөмкин. Ә менә ботаклары һәм яфраклары куе яшел төстә булып, котырып үсә. Бу хатаны куак төбенә пычкы чүбе сибеп төзәтеп була. Пычкы чүбе туфрактагы азотны үзенә ала.

 

Сезнең дә кәкре-бөкре помидорлар булганы бармы? Аның сәбәбе – чәчәк ату чорында һаваның салкын булуы. Куакта чуптарлы чәчәкләр күрсәгез, аларны өзеп ташлагыз. Бакча үстерү буенча «эт ашаган» һәвәскәрләр андый куакның помидорын орлыкка калдырмаска да куша, чөнки бу үзенчәлек нәселдән дә килә.

 

Соңгы вакытта май җылы килә дә, соңга таба суыта, җәй килми интектерә. Кояш та онытканда бер генә күз сала. Мондый шартларда помидор куаклары «йокыга китәргә» мөмкин. «Йокы чүлмәкләрен» уяту өчен кальций селитрасы сибәләр. 1 чиләк суга 3 аш кашыгы селитраны сыеклап, куак төбенә яртышар литр салып чыгыгыз.

 

Шәмәхә яфраклар помидорларга фосфор җитмәвенә ишарәли. Алар әле шәмәхәләнеп кенә калмый, ә сабакка таба елыша да. Помидорларны табигый халәтләренә кайтару өчен һәр куак төбенә 1 аш кашыгы суперфосфат салып, туфрак белән бутагыз. Помидорлар салкыннан да шәмәхәләнә, чөнки салкында аларның тамырларындагы каналлар кысылып, әлеге дә баягы, файдалы микроэлементлар яфракларга барып җитми.

 

Ә менә яфраклар төссезләнә башласа, күпләр, помидорларга су җитми икән, дип, су сибәргә керешә. Хата бу. Су җитмәгәнгә түгел, азот җитмәгәнгә төссезләнә ул. Помидорларны мочевина эремәсе белән коткарып була. Шуннан алар күзгә күренеп үзгәрә. Кул астында ашлама булмаса, тирес әчетеп сибегез.

 

Яфракларның куе-яшел төстә булуы да барысы да яхшы дигән сүз түгел әле. Димәк, аларга магний җитми. Һәр куак төбенә яртышар стакан доломит оны сибеп чыгыгыз.

 

Ә менә яфракларның чите көйгән сыман булып, үзләре эчкә таба бөтерелә башласа, аларга калий җитми. Иң шәп калий – утын көле. Помидорларга су сипкәч, һәр куак төбенә яртышар стакан көл салыгыз.

 

Яфракта кара таплар барлыкка килеп, соңрак инде сарылары да күренсә, бу инде зур бәла – фитофтора башлануын белдерә. Башланган гына мәлендә күреп калсагыз, 1 чиләк суга бер шешә 5 процентлы йод салып бөркегез. 3 көннән тагын кабатлагыз. Бу да булышмаса, бакыр купоросы бөркергә кирәк була. 1 чиләккә 1 бал кашыгы бакыр купоросын эретеп сипкәннән соң, 3 атна буе помидорын ашарга ярамый.

 

Соңгы сүз итеп, бик яхшы бер ашлама рецепты гына язам да... 2 кг агач көленә 5 литр шаулап торган кайнар су коеп, суынгач, 5 литр чиста салкын су, 1 шешә йод, 10 грамм бор кислотасы салып, яхшылап тугларга да 1 көн томалап тотарга. 1 литр ашламаны бер чиләк суда сыеклап, һәр куакка 1 литр күләмендә сибәбез. Бу ашлама үсемлекләр чәчәк аткан чорда бик әйбәт. Ул үсемлекләрнең иммунитетын күтәрә, фитофторага карата чыдамлыкларын арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар