Логотип
Десерт

​Кырмыска оясы

 "Кырмыска оясы" — иң яратып пешергән тәмлүшкәләремнең берсе. Кем ничектер, мин аның камырына йомырка салмыйм. Шуңадырмы, ул бик йомшак килеп чыга. Рецептын язып алып пешереп карагыз әле. Бәлки, минем рецепт сезгә дә ошап китәр?!

Башта 1 кап ак майны (майлылыгы 82 яисә 72 проценттан да ким булмаганны) эретергә куям. Ул эреп беткәндәрәк 3 аш кашыгы шикәр комы салам. Әкрен генә болгата-болгата шикәрне эретеп бетерәм. Май суынуга, өстенә 3 аш кашыгы каймак (кибетнекен) салам, аннары онга 2 чәй калагы камыр йомшарткыч өстим дә каты гына итеп камыр басам. Шуннан аны туңдыргычка ял итәргә озатам. 12 сәгать ял иткәч, я иттарткыч аша, я кыргыч аша чыгарып, камырны табага тезәм. Алдан җылынырга куелган духовкада 15-20 минут чамасы (кызара башлаганчы) пешереп алам. Кремын болай ясыйм: бер банка куертылган сөткә (вареная сгущенкага) 1 каптан чак кына азрак йомшарган ак май салып туглыйм. Искәрмә: май кушмасаң, торт корырак килеп чыга. Аннары вакланган камырны кремы белән бутап, тыгызламыйча гына тәлинкәгә өям һәм өстенә мәк сибәм. Бу ризыкның өстен эретелгән яисә кыргычтан уылган шоколад белән бизәгәннәрен дә күргәнем бар. Минем үземә мәк белән бизәлгәне ныграк ошый, шуңадырмы, шоколад белән бер дә эксперимент ясап караганым юк. "Кырмыска оясы" торты — бик җиңел һәм ансат кына әзерләнә. Бер генә минусы бар: калориясе күп. Үзем кебек артык килограммнардан интегүчеләргә аны иртәнге яктарак ашарга киңәш итәр идем. Мәгълүм булуынча, иртәнге якта бөтен нәрсәне дә ашарга ярый. Хәтта калорияләргә бай "кырмыска оясы"н да! Монысы диетологлар тарафыннан мең кат расланган факт!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар