Ярата Тәбзилә алмалар алланган вакытны. Бар җаны-тәне белән ярата. Менә әле дә күңелендәге сагыш-борчуларын таратырга була йортның урам якка караган тәрәзәләре каршындагы алма бакчасына таба атлады ул. Алма бакчасы дип, шул бер төп алмагач үсә инде ул бакчада. Быел, әнә, алагаем алма биреп утыра. Алмалы ботаклары менә-менә шартлап сынар кебек тоела. Иртә таң атса, Тәбзилә, алмага бай шул агачка карап, биш ел элек якты дөньядан киткән картын исенә төшереп моңая...