Логотип
Десерт

Грильдә... персиклар!

Ә кайвакыт беркайчан да татып карамаган ризык әзерлисе килә! Нәкъ менә шундый очрак өчен грильдә пешкән персиклар килешер.

Ә кайвакыт беркайчан да татып карамаган ризык әзерлисе килә! Нәкъ менә шундый очрак өчен грильдә пешкән персиклар килешер. Балалар туган көненә дә, кунакларны гаҗәпләндерергә дә, кадерлең белән икәүдән-икәү калып, романтик кич өчен дә менә дигән десерт бу!


Кирәк:
4-5 уртача зурлыктагы персик яки нектарин;
2 аш кашыгы бал;
2 аш кашыгы ак май;
1 чәй кашыгы корица;
туңдырма;
1 чәй кашыгы лимон согы;
берничә әстерхан чикләвеге;
бөтнек.


Персикларны урталай бүлеп, төшләрен алабыз. Гриль-табаны (ул булмаса, гади таба да ярап тора) җылытабыз. 
Эрегән ак майга лимон согы, бал, корица кушып болгатабыз да, персикларны шуңа манып алабыз һәм табага тезәбез. Һәр ягын шулай 3-4 минут кыздырып алабыз. Аннан барысын бергә киселгән якларын өскә каратып табага тезәбез, өстенә калган майны салып, 10 минутка мичкә куябыз. Табынга персиклар янына туңдырма, әстерхан чикләвеге һәм бөтнек яфрагы куеп  чыгарабыз.
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар