Логотип
Бакча

Физалис

Безнең якта физалисны үстерүчеләр сирәк. Шулай да бу җимеш бакчаларда үз урынын яулый бара.

Безнең якта физалисны үстерүчеләр сирәк. Шулай да бу җимеш бакчаларда үз урынын яулый бара. Шулай булмыйча соң, һәрберсенең эченә берәр кояш яшеренгән алтынсу сары кыңгыраулар (сортына карап, аның кызгылт сарысы да була) бакчага ямь өсти, көз көне тәмле җимешләре белән сөендерә. Физалисның берничә төре бар – декоратив (анысын ашамыйлар), яшелчә физалис, баллы физалис.

Яшелчә физалисны икенче төрле Мексика физалисы дип тә йөртәләр. Бакчадан гына өзеп ашау өчен тәме әллә нәрсә түгел, ә менә тозласаң, маринадласаң, кайнатмасын ясасаң, телеңне йотарлык була. Баллы сортлары шул көе генә дә ашарга тәмле. 

Урта полосада физалис уҗымга чәчеп үстерелә (яшелчә физалисны май башында туфракка гына да чәчүчеләр бар икән). Түтәлгә чыгарып утыртканда уҗымнар 50 көнлек булырга тиеш. Май кыраулары узгач утыртырга уйласагыз, орлыкларны апрель урталарында чәчәргә кирәк.
Орлыкларны чәчәр алдыннан куе кызыл төстәге марганцовка эремәсендә тоталар. Шытымнар бер атнадан күренә башлый (температура +20 градус булганда). Бер ай дигәндә инде алар түтәлгә чыгарып утыртырлык булып өлгереп җитә. Уҗымнар суны сирәк, ләкин мул итеп сипкәнне ярата. Җиләс, салкынча урында үскән үсемлекләр нык, чыдам булалар, авыруларга да тиз генә бирешмиләр. Шуңа күрә тишелеп чыккан үсемлекләрне 16-18 градуста үстерү отышлы.
 
Түтәлгә күчерер алдыннан үсемлекләргә мул итеп су сибәләр. Күчереп утырту эшенә кичке якта яки болытлы көнне тотынсаң яхшы. Физалис әче туфракларны яратмый. Әгәр дә туфрак әчерәк булса, аңа бераз известь кертәләр. Узган ел кыяр, кәбестә үскән түтәлләргә утыртсагыз, уңарсыз. Физалис кояшлы җирдә иркенләп үсәргә ярата: рәт аралары 70 см, рәттәге үсемлек аралары 50 см булсын. Аны бәйләргә дә, артык ботакларын өзәргә дә кирәкми. Әмма котырып үсеп киткән куакларны берәр таякка бәйләсәгез – яхшырак, югыйсә көчле җилләрдә сынарга мөмкин.
Кибетләрдә физалисның күптөрле сортлары бар. Шулай да Грибовский яшелчәчелек станциясендә чыккан сортлар безнең җирлектә үстерү өчен яхшырак җайлашкан. 
 
«Московский ранний» сорты тиз өлгерә, җимешләре – 40-70 г авырлыкта, сары төстә. Салатларда куллану, тозлау, маринадлау, кайнатма, джем, мармелад ясау өчен яхшы.
 
«Грунтовый Грибовский» сорты иртә өлгерүе һәм салкынга чыдам булуы белән яхшы.

«Кондитерский» сорты бераз соңрак өлгерүе һәм озак саклануы белән аерыла. Өлгергән җимешләре яшел төстә, кайнатма, мармелад ише баллы тәм-том ясау өчен кулай. 
 
 
Физалис белән берничә рецепт 
Чылатылган физалис
Җимешләрне кузагыннан арындырып, кайнар су белән яхшылап юалар – җилеме калмасын! Парландырылган пыяла банкаларга тутырып, өстеннән тозлык коялар һәм өстенә йөк бастырып бер атна-атнадан артык бүлмә температурасында тоталар. Тозлык әчкелтем булырга тиеш, димәк әчү процессы әйбәт бара. Аннары банкаларны полиэтилен капкач белән каплап, суыткычка куялар. Тагын бер айдан ашарга ярый. Тозлык өчен 1 л су, 35 г шикәр, 10 г тоз алына.
 
Маринадланган физалис
Юылган физалисны 1 минутка кайнап торган суга чумырып пешеклиләр. Аннары суытып, ярты литрлы банкаларга тутыралар. Банка төбенә дарчин, канәфер, хуш исле борыч, дәфнә яфрагы салып калдыралар. Физалис өстеннән кайнар маринад коеп, су «мунчасында» 10 минут кайнаталар һәм калай капкач белән томалыйлар. Маринад өчен 1 л су, 50 г шикәр комы, 40 г тоз, 30 г аш серкәсе алына.
 
Физалистан кайнатма
Әйбәтләп юылган һәм җилеменнән арындырылган физалисны 2-3 минут кайнар суда пешеклиләр дә, табакка бушатып, өстеннән кайнар ширбәт коялар. 1 кг физалиска 610 г шикәр комы һәм 610 г су алына. Шушы ширбәттә 3 сәгать тоткач, 1 кг физалиска 500 г нисбәтеннән тагын шикәр комы өстәп, утка куялар. Кайнап чыккач, утны кысып, 10 минут чамасы пешерәләр. Аннары утны сүндереп, 10 сәгать тоталар. Икенче тапкыр утка куеп, тәмам әзер булганчы кайнатып бетерәләр. Кайнатманы парландырылган пыяла банкаларга тутырып, калай капкач белән каплыйлар.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар