Логотип
Бакча

Бакча җиләген үстерү серләре

Бакча җиләгенең уңышын инде күпләрегез җыеп бетергәндер. Кемдәдер, алга таба нишләргә, җиләкне ничек карарга, дигән сорау да туарга мөмкин. Яфрагын чабаргамы, юкмы, кайчан ничек ашларга, кайчан утыртырга – сораулар күп. 

Бакча җиләгенең уңышын инде күпләрегез җыеп бетергәндер. Кемдәдер, алга таба нишләргә, җиләкне ничек карарга, дигән сорау да туарга мөмкин. Яфрагын чабаргамы, юкмы, кайчан ничек ашларга, кайчан утыртырга – сораулар күп. 

Бакча җиләген без генә түгел, корткыч бөҗәкләр дә ярата. Шулар аркасында аның яфраклары бөтәрләнә, кызыл таплар барлыкка килә. Менә шулардан котылуның бердәнбер нәтиҗәле ысулы – уңышын җыеп бетерү белән иске яфракларны төптән үк кисеп алу. Кемдер яфракларны чалгы белән чаба. Тик моны иртәрәк эшләргә кирәк, чөнки көзгә кадәр җиләккә яңа яфраклар үстереп өлгерергә кирәк. Җиләк ул – мәңге яшел үсемлек. Яфракларын сезонга ике тапкыр – яз көне һәм җәй көне, уңышын биреп бетергәндә үстерә. Яз көне үскән яфраклар сезон ахырына инде корый. Без менә шуларны чабып алабыз да инде. Алар үз эшен башкарды. Ә көзгә җиләк яңа яшел яфраклар белән керергә тиеш. 

Яфракларны чабып алу әле корткычларны киметүдә беренче генә адым. Аларның үзләрен дә юк итәргә кирәк.  Яфракларның согын суыручы корткыч бөҗәкләргә каршы препаратлар сатуда бик күп. Алар агулы. Ләкин хәзер, җиләген җыйганнан соң, мондый препаратларны кулланырга була. Яфраклары булмагач, бу препаратларның тәэсире күпкә яхшырак, ул тамыр муентыгында, төптә яшәүче бөҗәкләрне дә бетерәчәк.  

Бакча җиләгенең бер үзенчәлеге бар, ул мыекчалардан яңа үсентеләр үрчетә. Киләсе ел уңышына нигез быел җәйдән үк салына. Әгәр дә ул мыекларны өзмибез, барысын да калдырабыз икән, ана үсемлек бар көчен шуларны үстерергә сарыф итәчәк, киләсе ел өчен чәчәк бөреләре формалаштырып калдырырга аның инде егәре калмаячак. Менә шуның өчен дә без бу мыекларны өзеп, бары тик кирәген – күчереп утыртырга дигәнен генә калдырабыз. Кемдер башка ысулны куллана – берничә төпнең мыекларына тими, аларны үрчетү өчен калдыра, ә калган төпләрнекен барысын да өзә. 

Яхшы уңышның тагын бер сере – җиләк төпләрендә туфрак көпшәк булырга тиеш. Моңа ирешү өчен, иске яфраклардан аралагач, җиләк арасын йомшарту һәм шуның белән бергә җиләкнең төбенә дә өю кирәк булыр. Җиләк ул биеккә түгел, киңлеккә үсүче үсемлек. Аның төбөннән яңа яфраклар, яңа тармаклар һәм чәчәк сабаклары үсеп чыга. Куак никадәр зуррак, киңрәк булса, чәчәкләре дә, димәк, җиләкләре дә шуның кадәр күбрәк булачак. Төбенә өю ул янтармакларны көчләндереп җибәрү өчен дә кирәк. 

Кем ашый, шул эшли принцибына таянып, җиләкләребезне тукландырырга да онытып җибәрмибез. Яңадан яшел масса үстерү өчен җиләккә хәзер азот кирәк. Иң яхшысы – мочевина. Ләкин җитештерүче күрсәткән күләмне ике тапкыр киметеп кенә кулланыгыз, азот артык күп булса, үсемлек кышка әзерләнә алмаячак. Августның унбишләрендә җиләккә фосфорлы-калийлы ашламалар кирәк.  Су сибүне туктатырга да иртәрәк әле. Дөрес формалашсын, чәчәк бөреләре күп яралсын өчен, аңа су күп кирәк, җиләк су ярата. 

Мыекчалардан үрчеткән яңа үсентеләрне көннәр бераз сүрелгәч утыртсаң яхшы. Бездә бу гадәттә август урталарына туры килә. Ә аңарчы әнисеннән аерылмаган бәләкәй үсентеләрнең төпләрен йомшак туфрак өеп, яхшылап тамырландыра торыгыз. Кемдер мыекчасын өзми генә, берәр савытка утыртып та тамырландыра. Ничек булса да, утыртканда аның кимендә өч яфрагы һәм нык кына тамырлары булырга тиеш.  

Тагын бер киңәш – җиләк түтәлләрен салам яки кипкән печән белән мүлчәләү отышлы. Германиядә бакча җиләген салам җиләге дип атыйлар икән. Гомумән, игътибар белән карасагыз, табигатьтә бер карыш та ачык туфрак юк, ул аны гел нәрсә беләндер капларга омтыла. Җирдә яшәүче бактерияләр өчен караңгылык һәм дым кирәк. Җиләкләр арасын мүлчәләп, сез чүп үләннәрне дә киметерсез, дымны да сакларсыз, туфрак та көпшәк булыр. 

фото: Food фото создан(а) serhii_bobyk - ru.freepik.com

Теги: бакчачы җиләк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар