Логотип
Бакча

Фарсель Зыятдинов: "Орлыкны урам сатучыларыннан алырга ярамый" (бакчачыларга 15 киңәш)

Бакча сезонына әзерлек эшләре моннан бер ай элек башланды. Кемнәрнеңдер тәрәз төбендә помидор, борыч рассадалары үсеп утыра булса кирәк. Ләкин теге яки бу сәбәп белән помидор чәчәргә өлгерми калганнарга да әле соң түгел.

Бакча сезонына әзерлек эшләре моннан бер ай элек башланды. Кемнәрнеңдер тәрәз төбендә помидор, борыч рассадалары үсеп утыра булса кирәк. Ләкин теге яки бу сәбәп белән помидор чәчәргә өлгерми калганнарга да әле соң түгел.
 
Танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов соң өлгерә торган сортлы помидорны 25 мартка кадәр чәчәргә була, ди. “Әлегә кадәр кояш җылысы саран булды. Хәзер исә көннәр матураеп килә. Соң чәчсәгез дә, помидор үсентесе тиз шытып, тиз үсеп китәчәк”, – ди ул.

 
Тәҗрибәле бакчачыдан киңәшләр:
 
1. Соң өлгерә торган помидор чәчүнең соңгы көне – 25 март.
 
2. Ел саен үзем ясаган орлыкларны гына утыртам. Быел сынау өчен “Балконное чудо” белән “Бычье сердце” орлыгын сатып алган идем. Беренчесе бөтенләй тишелмәде,  икенчесе исә берән-сәрән генә күренде.
 
3.    Сыйфатлы орлык ике кат пакетта булырга тиеш. Мин сайлаганнары бер генә кат кәгазьгә салынган иде. Андый пакеттагы орлыклар сыйфатлы фирмада җитештерелми. “Подпольный” дип әйтәбез инде, шундый җирләрдә әзерлиләр.
 
4.    Орлыкның билгеле бер саклану срогы бар. Әйтик, помидор тишелеп чыгу үзлеген 2-3 ел саклый. Кишер 4 елга кадәр саклана. Үзем киптереп әзерләгән кишер орлыгын биш елдан соң да чәчкәнем булды. Кыяр орлыгының тишелеп чыгу сәләте – 3-4 ел. Чынлап өлгереп җиткән яшелчәнең орлыгын алып, кәгазьгә җәеп киптереп, саклауга куйсаң, шуңа өстәп, дөрес сакланса, ул озак еллар тишелешен югалтмый. 7 еллык кыяр орлыгы да чәчкәнем бар.
 
5.    Орлыкны урамнан алмаска киңәш итәм. Орлык билгеле бер шартларда сакланырга тиеш: дымлылык 80-85 проценттан артмаска, бүлмә температурасы югары булмаска. Урамда сату итүчеләр орлыкны эш сәгате беткәч өйләренә алып кайта. Ул җылыда төн куна да, кабат салкынга алып чыгалар. Контраст температура орлык тишелешен югалта. Орлыкны шуны сату итү белән шөгыльләнүче кибетләрдән сайларга кирәк. Фирма кибетләрендә барлык шартлар да үтәлә.
 
6.    Әбиләрдән дә алмаска киңәш итә идем. Юл чатында, кибет төпләрендә орлык сатучылар турында әйтәм. Гадәттә, аларның орлык сыйфатын раслый торган белешмәләре булмый. Әгәр башка юлыгыз юк икән, игътибар белән карагыз. Алар таралып торырга, бер-берсенә берекмәскә тиеш. Һәр орлык үз формасында булсын.
 
7.    Орлыкны пыяла банкада саклыйлар. Сүз үзегез әзерләгәне турында. Һәр культура орлыгын яхшылап киптергәннән соң, кәгазьгә төреп, исемен, елын язып, целлофан пакетка тыгыгыз. Шуннан соң аны пыяла банкага салалар, ул шунда сыйфатлырак саклана. Кояш яктысы төшә торган урынга куярга ярамый.
 
8. Рассада сатып алганда да игътибарлы булу кирәк. Тозлы помидор рассадасы сатучылар да бар. Ул биек булып үсә, куе яшел төстә була. Әмма уңыш бирми. Аның бар эше – буйга үсү.
 
9. Яхшы рассаданы ничек сайларга соң? Помидор үрентесенең иң яхшысы 30-35 сантиметр булып үсә. Сабаклары һәм яфраклары куе яшел, шәмәхә төсмерле. Ябалдашлары күпереп торуы шарт. Чәчәк тәлкәшләре формалашкан икән, аның бер-икесе чәчәккә дә бөреләнсә, мондый үрентене урап узарга кирәкми.
 
10. Кишернең тирәнгә китми үскәне әйбәт. Болар “Нантская”, “Шантанэ”, “Витаминная 6” сортлары. Алар озынча формада, тик артык тирәнгә китми, башы йомрыланып килә. Кайбер бакчачылар мал-туарга ашату өчен “кормовой” сортларга өстенлек бирә. Алар шулай ук уңышны мулдан бирә. Әмма төсе артык ачык, тәме баллы түгел.
 
11.    Кыярның ашау өчен, тозлау өчен, теплица һәм ачык һавада үстерү өчен төрле сортлары бар. Совет чорыннан килгән “Зозуля” һәм “Нежинский” ашау өчен тәмле. Маринадлау, тозларга вак булып үсә торган “Мальчик с пальчик”, “Веселые ребята” кебекләренә өстенлек бирегез. Теплицага үзеннән-үзе серкәләнә торган сортлар яхшы.
 
12.  Гибрид сортлардан курыкмаска кирәк. Андыйларның кабына F1 тамгасы төшерелә. Ул әйбәт үсә, мул уңыш бирә. Тик аны киләсе елга орлыкка калдырырга ярамый. Мондый орлыкның геннары үзгәрә, күчә, киләсе елга аннан көтелгән яшелчә чыкмаска мөмкин.
 
13. Яз – бакчага ниләр утыртачагын планлау вакыты. Бер елны бер культура үскән туфракны икенчесе үз итмәскә мөмкин. Әйтик, суган – бакча санитары. Ул туфракны чистарта, тик сарымсак белән дус түгел. Суган утырткан җиргә – сарымсак, сарымсактан соң суган утыртмыйлар. Бәрәңге бакчасында – помидор, помидордан соң бәрәңге үсә алмый. Кыяр белән помидор – яхшы күршеләр, алар урынын алыштыра ала. Кыяр җирендә кабак, ташкабак, баклажан утыртырга тырышмагыз. Бакча җиләге үскән җир – иң уңдырышлы туфрак. Аннан соң помидор, кыяр шаулап үсә.
 
14. Сидератларны язын да чәчәргә була. Моны көздән эшләмәгән булсагыз, билгеле. Сидератлар буларак көзен бакчага арыш, бодай, арпа, борчак сибәргә була. Гәрчич исә язын да туфракны чистартып өлгерә. Аны иртә язда, апрельнең 20-25ләре тирәсендә чәчәләр.
 
15.  Туфракның өлгерүен ничек белергә? Бер уч туфрак алып карагыз. Әгәр кулны кысып, кире үз халәтенә кайтаргач, таралып китсә, туфрак өлгергән дигән сүз.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Теги: Орлык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар