Логотип
Бакча

Борыч ашыкканны яратмый

Борыч – җылы як үсемлеге. Һава температурасы 20-25 градус булганда гына яхшы үсә.

 


Һәр үсемлекнең үз сере бар. Борыч үстерүнең дә серләре юк түгел.
Күпләр борычны бик иртә утыртырга тырыша. Иртә утыртсалар да, уңышы әллә ни булмый. Бу нилектән шулай?
 
Борыч – җылы як үсемлеге. Һава температурасы 20-25 градус булганда гына яхшы үсә. Көн суытса, үсүдән туктый. Менә шуңа күрә, аны яз көне иртәрәк утыртырга уйласагыз, бары тик теплицага яки өстен каплап кына утыртырга ярый.
 
Борычны тирән утыртырга ярамый.
Алмагачларныкы кебек үк, борычның да тамыр муентыгы бар. Аны күмәргә ярамый. Тирән итеп утыртканда, ул баштарак үсеп китә алмыйча утыра. Бөтенләй дә черергә мөмкин. Болай булмасын өчен, борычны туфракка стаканда үскән тирәнлектә генә утырталар. Беренче ике яфрагына кадәр генә күмәргә була, алары да ачык калса, бигрәк тә яхшы.
 
Борычны казыкларга бәйләргә кирәкме?
Җилләрдә талкынмасын, көчле булып үссен өчен, борычны да казыкка бәйләргә кирәк.
 
Борыч артык эссене дә, суыкны да, корылыкны да, артык дымны да яратмый. Аңа ничек ярарга?
Һава температурасы 15 градустан түбән яки 35 градустан югары булса, аның чәчәкләре коела. Борыч суны ярата, ләкин артык дым шулай ук чәчәкләре коелуга китерә. Борычка суны азлап-азлап еш сибәргә кирәк.  Суны еш сибеп тору туфракның температурасын киметергә дә булыша.
 
Борычның артык тармакларын сындыралармы?
Безнең якта җәй кыска, ян тармаклар үстерү өчен үсемлек күп көчен сарыф итә. Борычлары тизрәк өлгерсен һәм эре булсын өчен, аның да яфрак куеныннан чыккан ян тармакларын өзеп торсаң яхшырак.
 
Борычның төбен йомшартырга ярыймы?
Тамырлары тирән булмаса да, борыч төбен йомшартканны ярата. Ике атна саен, 1-1,5 см тирәнлегендә генә төбендәге туфракны йомшартып торсаң, тамырларгы һава яхшырак үтеп керә. Ләкин шуннан да тирәнрәк ярамый. Борычның төбен салам яки печән белән мүлчәләсәң яхшы.

Борычның төрле сортларын аерым утыртырга кирәк. Алар үзара серкәләнеп, сортка гына хас үзлекләре югала. Аеруча ачы борыч белән баллысын аерыгыз, югыйсә түтәлдәге борычларның барысы да ачыга әвереләчәк. 
 
 
 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар